+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
5 февраль 2023, 22:35

Күңел җылысын кушып...

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү уңаеннан оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе Кырмыскалы районында киң колач алды. Ярдәм итү теләге белән оештырылган чаралар берсен берсе алыштырып тора. Сахай авылы халкы да хәрбиләргә посылкалар туплау эшенә актив кушылды. Шушы көннәрдә авылның актив һәм уңган хатын-кызлары урындагы мәдәният йортына җыелышып, токмач кисте.

Күңел җылысын кушып...
Күңел җылысын кушып...
Активистларның берсе - Фия Хисамова билгеләвенчә, авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәрбер изге башлангычны хуплап кабул итә.
- Һәрбер авылда акча җыеп, яугирләргә күчтәнәчләр, җылы киемнәр алдылар, оекбаш-бияләйләр бәйләделәр. Хәйрия концерты һәм ярминкә оештырылды. Хәрбиләргә тепловизор алу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч тә, беркем читтә калмады: кем күпме бирә ала, көченә карап, үз өлешен кертте. Нәтиҗәдә, биш көн эчендә 200 мең сумнан артык акча җыелды. Бу акчага ике тепловизор сатып алынды. Якташларыбыз мондый ярдәмгә бик сөенде, шалтыратып, чиксез рәхмәтләрен җиткерде, - ди Фия Габделхәй кызы.
Токмач кисеп, туган йорт җылысын егетләребезгә озату идеясе дә күпләрнең күңеленә хуш килде. Ир-егетләр безнең ярдәмне, хәстәрлекне, күңел җылыбызны тоярга тиеш, бу аларга көч-дәрт өстәячәк, дип хатын-кызлар изге эшне бар күңелен салып башкарды. Авыл биләмәсе хакимияте, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм, башлыча, хаклы ялда булган апалар бу эшне бик тиз башкарып чыкты.
Һәр эшне догадан башлап җибәрергә күнеккән безнең халык. Шулай эшләгәндә, нәтиҗәсе дә хәерле була. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илләребездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип авылның иң хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Флүзә апа Хәсәнова Коръән сурәләре укыды. Бергәләп дога кылганнан соң, эшкә керештеләр.
Уңганнарның кулларына күз иярми: ни арада камыр басканнар, түгәрәк җәймәләр бер-бер артлы бераз кипсен өчен махсус әзерләнгән өстәлләргә тезелеп тә китте. Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган бит! Шул ук вакытта бу өмә авылдашларны тагын да берләштерде. Эш аралаш ихлас аралаштылар, яңадан-яңа идеяләре белән уртаклаштылар һәм, әлбәттә, яшьлекләрен искә төшерделәр.
Бу көнне өмәгә һәркем үз эш коралы – уклау, куна тактасы һәм пычак белән килде. Эш барышында беренче тапкыр токмач кисәргә өйрәнүләрен, шуның белән бәйле кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Апаларның кулындагы уклаулар ярдәмендә күпме җәймәләр җәелгәндер?! Исәбе-саны юк! Һәрберсенең үз тарихы бар. Мәсәлән, Фәния апа Хәмидуллинага аны каенатасы (1916 елда туган) ясап биргән булган. Миңлегөл Сәйфуллинаның куна тактасы, яулыгы, алъяпкычы – әнисе истәлеге.
Токмач әзерләү өчен он, йомырка китерүчеләр дә күп булды. Эштә булучылар үз өлешен шулай кертте. Ә инде кайберәүләр, шул исәптән Ләйсән Байназарова, токмачны йортында кисеп китергән. Шулай ук эш дәвамында мәдәният йортының ишекләрен әле бер кеше, әле икечесе ачып, үз ярдәмен тәкъдим итте, кирәк-яраклар кертеп чыкты. Бу көнне 100дән артык йомыркадан токмач киселсә, әлеге акцияне тагын да оештырырга ниятләп торалар.
Сахайлылар махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм булсын дип, махсус шәмнәр дә ясый башлаганнар.
- Зурлыгына карап, бер шәм дүрт сәгатьтән сигез сәгатькә кадәр яна. Бу шәмнәр солдатлар өчен бик кирәк: алар аның ярдәмендә киемнәрен дә киптерә, ризыкларын җылыта, җылыну өчен дә файдалана. Моны белеп, без дә үз өлешебезне кертергә булдык. Интернетка кереп, блиндаж шәмнәре ясарга өйрәндек. Бу эшне, башлыча авыл биләмәсе хакимияте һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләшеп башкардык. Парафин, балавыз, катыргы, калай консерва банкалары белән авылдашлар тәэмин итте, - ди авыл биләмәсе хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ләйсән Шәрипова.
Тәүге патия - 48 шәм әзер. Бу эшне алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәкләр.
Ләйсән Шәрипова билгеләвенчә, авыл биләмәсендә үз ярдәмен тәкъдим итүчеләр бик күп. Мәсәлән, Иске Шәрәй авылыннан “ОптимумНефтеСтрой” һәм “Реализ” төзелеш компаниясе җәмгыятьләре генеральный директоры Руслан Рисов 400 килограмм бал китергән. Ул да тулысынча егетләребезгә җибәреләчәк.
Тиздән Сахайда тагын бер күләмле чара - мәдәният йортында ярминкә һәм хәйрия концерты оештырылачак. Анда җыелган акчага махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кирәк булган ялкын сүндерү җайланмасы һәм тепловизор өчен планкалар алырга ниятлиләр.
- Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Беркем дә читтә калмый, һәркем үз өлешен кертә. Ир-егетләр безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, - ди Сахай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ришат Хөснетдинов, изге эштә катнашучыларның һәммәсенә чиксез рәхмәтләрен җиткереп.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: