

"ВКонтакте" челтәрендә Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган төркемдә генә шундый җанлы аралашу бара иде. Хәзер инде Тәтешлене дөньяга таныткан тагын бер шәхес - яу батыры Фәнис Хөсәенов төркеме дә шундый ук популяр дияргә була. Анда әлегә тугыз меңгә якын кеше язылган.
Төркемдә катнашучылар Фәнис турында клиплар төшерә, аның моңа кадәр күренмәгән фотоларын куя, рәсемнәрен төшерә. Күбесе аның белән тере кеше белән аралашкандай сөйләшә. "Әйт әле, син бит үлмәдең!", "Кайт инде, Фәнис, кояш кебек балкып кайтып кер!". Аңа хәерле иртә, хәерле кич теләүчеләр күп. "Көнебез шушы төркемдә башлана", - дип язучылар бар.
Фәниснең әнисе Фәридә апа да алар белән бәйләнештә тора. Күңеленнән улы белән ул да монда аралаша. Кыстыбыйлы табын янында төшкән фотосы янында аның "Хәерле иртә, улым!" дигән язмасы бар. Хәзер ул туган авылында яши. Фәнис үскән йортның җылысын суытмаска исәбе. Яугирнең һәлак булуына 40 көнендә монда Коръән ашы үткәргәннәр.
Фәнис әнисенең төшенә кергән. Ул бу хакта "Интертат" хәбәрчесенә сөйләгән: «Кырыгын уздыргач кына керде. «Өйнең идәннәрен ышкып-ышкып юдым, әни», – ди. Шуннан соң ишекне ачып, өйгә песи кертеп җибәрде, үзе юкка чыкты», – дигән ул.
Төркемгә язылучылар Фәниснең хыялын тормышка ашыру өчен акча салышырга тели. Әлегә аның хыялы сер булып саклана.