«Рәхмәт, Казан, рәхмәт, минем кояшымның йөрәгеннән өзелеп төшкән сабыйларым – Алиям, Алсуым, балакайлар, яраткан кияүләрем. Иң зур могҗиза Казанның зур чыршысы янына кергәндә булды – кояшым яратып җырлаган «Кышкы чия»не куйдылар… Җепләр йөри бит арада, Кояшым. Аллаһының рәхмәтендә була күр, йөрәк парәм.
Аллаһка шөкер, тәтиләрем без килүгә ерак, кояш кыздырган чит илләрдән кайтып җиттеләр. Шуңа да йөзләре кояш кебек, кояш бик яратып үпкән Ясминәмне, Рамазанымны. Бер тиктормас алтын бөртекләрем, бәхетле генә була күрегез.
Кадерләп, хөрмәтләп, тәмле бәлешләре белән кунак иткән Тәслимә кодагыебызга мең рәхмәт. Ә иң кечкенә алтын бөртеге Раиночка безнең белән бергә рәхәтләнеп чыршыны күзәтте. Яңа еллар бәхет, шатлыклар гына алып килә күр якыннарыма һәм дә Җир шарындагы барлык кешеләргә», – дип язган ул.
Аннары ул апасының каберен зиярат кылган. Бик сагышлы шигырь белән аны искә алган.
Фото: социаль челтәрләрдән.