Республиканың илледән артык шәһәр һәм районында бүлекчәләре булган милли-мәдәни автономия, беренче чиратта, милләтара дуслыкны ныгытуга, туган телебезне үстерүгә, милли йолаларны һәм традицияләрне саклауга юнәлтелгән эшләр башкара. Шунысы куанычлы, автономиянең республика күләмендә башкарган эше дә, төбәкләрдә оешмалар саны да артканнан-арта бара. Ә инде җыелышып, киләчәккә планнар кору, матур тәҗрибә белән уртаклашу – эшчәнлекне дөрес итеп оештырыр өчен бер этәргеч. Шуңа да республиканың шәһәр һәм районнарыннан автономия бүлекчәләре җитәкчеләре очрашуга атлыгып килде. Аларны колач җәеп Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында каршы алдылар.
Әлеге җитди чарада Башкортстан Республикасы Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары, милли сәясәтне үстерү бүлеге мөдире Илшат Ханов, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе сәркатибе Руслан Насретдинов, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, автономиянең башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина һәм башкалар катнашты. Утырышны Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева алып барды. Утырышта сүз эшчәнлекнең бик күп тармакларына кагылды. Әлбәттә, туган телне үстерү, татар мохитен саклау мәсьәләләре төп игътибар үзәгендә булды. Шулай ук бик күп районнар үзләренең матур эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Утырыш барышында Римма Үтәшева автономиянең алдагы елларга эш планы белән таныштырды. Бүгенге көндә актуаль мәсьәлә – яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларны арттыру. Бу юнәлештә ата-аналар белән берлектә эш алып барырга кирәклеге ассызыкланды.
Шулай ук утырышта мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укыту турында, милли костюмнарга мохтаҗлык булуы, милли басмаларның тиражы кимү, социаль челтәрләрдә эшләү һәм тагы бик күп актуаль мәсьәләләр каралды.
Татар милли-мәдәни автономиясе республикада бик күп чараларны оештыручы буларак та билгеле, алар арасында “Тукай укулары”, “Бәлешфест”, “Ике аккош”, “Пушкин, Тукай, Кәрим”, “Уйна, гармун!” кебек проектларны халык аеруча яратып өлгерде.
Чара ахырында Римма Үтәшева автономиянең иң актив әгъзаларына татар телен, мәдәниятен үстерүгә, милләтара дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Шөкер, республикада туган тел сагында торган милли җәмәгать оешмалары бик күп. Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе белән беррәттән, Башкортстан татарлары конгрессы, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал” оешмалары зур һәм кирәкле эш алып бара. Дөрес, кайбер районнарда автономия, я булмаса, бары тик конгресс бүлекчәсе генә бар. Ә кайбер урында алар икесе да эшли. Бу уңайдан Нефтекама шәһәрен мисалга китереп, шуны әйтәсе килә: биредә, мәсәлән, Нефтекама Татар милли-мәдәни үзәге дә актив эшли, шулай ук татар конгрессының бүлекчәсе, автономия бүлекчәсе, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы да бар. “Сәхибҗамал” оешмасы бүлекчәсен генә ачасы калды! Төбәкләрдә милли юнәлешне алга сөрүче оешмалар никадәр күбрәк булса, эшебез дә шулкадәр гөрләп барачак. Чөнки, максатыбыз бер – татар телен үстерү, халыкка хезмәт итү.
Менә шундый уй-фикерләр белән кайттык Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе җәмәгать оешмасы утырышыннан. Телефоннар белән алмаштык, бер-беребез белән аралашып торып, төрле уртак бәйрәмнәр үткәрергә килештек. Әйе, безгә ешрак аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга, берләшергә кирәк. Бергә булсак – без көчле. Инде җиң сызганып эшләп, матур эшләребез белән башкаларны да үз артыбыздан ияртик! Чөнки халкыңа хезмәт итүдән дә зуррак мәртәбә юк!
Гөлнара Гыйлемханова.