+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
23 февраль 2023, 14:17

Октябрьскийда "Герой парта"сы ачылды

Бүген Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге 12нче мәктәптә "Герой партасы" ачылды.

Октябрьскийда "Герой парта"сы ачылды
Октябрьскийда "Герой парта"сы ачылды

Биредә Үзәк хәрби округның 2нче гвардия гомум армиясенең 21нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы танк батальонының танк ротасы командиры - Русия Герое Белов Степан Михайлович үз мәктәп елларын үткәрде.

Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Русия Федерациясе Президенты Указы белән Белов Степан Михайловичка “Алтын Йолдыз” медале тапшырылды.

Чарада Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы, аның урынбасары, мәгариф бүлеге начальнигы, Октябрьский шәһәренең хәрби комиссары, мәктәп педагоглары, шулай ук Русия Федерациясе Герое генерал-майор М.М. Шәйморатов исемендәге класс укучылары, Геройның әти-әнисе Тамара Витальевна һәм Михаил Геннадьевич Беловлар катнаштылар.

Традиция буенча "Батырлык дәресе" Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды.

Яңа парта артында укуда уңышлары булган, мәктәп тормышында актив катнашучы укучылар гына утырырга хокуклы. Беренче тапкыр әлеге хокук уку отличнигы, сыйныф капитаны, әдәбият, физика, геология, икътисад буенча олимпиадаларда җиңүче һәм призер Илья Лапогоновка бирелде.

"Герой партасы"нда Степан Белов турында мәгълүмат, аның батырлыгы, герой турында мәгълүмат белән рәсми порталга сылтама белән QR-код урнаштырылган.

Фото: schoolok12.02edu.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: