Планета халкының азык-төлеккә ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 2050 елга дөнья күләмендә авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме әлеге дәрәҗәдән 60 процентка артырга тиеш. Күптән түгел Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы шундый белдерү ясады. Бөтендөнья Туфрак көне уңаеннан оештырылган чарада аграр җитештерү белән шөгыльләнүче илләрнең җирне дөрес һәм нәтиҗәлерәк файдаланырга кирәклеге ассызыкланды. Әйткәндәй, галимнәр фикеренчә, туклану продуктлары җитештерүдә һәм планета халкын эчәргә яраклы су белән тәэмин итүдә туфрак 95 процент роль уйный.
Халыкара оешма мәгълүматлары буенча, соңгы елларда дөнья күләмендә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең өчтән бер өлешенә якыны деградацияләнгән. Туфракның уңдырышлылыгы кимү беренче чиратта уңыш алуны түбәнәйтә. Кызганычка каршы, туфрак эрозиясе көчәюгә кешеләрнең җирне интенсив эшкәртүгә өстенлек бирүе һәм урманнарны күпләп кисүе дә сәбәпче.
Шундый шартларда планета халкын азык-төлек белән тәэмин итү проблемалары ничек хәл ителә? Русиягә аграр экспорт мөмкинлекләрен арттырырга нәрсә комачаулый?
Мәгълүм булуынча, узган елның ноябрендә БМО Җирдә яшәүчеләрнең саны 8 миллиард кешегә җитүе турында хәбәр итте, ягъни, нибары 12 ел эчендә планета халкы бер миллиард кешегә артты. Экспертлар тагын 14,5 елдан соң планетада яшәүчеләрнең 9 миллиардка җитәчәген фаразлый. Популяцияне тулыландыруда Азия һәм Африка илләре зур өлеш керткән.
Дөнья халкының артуы табигый хәл. Ә халкы ачлы-туклы яшәгән илләрне киләчәктә нәрсә көтә? Соңгы еллардагы дәүләтләр арасындагы сәяси-икътисади каршылыклар әлеге глобаль проблеманы бергәләп хәл итүдә каршылык тудырмасмы? Русиянең аграр экспортерлары якын елларда кайсы илләр белән хезмәттәшлекне арттыра алачак? Мондый сораулар җәмәгатьчелекне дә көннән-көн күбрәк кызыксындыра башлады.
“Русия якындагы унъеллыкларда аграр экспортны үстерүдә халык саны арта барган дәүләтләргә, атап әйткәндә, Һиндстан, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләренә юнәлеш алырга тиеш, — ди Югары икътисад мәктәбе (“ВШЭ”) каршындагы аграр тикшеренүләр институтының бүлек җитәкчесе Наталья Крылова. Галим фикеренчә, Русия озакка сузмыйча, халык саны артуы фаразланган илләр белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерү чаралары күрергә тиеш.
Көнбатыш басымына карамастан, илебезнең аграр экспорты елдан-ел артуын дәвам итә. Узган ел, мәсәлән, аннан алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 12 процентка югарырак булды. Якынча исәп-ләүләр буенча, үткән елгы экспорт күләме 40 миллиард доллардан артачак, 2021 елда ул 37,1 миллиард доллар тәшкил иткән иде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Виктория Абрамченко, шулай ук, Русия белән дус булган илләргә азык-төлекнең 2021 елдагы дәрәҗәдән 25 процентка артуы турында хәбәр итте.
— Русиянең рекордлы күләмдә ашлык җыеп алуы һәм яшелчә үстерүе безгә башка илләр белән хезмәттәшлек итүне арттыруга ярдәм итә. Әмма төп бурычыбыз — үзебезнең эчке базар ихтыяҗын канәгатьләндерү һәм илнең Азык-төлек доктринасын тәэмин итү. Кызганычка каршы, Евросоюз илләренең үз санкцияләре белән Русия аграр экспортыннан баш тартуы дөнья базарында акланмаган көндәшлек һәм азык-төлек кризисы тууга сәбәпче булды. Һәрхәлдә, Русия ашлык, ашлама һәм башка төр продукцияләре белән сәүдә итәргә һәрвакыт әзер булуын күр-сәтә.
Кызганычка каршы, Көнбатыш илләренең кайбер җитәкчеләре глобаль масштабтагы азык-төлек кризисында һәм туклану продуктларына бәяләр артуда Русияне гаепләргә һәм әлеге хәлләрне имеш тә, илебез тарафыннан сәяси басым буларак файдаланырга тырышуда гаепләргә омтыла. Бу хакта күптән түгел Русиянең Федерация советы спикеры Валентина Матвиенко хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, безнең илебезне гаепләргә маташучы Көнбатыш дәүләтләр пропагандасы, атап әйткәндә, АКШ һәм Евросоюз илләренең уйдырмалары хәзер башкаларны ышандырмый һәм бу ялганның мәгънәсез булуын күпләр аңлый да башлаган.
Федераль дәрәҗәдәге сәясәтче, Көнбатыш илләренең Русия ашлыгын экспортлауга каршылыклар тудырырга тырышуына юл куярга ярамый, дип белдерде. Әйтергә кирәк, Русиядә рекордлы дәрәҗәдә ашлык җыеп алынуы көн-батышны битараф калдырмады. Үз санкцияләре корбаны булган дәүләтләр һа-ман да безнең ашлыкка ымсынуын яшерми. Бу җәһәттән Федерация Советы рәи-се: “Русия үз ашлыгына үзе хуҗа һәм ул аны арадашчысыз сата алырга тиеш”, — диде.
Белешмә. “Росстат”ның якынча мәгълүматларына караганда, узган ел Русиядә бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 159,5 миллион тонна, ягъни 2021 елгы күрсәткечтән 32,6 миллион тоннага күбрәк тәшкил итте. Тулай җыемның 105,7 миллион тоннасы — бодай. 2022-23 авыл хуҗалыгы елында Русия 43,5 миллион тонна бодай экспортларга планлаштыра. Шулай ук, узган ел Русия чит илләргә 630 мең тонна ит озатты.
Кызганычка каршы, Көнбатыш илләре планетаның азык-төлеккә кытлык кичерүче төбәкләренә ярдәм күрсәтү турында түгел, ә моңа кадәр гуманитар юнәлештә зур эш алып барган Русияне ничек тә көчсезләндерү турында баш вата. Әгәр шулай түгел икән, Русиянең азык-төлек төялгән судноларына юлны ябуларын башкача ничек аңлатырга? Кара диңгездә Русия флотына каршы оештырылган теракт та “гуманитар коридор”ны ябарга мәҗбүр итте.
Әмма Русиянең икътисади-сәяси куәте Көнбатыш санкцияләреннән көчлерәк булып чыкты. Узган елда гына, әйтик, Русия Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Төркия, Әрмәнстан, Малайзия, Вьетнам һәм Согуд Гарәбстаны белән аграр хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар оештырды.
— Русия — Азия, Африка һәм Якын Көнчыгыш илләренә авыл хуҗалыгы продукциясен поставкалауда ышанычлы партнер һәм бу илләрнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә гарант булуын тагын бер тапкыр раслады, — диде Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин ел йомгакларына багышланган киңәшмәдәге чыгышында. — 2022 елда илнең аграр тармак министрлыгының чит илләрдәге сәүдә челтәре вәкиллекләре артты, дөньяның 38 иленә 39 авыл хуҗалыгы атташесы җибәрелде. Аларның ярдәме белән 10 илдә ике дистәдән артык төрдәге аграр продукция сату базары ишекләре ачылды.
Русиянең аграр экспортында Башкортстан өлеше дә елдан-ел арта.
— Без үзебездә җитештерелгәнне дөнья сәүдә базарына алып чыгучы предприятиеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Әлеге вакытта республика продукциясе, нигездә, Иран, Кытай, Төркия, Белоруссия һәм Таҗикстанга һәм тагын берничә илгә озатыла. Бүген дөнья күләмендә сәүдә хезмәттәшлеген чикләргә омтылучы Көнбатыш сәясәтчеләре, билгеле, мондый аралашуга чик куя алмый. Республика аграрийларының зур сәүдә мәйданында тәкъдим итәрдәй продукциясе дә, бәйләнешләре дә бар...
Башкортстан биш ел дәвамында агросәнәгать продукциясе экспортын өч тапкыр арттыру максатын куйган иде. Үсеш ноктасы итеп 2018 елгы күрсәткеч билгеләнде. Ул вакытта экспортка 76 миллион доллар күләмендә авыл хуҗалыгы продукциясе озатылган иде. Русиянең Федераль Таможня хезмәтенең оператив белешмәсеннән күренүенчә, республикадан узган ел 276,2 миллион долларлык агросәнәгать комплексы продукциясе экспортланган.
Аграр экспертлар фикеренчә, Башкортстанның аграр тармактагы казанышлары илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә генә түгел, ә Русиянең экспорт мөмкинлекләрен үстерүдә һәм шул рәвешле, дөньяның азык-төлеккә кытлык кичерүче илләренә ярдәм итүендә өлешен арттыруда да мөһим роль уйный.
Олег Төхвәтуллин.