+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
23 февраль 2023, 04:00

Ватанны саклаучылар көне белән!

Русия Президенты Владимир Путин, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Ватанны саклаучылар көне белән котлау юлладылар.

Ватанны саклаучылар көне белән!Ватанны саклаучылар көне белән!
Ватанны саклаучылар көне белән!

"Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм бөтен ил буйлап тантаналы рәвештә уза һәм ата-бабаларыбызның авыр сынаулар сәгатендә туган җиребезне саклауга күтәрелгән күп буыннарының үлемсез батырлыкларына мөрәҗәгать итә.

Бүген без хаклы рәвештә әлеге легендар хәрби традицияләрнең варислары, аларның батырлыгы, ватанпәрвәрлек идеалларына бирелгәнлеге, Ватанга намуслы хезмәт итүләре белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм билгеләнгән планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телим" - диелә Владимир Путинның котлавында.

"Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Русия тарихы илебезнең бәйсезлеген саклап калган геройларның батырлыклары турындагы истәлекне саклый. Бүген без Ватаныбыз алдында үз хәрби бурычларын үтәүче һәм дәүләтнең милли мәнфәгатьләрен яклаучы улларын хөрмәт итәбез. Русия солдатларының һәм офицерларының батырлыгы, бердәмлеге, ныклыгы - чын ватанпәрвәрлек үрнәге.

Бу - масштаблы чакыруларга каршы торырга, иң катлаулы бурычларны хәл итәргә көч бирә торган төп әхлакый ориентирлар. Ватанны ныгыту һәм үстерү өчен барысын да эшләү мөһим.

Киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим", - дип яза Михаил Мишустин.

"Хөрмәтле Идел буе федераль округы халкы! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бүген бу безнең армиядә хезмәт иткән һәркемнең бәйрәме генә түгел, «ир-атлар көне» һәм чираттагы ял көне дә түгел. Безнең барыбыз өчен дә, көчле, мөстәкыйль, чәчәк атучы Русия өчен бу көн аеруча мөһим.

Бүген дә меңләгән хәрби, мобилизацияләнгән һәм ирекле хезмәткәрләр – Русия мәнфәгатьләрен яклый. Бүген фронтта, илебезнең яңа төбәкләрендә йортларны, мәктәпләрне, дәваханәләрне тергезгән, юллар төзегән, кешеләргә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәм.

Идел буе федераль округы халкын, һәркөнне үз хезмәте белән Русия үсешенә өлеш кертүчеләр, балаларында һәм оныкларында ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне барысын да котлыйм.

Барыгызга да тыныч күк йөзе, сәламәтлек, иминлек телим!" - дип яза Игорь Комаров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас