Укучы балалар арасында оештырылган “Каурый каләм” бәйгесенә 2015 елда — республикабызда үткән әдәбият елында, танылган шагыйрә, журналист, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Фәндидә Харрасова тәкъдиме белән нигез салынды һәм район китапханәләр челтәре, мәдәният, мәгариф, район гәзите хезмәткәрләре ярдәмендә һәр елны үткәрелә башлады.
”Каурый каләм” быел җиденче тапкыр үткәрелә. Шунысын да ассызыклап үтик: бәйгегә яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләре урыс, башкорт һәм татар телләрендә кабул ителә, кулъязмаларга шагыйрә Фәндидә Харрасова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирә. Әлеге бәйге үсеп килүче буын вәкилләрен — мәктәп укучыларын шигърияткә, иҗатка җәлеп итү, рухи яктан тәрбияләү максатына хезмәт итә. “Садә җанга рухи тәгам кирәк яшәргә”, дип яза Фәндидә Туктаргали кызы үзенең “Әл дә син бар, тугры дустым, каләм!” дигән шигырендә. Бу юллар хәзер “Каурый каләм”нең девизы булып яңгырый. Шагыйрә тырышлыгы белән бәйге Кушнаренко җиренең үзенчәлекле брендына әверелде, анда катнашучылар саны елдан-ел арта.
Әдәбиятның “әнкәсе” гомер-гомергә шигърият булган. Рухиятебезне шигырьдән башка күз алдына да китереп булмый бит. Бәйрәмне нәфис сүз остасы, бу елны республикада үткәрелгән “Шигъри сүзем” конкурсы лауреаты Ринат Каюмов Фәндидә Харрасованың көн кадагына суккан шигыре белән ачып җибәрде.
Бу кичәне “сәләтлеләр бәйгесе” дип атасак та һич ялгыш булмас. Катнашучыларның һәркайсы үз осталыгын күрсәтеп сокландырды. Калтай урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Илмира Ахунова башкаруындагы бию күңелләргә бик хуш килеп, тамашачы аны алкышларга күмде. Ә инде Иске Кормаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Лиана Әхияретдинова, Азалия Лотфуллина, Дилә Булгакова, “Киек казлар” җырын ике тавышка башкарып, кайбер профессиональ җырчылардан да уздырдылар. Әхмәт урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары Камилла Камалетдинова һәм Мәрьям Әхмәтгалиева башкаруындагы җыр да һәркайсыбызны бик дулкынландырды.
Тамашаның иң тантаналы мизгеле укучы балаларны бүләкләү булды. Туган җиргә, авылдашларына, әти-әниләргә багышлап язылган иншаларга таләпчән, әмма шул ук вакытта гадел жюри зур игътибар биргән, шигырьләр дә алар тарафыннан тиешенчә бәһаләнгән. Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, мәртәбәле абый-апалар кулыннан матур итеп бизәлгән дипломнар һәм бүләкләр алу бала өчен бәяләп бетергесез шатлык икәнлеген кайсыбыз гына белми икән. Бүләкләнүчеләр саны да байтак булып чыкты, кырыктан артык бала, кулларына истәлекле бүләк алып, кош тоткандай сөенде.
Ниһаять, иң дулкынландыргыч, көтелгән мизгел — бәйгенең иң югары бүләге, Фәндидә Харрасованың үз премиясен тапшыру минутлары да җитте. Иҗатта көч сынашып җиңү яулаучыларның Карача-Елга урта мәктәбеннән Илназ Усманов, Калтай урта мәктәбеннән Алмаз Арсланов һәм Иске Кормаш урта мәктәбе укучысы Регина Сәлимгәрәеева икәнлеге мәгълүм булды.
Бәйге шарты буенча, җиңүчеләргә сүз бирелергә тиеш. Үсмерләр, бераз каушаса да, шигырьләрен укып ишеттерде. Илназ Усмановның шигъри юллары күңелләргә сары май булып ятты. Барыбызның да теләгәнен әйтеп бирде бит ул:
Сыерчыклар килүенә
Матур оя ясадым.
Әгәр оям бик ошаса,
Тагын берне ясармын.
Тышларын агартып куйдым,
Матур бизәк тә уйдым.
Кошларга уңайлы булсын-
Каен башына куйдым.
Ояны яратыр алар
Бушка китмәс тырышлык.
Сыерчыклар алып кайтсын
Илебезгә тынычлык!
Дулкынландырды да, сөендерде дә, кичерешләргә дә бай булды “Каурый каләм” кичәсе. Укучыларына иҗади чәм һәм гамь биргән, туган телгә, илгә, җиргә мәхәббәт тәрбияләгән остазлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бәйрәм уңаеннан Башкортстан татарлары конгрессының Рәхмәт хатларына һәм “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафинаның бүләкләренә лаек булдылар. Иҗади бәйгенең иганәчеләре: Башкортстан татарлары конгрессының райондагы вәкилләре Илфир Котдусов, Ирек Локманов, Ринат Каюмов, Салават Галимов әлеге күңелле һәм фәһемле чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, үсеп килүче буын өчен зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын билгеләде.
— Рух күтәрелеп, күңел дәртләнгәч, кайбер көйсезлекләр бик вак мәсьәлә булып тоела бит ул. Иң мөһиме — балаларның хәтерендә калырлык матур чара үтте, — дип уртаклашты “Каурый каләм”нең авторы Фәндидә Туктаргали кызы.
Әйе, күркәм чараны оештыручыларның һәркайсы аңа үзенең көчен, йөрәк җылысын салган. Кичәне алып баручылар — Светлана Галиханованың яңгыравыклы матур сөйләме, Динара Фазлыеваның шигырьләрне күңелгә үткәрерлек итеп укуы, “Каурый каләм”гә иҗат җимешләрен тәкъдим итеп, беренче тапкыр мәйдан тоткан мәктәп укучыларының сөенечтән балкыган йөзләре — һәммәсе бергә матур истәлек, хатирә булып күңел түреннән урын алды.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кушнаренко районы.
Фото: М.Латыйпова