-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 март 2023, 16:04

Дүртөйледә “Атайсал” форумы гөрләп узды

Дүртөйле районында зонаның дүртенче “Атайсал – минем кече ватаным” форумы узды. Анда Башкортстанның Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләреннән, Бөре, Благовещен, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Кушнаренко һәм Яңавыл районнарыннан вәкилләр катнашты.

Дүртөйледә “Атайсал” форумы гөрләп узды
Дүртөйледә “Атайсал” форумы гөрләп узды
Форум Дүртөйле район Мәдәният сараенда оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Биредә чарада катнашучы шәһәр һәм районнарда “Атайсал – минем кече ватаным” проекты кысаларында башкарылган күркәм эш-гамәлләр чагылыш тапкан иде. Мисал өчен, Дүртөйледә әлеге программа эшли башлаганнан бирле 248 проект тормышка ашырылган, шуларның 180е үткән елда файдалануга тапшырылган.

Дүртөйлелеләр “Атайсал – минем кече ватаным” программасына иң саллы өлеш кертүче дип район Советы депутаты, “Ленин” токымчылык заводы- җәмгыяте генеральный директоры Альберт Дәүләтбаевны атый. Ул берьюлы берничә зур проектның иганәчесе буларак чыгыш ясаган.

Альберт Рафаил улы Суккул авылында күркәм мәчет төзеткән, урындагы мәдәният йортын төзекләндергән, хоккей тартмасы төзеткән һәм балаларга хоккей өчен форма сатып алып биргән. Тиздән исә Мәмәдәл авылында аның ярдәм белән улын яу кырына озаткан Сагышлы ана һәйкәле барлыкка киләчәк. Һәйкәл өчен мәйданчык әзер инде, ә аны ачу апрель аена планлаштырылган.

- Туган авылымның киләчәге матур булсын дип тырышам, - ди Альберт Дәүләтбаев. - Ә ул, әлбәттә, үсеп килүче буын кулында. Яшьләребез авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким булмаган шартлар булдырылуын күрә, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә, төрле мәдәни чараларда катнаша. Бездә хәзер 40-50 бала хоккей һәм фигуралы шуу белән мавыга. Үзем туып-үскән кече ватанымның үсеше минем өчен бик мөһим, шуның өчен төрле социаль проектларга бик теләп финанс ярдәме күрсәтәм.

“Атайсал – минем кече ватаным” программасы кысаларында тормышка ашырылган проектлар күләме буенча лидерлар исемлегендә Краснокама районы да бар. Биредә ике ел дәвамында шундый 1,5 мең изге эш башкарылган. Районның изге уллары җәмәгать киңлекләрен төзекләндерә, мәктәп һәм мәдәният учакларын ремонтлый, яңа һәйкәлләр төзи.

- Краснокамалылар - үз туган ягын чиксез яратучы кешеләр. Кайда гына яшәсәләр дә, якташларына ярдәмләшәләр, - дип сөйләде Краснокама район Советы секретаре Алексей Горбачев. - Мисал өчен, Яңа Актанышбаш авылында туып-үскән шәхси эшкуар Айрат Мортазин мәктәп территориясен коймалауга, электр челтәрен тулысынча яңартуга, оргтехника алуга зур өлеш кертте. Ул, шулай ук, мәктәп укучылары өчен Белем бәйрәменә һәм Соңгы кыңгырау көненә бүләкләр тарата, укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүче өлкән сыйныф укучылары өчен махсус премия дә булдырды.

- Быел безнең төп максат Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү булды, - дип билгеләде чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов. - Гуманитар конвой составында мин шәхсән үзем дә солдатларыбыз янына барып кайттым. Алар якташларыбызга ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Башка шәһәр һәм район вәкилләре дә әлеге вакытта махсус операциядә катнашучы Ватан сакчыларыбызга ярдәм күрсәтүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлый, бу яссылыкта армый-талмый хезмәт сала. Бу җәһәттән Нефтекама шәһәренең шәхси эшкуары Антон Бочаров хакында телгә алмый мөмкин түгел. Ул үзенең шәхси предприятиесендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен экипировка (хәрби кием-салым, бронежилет, аптечка һәм башка әйберләр) тегә. Ательега материаллар сатып алуда иганәчеләр ярдәм итсә, экипировка тегүне Бочаров һәм аның хезмәткәрләре бушлай башкара.

Форумда берьюлы берничә мәйданчык эшләде. Аларда катнашучылар көнүзәк проблемалар хакында фикер алышты, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Атайсал” барыбыз өчен дә изге сүз, чөнки аның мәгънәсенә халкыбыз тарихы да, мәдәнияте дә, тормышы да сыйган. Ул “ата-бабаларыбыз ватаны, туган ил” дигәнне аңлата, - диде чыгышында “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Илеш районы якташлыгы җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов. - Минем фикеремчә, һәр район Уфада үз якташлыгын төзи ала. “Кызыл таң” 2012-16 елларда “Нур” театрында республикабызның 36 районы белән берлектә якташлар очрашуы оештырды. Һәр мондый очрашу, чарада катнашучылар билгеләвенчә, үзеңне зур бер гаилә әгъзасы итеп тоярга ярдәм итә, якты тәэссоратлар белән баета. Әле дә, эш сәфәре белән районнарда йөргәндә, кешеләр шушындый очрашулар оештыруны үтенә. Башкортлар корылтаена Уфада районнарның якташлар белән очрашуларын тергезергә тәкъдим итәм".

Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, “Атайсал – минем кече ватаным” проектының төп максаты - республикабыз кешеләрен берләштерү, изге эш-гамәлләр башкаруга дәртләндерү, дип ассызыклады. Проект кысаларында ике ел эчендә республикабызда барлыгы 1,5 миллиард сумлык 16 мең заявка теркәлгән, 900 миллион сумлык изге эшләр башкарылган да инде, аларда 4 меңнән артык кеше катнашкан.

Чара күңелләрдә якты хис-тойгылар калдырды, Дүртөйле талантлары әзерләгән концерт та форумга кабатланмас ямь өстәде.

“Атайсал – минем кече ватаным” зона форумнары циклы Аскын районында үткән елның 18 ноябрендә башланган иде. Икенче форум узган елның 9 декабрендә - Кырмыскалы, ә өченчесе быел 18 февральдә Туймазы районнарында оештырылды. Дүртөйле районыннан эстафетаны Мәләвез районы кабул итеп алды.

Автор фотосы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: