

Декабрь уртасында Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылында “Кызыл таң” көне узды. Ә кичен авыл биләмәсе халкы мәдәният йортына “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”нә җыелды. Төбәктә “Кызыл таң”ны укучыларыбыз тагын да артты.
Шушы көннәрдә исә Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан хәвефле хәбәр килде. Авылда Әзифә һәм Рифмир Нәбиевлар йортында зур янгын булган. Күпбалалы гаилә бернәрсәсез торып калган.
Бу турыда безгә авыл мәктәбе укытучысы, мәдәният хезмәткәре Гүзәл Хисаметдинова хәбәр итте. “Авылдашыбыз Рифмир Нәбиев гаиләсе зур афәт кичерде. 2 гыйнварда кинәт чыккан янгын аларны бар мөлкәтеннән мәхрүм итте. Үзләре өсләрендәге киемнәре белән торып калдылар. Нәбиевлар – авылыбызда ихтирамга лаек гаилә. Гаилә башлыгы бер чарадан дә читтә калмый, авылыбыз өчен җаны-тәне белән тырышып йөргән кеше. 20 ел районның эчке эшләр бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Чечня Республикасында хезмәт итеп кайтты. Өлкән уллары Алмаз быел җәй гаилә корды. Уртанчы кызлары – студентка. Төпчек уллары Газиз сәламәтлек торышы буенча өйдә укый”, – дип яза Гүзәл Хисаметдинова.
Авыл, район халкы Нәбиевларга булдыра алганча ярдәм итә. Безнең укучыларыбыз арасында да битараф булмаган кешеләр авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм кулы сузар дип ышанабыз. Матди ярдәм өчен карта номеры 5469060020172935, Алмаз Нәбиевның +79274588188 телефон номерына бәйләнгән. Ярдәмнән ташламыйк!