+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
22 февраль 2023, 16:16

“Русия һәрвакыт көчле булачак!”

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көне алдыннан дәүләт бүләкләре тапшырды. 54 кеше орден-медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары алды.

“Русия һәрвакыт көчле булачак!”
“Русия һәрвакыт көчле булачак!”

– Бүген мөһим дәүләт бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне алдыннан без геройларыбызга, шулай ук, көчен һәм акчаларын кызганмыйча, махсус хәрби операция бурычларын уңышлы хәл итүгә, анда катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырабыз. Без барыбыз да, динебезгә һәм милләтебезгә карамастан – бер халык, бер ил. Һәм бүген бердәмлегебез, тарихи хакыйкатькә һәм антка тугрылыгыбыз –Ватаныбызны төп яклау ысулы.

Совет халкының нацизмны җиңүенә 80 ел үтүгә карамастан, шул вакыттан бирле илебезне юк итәргә хыялланган кешеләр өере яңадан баш күтәрә. Русияне көчле һәм мөстәкыйль, бай һәм чәчәк атучы итеп күрергә теләмәгән илләр янә безгә каршы чыга. Моннан тыш, алар безнең дәүләтне дөнья картасында да күрергә теләми. Уртак йортыбызны күптән җимерергә әзерләнгәннәре турында да хәрби чаралар, икътисади санкцияләр, мәгълүмати диверсияләр аша ачыктан-ачык әйтәләр.

Без дәүләт башлыгының Федераль җыелышка Юлламасын игътибар белән тыңладык. Владимир Путин дөньядагы һәм илебездәге хәлгә төгәл анализ ясады, алга таба хәрәкәт итү юнәлешен күрсәтте. Без Президентыбызга тугры калачакбыз.

Русия һәрвакыт көчле булачак һәм ул, һичшиксез, җиңәчәк. Антка тугры калып, хәрби бурычларын намус белән үтәүче солдатларыбыз һәм офицерларыбыз көче белән җиңәчәк. Хезмәтчәннәребез – гади эшчеләр, аграрийлар, табиблар, укытучылар, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, эшкуарларыбыз ярдәме белән. Сезнең һәрберегез иң җылы сүзләргә лаек. Сезнең һәркайсыгызга Ватанга лаеклы хезмәт итүегез, хәрби һәм эштәге батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Без сезнең белән горурланабыз!

Кызганычка каршы, югалтулар да бар. Һәлак булган геройлар, аларның батырлыгы алдында баш иям. Алар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр! – диде Радий Хәбиров.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас: