

Кешенең язмышы-күрәчәге кебек үк, аның нинди һөнәр сайлап, гомере дәвамында нәрсә белән шөгыльләнәсе алдан тәгаенләнеп куеладыр. Арытаба инде кемгә охшарга тырышу, кемнән үрнәк алу шул гомерлек һөнәр-максатка баруның тизлеген, уңышын хәл итәдер. Ә инде тормышта маяк булып торырлык затлар янәшәңдә генә, якын кардәшләрең дә булса! Иҗат очкыны, язучы сәләте белән дөньяга килгән Әмир Әминевка бу җәһәттән бәхет елмайган. Әнисенең бертуган абыйсы, шагыйрь, прозаик, галим Әнүр Вахитовны малай сабый чактан ук күргән.
— Аңа бәләкәйдән олы ихтирам һәм соклану саклап үстем, — ди ул. — Гаиләдә исеме зурлап телгә алына, язган китаплары, гәзит-журналларда чыккан мәкаләләре кадерләп саклана, үзе авылга кайтып төшсә, зур вакыйгага әверелә торган иде. Әти-әнием, туган-тумачаларым аның белән горурлана, укып кеше булуын үрнәк итеп куя, максатка омтылышын мактый. Үсә килә мактау-горурлануларның чын икәненә ышандым — ничә күрмә, гел генә язышып утыра, яки китап укый. Җиңел-җилпе, юк-бар сөйләгәнне кабул итми, үзенең бөтен кызыксынганы — тормыш, дөнья, әдәбият. Нинди һөнәр алырга теләвемне, мәктәп тәмамлагач, кайда укырга керергә ниятләвемне, нәрсәләр белән шөгыльләнүемне, мавыгуымны сораша, әллә нинди китаплар укырга тәкъдим итә. Алгарак китеп булса да шуны әйтим: гомеренең соңгы көннәренә кадәр шулай булып калды ул — җитди, омтылышлы, барысын да белергә тырышучы, тынгысыз, эзләнүчән җан...
Әмир Мөхәммәт улы Әминев 1953 елның 1 гыйнварында Гафури районының Сабай авылында туган. Башлангыч белемне — үз авылларында, сигезьеллыкны күрше Юлыкта алгач, 1968-71 елларда Уфадагы 1нче башкорт интернат-мәктәбендә (хәзер — Рәми Гарипов исемендәге Республика башкорт гимназиясе) укый. “Агизел” журналында “Турат” дигән беренче хикәясе басыла. Шул ук елда Башкорт дәүләт педагогия институтының әзерлек курсында шөгыльләнә һәм Мәскәүдәге
М. Горький исемендәге Әдәбият институтына керә.
Язучы тагын Әнүр абыйсын исенә төшерә:
— Институтның тәүге курсында укыганда әнием турында нәсергә тартым бер нәрсә язган идем. Абзыйга алып бардым. Укып бетерде дә, читкә карап, беравык эндәшми торды, шуннан кызыбрак китте: “Әниең янына кайттың, өйдә булдың, хушлашып кире киттең. Урыс әйтмешли, ну и что? Бу — тормыш факты. Бу әдәбият факты түгел, син аны әдәбият факты итә алмагансың. Әниеңнең үзенә генә хас сыйфатлары, холкы бар, ә монда аның йөзе бөтенләй юк, индивидуаль түгел, ничектер гомум, җыелма. Аннары килеп, әниең хакында шундый коры, хис-тойгысыз итеп язарга ярыймыни? Язгач-язгач, сокланып, таң калып укырлык итеп язарга кирәк. Җиңел, җиңел. Әниең үзе дә кабул итмәячәк бу көе, укучы да”.
Мин ул чакта әйтелгәннәрне аңлап та җитмәгәнмендер, әмма әни сыман изге кеше хакында алай җитлекмәгән әсәр язарга, гомумән, әдәбиятка алай җиңел карау хыянәт икәнен бераз аңладым. Күңел төште... Шуннан ул, бераз йомшарып, форма-композициясен үзгәртергә тәкъдим ясады, мисалга Ч. Айтматовның “Ана кыры” повестен китерде. Кыскасы, бәләкәй генә әйбердән чыгып, әдәби әсәр турында тулы бер лекция укып ташлады. Мавыгып-кызыксынып тыңлаган шушы лекциянең файдасы тими калмагандыр. Иң мөһиме — әдәбиятка, иҗатка, язган һәр әйбереңә җитди карарга, аны җентекле эшләргә өйрәтте...
Әмир Әминев 1980 елда Мәскәүдә укуын тәмамлап кайткач, 1998 елга кадәр “Агизел” журналында бүлек мөдире, җаваплы секретарь, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1998-2002 елларда — “Шоңкар”, 2002-13 елларда “Агизел” журналларына җитәкчелек итә. Элегрәк язган хикәяләрен туплап “Каен яфрагы” һәм “Яшьлек моңнары” дигән җыентыклар, Мәскәүдә яшәп, урысча иҗат иткән Башкортстанның халык язучысы Талха Гыйниятуллинның повестьларын, хикәяләрен башкортчага тәрҗемә итеп, “Туган тупса янында” һәм “Тау артында ниләр бар?” дигән китаплар чыгара. Учалы районының Ураз авылында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан язучының иҗатын башкорт һәм татар укучыларына билгеле итүдә Әмир Әми-невның хезмәте бәяләп бетергесез. Ул, шулай ук, Валентин Распутин, Василий Белов, Андрей Платонов, Камил Җиһаншинның байтак әсәрләрен тәрҗемә итте.
Гасыр ахырына таба аның тәрҗемәгә күп көч салуына кайбер белгечләр сагаеп та калгалый. Мәсәлән, филология фәннәре кандидаты Рафаэль Азнагулов болай дип яза: “Ничек кенә оста тәрҗемәче булма, син кеше өчен эшлисең, кешенекен, чит мәдәниятне туган мәдәниятеңә җирләштерәсең, тамырландырасың. Тәрҗемәчене мин балта остасы кебек күрәм. Ул да бит кешеләргә төрле бизәкләр белән әкияти йортлар сала. Әмма ул йортка кем хуҗа — шуның дөньясы дип кабул ителә. Курчак кебек йортны беркайчан да балта остасының дөньясы дип әйтү юк. Шуңа күрә Әмир нигә чит бакчаны матурлый, кайчан үз дөньясын бизи башлар, дип гаҗәпләнгән чаклар да булды... Үз бакчаңда чокын, үз дөньяңа кот кундыр. Тәрҗемә — мичәүдәгеләр эше, әдәбиятта тәртәгә җигелгәннәрнеке түгел...”
Фән кандидатының фикере белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин, әлбәттә. Куанычыбызга күрә, әдипнең тәрҗемәгә күп көч салуы, озак еллар журналларда җаваплы вазыйфалар башкаруы үз иҗатына зыян китермәде булса кирәк. Ул әдәби хәрәкәтнең алгы сафында: әсәрләре языла, китаплар булып чыга, укучыларның да, әдәби җәмәгатьчелекнең дә югары бәясен ала килә. Ул — Башкортстанның халык язучысы, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, урысча нәшер ителгән “Кытай-город” дигән проза китабы өчен 2012 елда Русиянең Зур әдәби премиясенә лаек булган. 2022 елның 29 мартында Милли китапханәдә Әмир Әминевның яңа ике китабының исем туе үткән иде. Укучылар кулына бер-бер артлы килеп кергән җыентыкларның “Китап” нәшриятында дөнья күргәне “Хикәяләр” дип атала. Мәскәүдә басылган “В одной лодке” китабына повестьлар һәм хикәяләр тупланган. Бу чара турында мин “Кызыл таң”ның 15 апрель санында тәфсилләп яздым.
Күптән түгел ул миңа шактый зур күләмле “Кар кешесе” дигән татарча китабын бүләк итте. Ул Татарстан китап нәшриятында “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә чыккан, анда “Усман ташы”, “Кытай-город”, “Йолдызак”, “Бер көймәдә”, “Танкист” повестьлары, “Кар кешесе”, “Сукбай”, “Алдану”, “Бүре балалары” хикәяләре кергән.
Матбугат, әдәбият мәйданында кырык ел бергә кайнашкан Әмир кордашның әсәрләрен, тәрҗемәләрен, мәкаләләрен электән укыштырып киләм. Аның бу китабын ашыкмыйча, туктый-туктый укыдым. Һәр әсәрендә бүгенге заманның кискен проблемаларын күтәрү кыюлыгына, сюжет-композиция корылышына, тел-сурәтләү чараларына сокландым. Ул әсәрләрнең эчтәлеген сөйләп тормастан, аларга төрле елларда язучылар, әдәбият белгечләре биргән бәяләмәләрдән өзекләр китерүне урынлы дип таптым.
“Усман ташы” повесте турында әдәбият галиме Гөлфирә Гәрәева:
“...Реальлек чикләреннән ирреальлеккә чыгып, гиперболик алымга мөрәҗәгать итеп, бүген бернәрсәгә дә аптырамаучы, “тиресе калын” укучыны гаҗәпләндереп, уйланырга мәҗбүр итеп, язучы мәсьәләнең мөһимлеген, аның әле без бәһаләп бетермәгән аянычлы нәтиҗәләргә китерәчәген төшендерергә, безне битараф йокыдан сискәндереп уятырга тырыша. Милләтнең киләчәге турында чаң кага әдип, бигүк гадәти булмаган алымга мөрәҗәгать итеп.
Гомумән, “Усман ташы” повестенда заманның кискен проблемалары әче ирония, сарказм аша да сурәтләнгән, язучының кырыс та, тәнкыйтьләүче, фашлаучы да, сызланулы, әрнүле дә мөнәсәбәт-бәһасе аша бик үзенчәлекле яктыртылыш тапкан.
Гомумиләштереп әйткәндә, Әмир Әминевның һәр әсәрендә көнүзәк мәсьәләләр, мөһим иҗтимагый, социаль, рухи-әхлакый проблемалар бөтен кискенлегендә күтәрелә, халык күңеленә барып җитәрдәй, ваемсызлыктан арындырырдай, милләт киләчәгенә янаучы һәлакәтле күренешләрдән котылу юлларын эзләүгә этәрердәй әдәби алымнарда, бигүк гадәти булмаган сурәтләү картиналарында ачыла...” (2006 ел).
“Кытай-город” — художестволы булу белән бергә, публицистик аһәңле дә. Шартлы рәвештә мин аны “повесть-искәртү” дип атар идем. Автор табигать бүләге булган җирне сатуның киләчәктә нәрсәгә алып киләчәген искәртә безгә. Җир товар түгел, аны сату кешенең һәм милләтнең асылын юкка чыгара, җирен килмешәккә саткан үзе килмешәккә әверелә...
“Кытай-город” повесте — әдәбиятыбызда яңа күренеш. Арабыздан вакытсыз киткән күренекле язучы Рәшит Солтангәрәевның әсәрләрендә күрдек без шушындый көтелмәгәнчә борылышны. Әйтик, аның “Татар белән башкорт” хикәясе. Ул басылып чыккач, шулай ук зур бәхәсләр тудырган иде. Һәр яңалыкның әдәби күренеш буларак отышлы ягы — капма-каршылыклы фикерләр, бәхәс тудыра алуында.
Рәшит Солтангәрәев белән Әмир Әминевның бер-берсен ярты сүздән аңлаганын, яшь аермасына карамыйча сердәш, дус булуларын күпләр белә. Исән булса, “Кытай-город”ны укып, иң нык тәэсирләнгәне һәм тизрәк авторга үз фикерен җиткерергә ашкынучы Рәшит агай булыр иде...” (2002 ел).
“Бер көймәдә” повесте турында укытучы һәм галим Рим Исхаков:
“Повестьтагы барлык вакыйгалар — авторның фантазиясе. Әмма алар чынбарлыкта булырдай. Шулкадәр ышандыра, тормышчанлык көчле анда. Язучының иҗади осталыгына да дәлил бу. Әсәрдәге явыз адәмнәрнең табигатькә, кешеләргә карата вәхшилегенә нәфрәт хисләре уяна, тәннәр чымырдап китә. Һәркайсыбызның шул вәхшилек корбаны булмаслыгына кем гарантия бирә ала? Ни өчен аңлы кешеләр бер-берсен аямый?
Повестьта көймәгә нинди мәгънә салынган? Беренчедән, Нух пәйгамбәр көймәсе... Икенчедән, көймә — бүгенге кешелек дөньясы...” (2010 ел).
“Кар кешесе” хикәясе турында әдәбият галиме Бөрҗән Баимов:
“Язучының башка хикәяләреннән ул ярым фантастикага корылган сюжеты белән аерыла, ә төбендә исә, Әминев прозасына хас булганча, яшәеш турындагы фәлсәфи уйлану ята.
Үтә катлаулы булмаган сюжет җебенә язучы әллә күпме фикерләр тезә, әллә күпме проблемалар элә. Оста тасвирланган табигать күренешләре әсәрне җанландыра, ачарга теләгән фикерне ачуга булышлык итә. Кеше акылга килмәсә, Җир-анага бүгенге мөнәсәбәтен үзгәртмәсә, һәлакәткә тарыячак. Менә шушыларны искәртә Әмир Әминев үзенең хикәясендә...” (2002 ел).
Фәрит Фаткуллин.