Республиканың күпмилләтле халкы исеменнән төбәк җитәкчесе Советлар Союзы Геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Шәйморатов батырлыгына багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәр халкы катнашты. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннарыннан соң, чарада катнашучылар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватанны саклаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
"Ватаныбызны яклаган бөтен кешене - бәйрәм белән котлыйм! Сугышта һәлак булганнарның барысы алдында да баш иябез. Бүген безнең барлык уй-фикерләребез - алгы сафта хәрби бурычыны үтәгән кешеләр хакында. Русия көчле һәм бердәм. Һәм без, һичшиксез, җиңәчәкбез!" - дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Фото: glavarb.ru