

8 декабрьдә Мәдәният министрлыгы башлангычы белән А. Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрында Ватан алдындагы бурычын үтәүче мәдәният хезмәткәрләренең гаиләләре белән очрашу булды.
Биредән 17 кеше мобилизацияләнде. Аларның гаиләләре белән мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Ринат Ишмуллин, Сибай шәһәре хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Ишемгулова, шәһәрнең мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре очрашты. Очрашуга 14 кеше – мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм якыннары килде.
- Без бу очрашуга сезнең белән аралашырга, сорауларыгызны ишетергә, йөрәк җылыбызны уртаклашырга, кәефегезне бераз күтәрергә җыелдык. Сезгә авыр икәнен аңлыйбыз. Бүген бераз гына булса да күңелсез уйлардан арындырырга, ихлас сөйләшергә, спектакль күрсәтергә теләдек, - диде Гөлдәр Хәмитова.
2022 елның 11 октябрендә Башкорстан Хөкүмәтенең «Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләре һәм Украина территориясендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучы Башкортстан Республикасы гражданнары гаиләләренә ярдәм күрсәтү чаралары планы турында»гы боерыгы дөнья күрде. Шуннан соң Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасыннан хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мәгариф өлкәсендә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указы дөнья күрде.
Сибайның мәдәният учреждениеләре вәкилләре аңлатканча, хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре һәртөрле авырлыкларда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак, ә учреждениеләр проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итү өчен дәваханәгә яисә башка кирәкле урынга илтү, яки көнкүрештә ярдәм итү өчен бөтен көчен куячак.