+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
13 февраль 2023, 22:50

Чын патриотлар сез - "Яшел беретлар”!

Республикабызның шәһәр-районнарында легендар төркем – “Яшел беретлар” хәйрия концертлары белән чыгыш ясый. Аннан кергән акчаларның яртысы махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә ярдәм йөзеннән җибәрелә. Шушы көннәрдә ансамбль солистлары - “Хәрби туганлык” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе әгъзалары Кырмыскалы районында өч концерт куйды.

Чын патриотлар сез - "Яшел беретлар”!
Чын патриотлар сез - "Яшел беретлар”!

Хәрби хәрәкәтләр ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фазлыйәхмәтов җитәкчелегендәге “Яшел беретлар” ансамбле, аларның изге гамәлләре турында белмәгән-ишетмәгән кеше юктыр. Моннан 23 ел элек оешкан ансамбль үсеп килүче буынны патриотик рухта, илсөярләр итеп тәрбияләү, хәрби хезмәтнең никадәр мөһим булуын аңлату юнәлешендә бик зур эшләр башкара.

Илебез буйлап мәктәпләрдә патриотик тематикага концертлар куюдан тыш, Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгәндә Әфганстанда, Чечняда һәм башка “кайнар нокталар”да һәлак булган яугирләргә мәрмәр тактаташлар кую белән дә шөгыльләнәләр. Русия буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә 5 һәйкәл ачканнар, мәктәпләрдә 2500гә якын тактаташ куелган, шуларның 19ы – Кырмыскалы районында. Моны алар фәкать үзләренең концертларыннан кергән акча исәбенә башкара. Ә көз көне яшел беретлылар Пензага кадәр барып, Башкортстаннан мобилизацияләнгән ир-егетләрне рухландыру өчен патриотик концерт белән чыгыш ясап кайтты.

Бүген инде барлык көчләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Концертларын декабрьдә үк башлап җибәргәннәр һәм республикабызның байтак районнарында булырга өлгергәннәр. Гадәттә, барган урыннарда көненә өчәр концерт белән чыгыш ясыйлар: икесе мәктәп укучылары өчен булса, берсе кич көне үтә. Билет сатудан кергән акчаларны район-шәһәрләрдә калдырып китәләр.

Кырмыскалыда да ансамбльне ихлас каршы алдылар. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер, чөнки ансамбльнең репертуары, башлыча, патриотик җырлардан тора, алар беркемне дә битараф калдыра алмый. Чыгыш ясаучыларның һәр сүзе, һәр номеры видеоязмалар белән үрелеп, йөрәккә үтеп керерлек булды. Гражданнар сугышыннан алып, бүгенге көнгә кадәр булган сугышларда, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алып, солдатлар йөрәге аша узган шул чор җырлары яңгырады: “Батырлар җыры”, "Шәйморатов-генерал”, “Мы – армия народа”, “Прощание Славянки”, “Кандагар”...

Бу җырлар һәркемгә таныш һәм кадерле. Залда утыручылар үзләре дә аларга кушылып, бу сугышларда катнашкан бабаларын, туганнарын искә төшерде. Шуңа башкаручыларның йөрәктән чыккан бу җырлары, залда утыручыларның йөрәгенә барып җитеп, көчле алкышлар булып әйләнеп кайтты.

Легендар коллектив белән бу көнне эчке эшләр органнары ветераны, шагыйрь, композитор, “Яшел беретлар”ның якын дусты Венер Фәттахов та чыгыш ясады һәм тамашачыларга моңлы җырларын бүләк итте.

Тамаша залында утыручыларның бер өлеше хәрби хәрәкәтләр ветераннары иде. Бу көнне очрашуга Чик гаскәрләре ветераннары һәм запастагы хәрби хезмәткәрләрне берләштергән “Граница” төбәк иҗтимагый оешмасының Рөстәм Маннанов җитәкчелегендәге Кырмыскалы районы бүлекчәсе әгъзалары да, теләктәшлекләрен белдереп, җыелышып концертка килде.
Сахай авылыннан Таһир Вилданов үзе белән бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә алып килгән иде.

- Рашат Фазлыйәхмәтов һәм аның иҗади төркемен бик күптән беләм, берничә ел элек безнең мәдәният йортында чыгыш ясаганнар иде. Ә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия концертыннан читтә калып буламыни?! Мондый акцияләр үткәндә без бердәмлек күрсәтергә тиеш, - диде Таһир Ягафәр улы, изге гамәлләре өчен ансамбль әгъзаларына чиксез рәхмәтләрен җиткереп.

Ә “Яшел беретлар”ның концертлары республикабызның район һәм шәһәрләре буенча дәвам итә. Сез дә читтә калмагыз, дуслар!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: