"Гап-гади Метрәй малае", блогер, шагыйрь, хәйрияче... Кыскасы, гаҗәеп бер ир-егет, диләр Рүзәл турында. Ул инде 4 тапкыр алгы сызыкка барып кайткан, бишенчегә дә барырга җыена. Бу хакта социаль челтәрдәге сәхифәсендә видеолар урнаштырып бара. Аларның берсенә мондый комментарий калдырганнар: «Нәрсә өчен көрәшәсез, егетләр? Сезгә кем һөҗүм итте?»
Моңа җавап итеп, Рүзәл болай язган: «Без бернинди сәясәткә дә кысылмыйбыз... Мобилизациягә эләккән егетләребезгә ярдәм итәбез... Әллә сезнең танышыгыз анда эләкмәдеме? Аларның бер гаепләре юк... Язмыш юллары чатында аларны калдырырга безнең ни хакыбыз бар?»
Луганск өлкәсенең Сватово шәһәрендә булган вакытта Рүзәл Минһаҗев әлеге җавабын шушы шигырь юллары белән җөпләп куйган:
Гамәл кылыр өчен,
КЕШЕ булыр өчен,
Беркайчан да, мәңге иренмәм...
Тормыш янсын өчен,
Газиз халкым өчен,
Һичкайчан да артка чигенмәм…
Юмарт булганнарга,
Янып торганнарга,
Гомерем буе үзем сокланам...
Дуска булышырга,
Алга!!! Тырышырга,
Соң сулышка кадәр туктамам…
Узмыйк без узмыштан,
Өйрәник тормыштан
Бары бәхет кенә көтәргә.
Язсын иде Раббым,
Уйлап алдын-артын,
Гомер юлын матур үтәргә…
Чыннан да, илгә килгән шушы зур сынау безгә Кеше булып калуга җитди имтихан да булды. Рүзәл кебекләр аны "5"легә тапшыра, ә кемдер...