Әлеге чарадан Мәскәүнең иң өлкән кешесе — 99 яшьлек Ваҗиһә Бәдамшина да читтә калмаган. Ул солдатларыбыз өчен берничә пар йон оекбашлар бәйләгән һәм посылка эченә тирән эчтәлекле, күңел җылысы белән сугарылган хат та язып салган.
“Мин сарык йоныннан оекбашлар бәйләргә Бөек Ватан сугышы башлангач өйрәндем, — дигән ул хатында. — Ул вакытта әле яшь кыз идем, авылдашларымның һәркайсы кебек, Җиңү өчен үз өлешемне кертергә тырыштым. Менә күп еллар узгач, кулыма тагын бәйләм алдым. Балакайлар, аяк-кулларыгыз өшемәсен, йөрәк җылымны кушып бәйләгән оекбашлар сезне җил-бураннардан, зәһәр салкыннардан, ә изге догаларым үлемнән сакласын! Сезнең җиңү белән, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез!”
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән