«Мин әкрен генә күнектем. Адәм баласы барысына да күнегә икән ул. 3 айда башка нинди генә уйлар килмәде, өйдем дә иштем, өйдем дә иштем. Бу соңгы айларда күп уйландым. Беренче бертуктамый еладым, ничә еллар буена елый алмыйча йөргәнмен икән, әйтерсең лә күп еллар буенча җыелган яшьләр бертуктамый тамды да тамды. Йокламаган төннәр санын хәтерләмим дә, көн белән төн буталды, уйлар, шикләр ишелеп килеп кенә торды.
Яшьләр тукталды. Аннары дәшмәс чор башланды, сөйләшәсе килми башлады. Эш, бары эш белән мавыгырга тырыштым, җырладым да җырладым. Әкрен генә үз хәлемә кайта башладым. Бу темага сөйләшәсе килми инде. Һәр кешегә аның турындагы сорауларга елмаеп җавап бирергә тырыштым, тик яратып бетерми идем бу сорауларны. Әкрен генә үтте.
Күрештек без! 2-3 көн бергә булдык. Ул, һәрвакыттагыча, елмаеп кына торды, бер тамчы борчуы юк диярсең. Тынычландым. Аллаһка шөкер. Ходай тагын күрешергә насыйп итсен. Көчле рухлы кеше белән тормыш корганмын икән. Рәхмәт аңа шуның өчен. Яңа елны быел тулы гаилә белән үткәрә алмыйбыз. Балаларның Артурның әнисе белән бик тә үткәрәселәре килде. Алар әни янына кайтып китте инде. Менә шундый яңалыклар бездә. «Ничек күрештегез?» кебек сораулар бирмәгез. Рәхмәт», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсенә.
Сораулар урынсыз, әлбәттә. Ә менә изге теләкләр бик кирәк. Исән-сау әйләнеп кайтсын безнең егетләр!