+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
10 март 2023, 11:13

Изге эш-гамәлләр кылыгыз!

Республикада киң колач белән дәвам итүче чараның чираттагысы Дүртөйле районында үтте.Дүртөйле районында “Атайсал – минем кече ватаным” дүртенче зона форумы узды. Анда Башкортстанның Агыйдел һәм Нефтекама шәһәрләреннән, Бөре, Благовещен, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Краснокама, Кушнаренко һәм Яңавыл районнарыннан вәкилләр катнашты.

Изге эш-гамәлләр кылыгыз!
Изге эш-гамәлләр кылыгыз!

Форум Дүртөйле район Мәдәният сараенда оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Биредә чарада катнашучы шәһәр һәм районнарда “Атайсал – минем кече ватаным” проекты кысаларында башкарылган күркәм эш-гамәлләр чагылыш тапкан иде. Мисал өчен, Дүртөйледә әлеге программа эшли башлаганнан бирле 250 проект тормышка ашырылган, шуларның 180е үткән елда файдалануга тапшырылган.
Дүртөйлелеләр, “Атайсал – минем кече ватаным” программасына иң саллы өлеш кертүче, дип, район Советы депутаты, “Ленин” токымчылык заводы-җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаевны атый. Ул берьюлы берничә зур проектның иганәчесе буларак чыгыш ясаган. Альберт Рафаил улы Суккул авылында күркәм мәчет төзеткән, урындагы мәдәният йортын төзекләндергән, хоккей тартмасы төзеткән һәм балаларга хоккей өчен форма сатып алып биргән. Аның башлангычы һәм финанс ярдәме нәтиҗәсендә Суккул һәм Күккуян авыллары мәктәпләре өчен су белән тәэмин итү скважинасы борауланган. Тиздән исә Мәмәдәл авылында аның ярдәме белән улын яу кырына озаткан Сагышлы ана һәйкәле барлыкка киләчәк. Һәйкәл өчен мәйданчык әзер инде, ә аны ачу апрельгә планлаштырылган.
– Туган авылымның киләчәге матур булсын өчен тырышам, – ди Альберт Дәүләтбаев. – Ә ул, әлбәттә, үсеп килүче буын кулында. Яшьләребез авыл җирендә дә шәһәрдәгедән ким булмаган шартлар булдырылуын күрә, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә, төрле мәдәни чараларда катнаша. Бездә хәзер 40-50 бала хоккей һәм фигуралы шуу белән мавыга. Үзем туып-үскән кече ватанымның үсеше минем өчен бик мөһим, шуның өчен төрле социаль проектларга бик теләп финанс ярдәме күрсәтәм.
“Атайсал – минем кече ватаным” программасы кысаларында республикабызда тормышка ашырылган проектлар күләме буенча лидерлар исемлегендә Краснокама районы да бар. Биредә ике ел дәвамында шундый 1,5 мең изге эш башкарылган. Районның булдыклы уллары җәмәгать киңлекләрен төзекләндерә, мәктәп һәм мәдәният учакларын ремонтлый, яңа һәйкәлләр төзи.
– Краснокамалылар – үз туган ягын чиксез яратучы кешеләр. Кайда гына яшәсәләр дә, якташларына ярдәмләшәләр, – ди Краснокама район Советы секретаре Алексей Горбачев. – Мисал өчен, Яңа Актанышбаш авылында туып-үскән эшкуар Айрат Мортазин мәктәп территориясен коймалауга, электр челтәрен тулысынча яңартуга, оргтехника алуга зур өлеш кертте. Ул, шулай ук, мәктәп укучылары өчен Белем бәйрәменә һәм Соңгы кыңгырау көненә бүләкләр тарата, укуда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүче өлкән сыйныф укучылары өчен махсус премия дә булдырды. “Минем өчен изге гамәлләр кылу – җан таләбе, – ди Айрат. – Кешеләргә изгелек эшләсәң, ул мотлак рәвештә үзеңә игелек булып әйләнеп кайта”.
– Быел безнең төп максат – махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү, – дип билгеләде чыгышында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов. – Гуманитар конвой составында мин шәхсән үзем дә солдатларыбыз янына барып кайттым. Алар якташларыбызга ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен җиткерде.
Башка шәһәр һәм район вәкилләре дә әлеге вакытта махсус операциядә катнашучы Ватан сакчыларыбызга ярдәм күрсәтүнең никадәр мөһим икәнлеген аңлый, бу максатта армый-талмый хезмәт сала. Бу җәһәттән Нефтекама шәһәре эшкуары Антон Бочаровны телгә алмый мөмкин түгел. Ул үзенең шәхси предприятиесендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен экипировка (хәрби кием-салым, бронежилет, аптечка һәм башка әйберләр) тегә. Ательега материаллар сатып алуда иганәчеләр ярдәм итсә, экипировка тегүне Бочаров һәм аның хезмәткәрләре бушлай башкара.
– Кирәкле тукымаларны Белоруссия һәм Кытайдан сатып алабыз, – ди предприятие директоры. – Әлеге вакытта фронттагылар күбрәк аптечка сорый, бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә тырышабыз. Ательеда 11 кеше эшлибез, кирәк икән, эш сәгатеннән соң да калабыз. Беркем дә зарланмый, ни дисәң дә, Ватаныбыз өчен хәлиткеч вакытта яшәвебезне, Туган илебезне яклауга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиешлегебезне беләбез.
Яңавыл районында узган елда “Атайсал” кысаларында 6 миллион 873 мең сумлык 162 проект гамәлгә ашырылган. Шуларның иң күләмлесе – Байгуҗа авылында Социалистик Хезмәт Герое Сабит Ягафәров исемендәге сквер барлыкка килү. Махсус хәрби операциядәге яугирләребезгә зур ярдәм күрсәтүче шәхесләр хакында сөйләгәндә, “Русгидромаш” җәмгыяте җитәкчесе Айрат Галихановны телгә алдылар. Ул ике “ЗИЛ” һәм ике “УАЗ” машинасы сатып алып, аларны автомунча итеп үзгәртеп эшләп, солдатларыбызга озаткан.
Рухи азык хакында да онытмый яңавыллылар. “Моңга бай гармун” бәйрәме районның брендына әверелгән һәм ел саен үз канаты астына республикабызда һәм аннан читтә яшәүче якташларыбызны җыя.
Күргәзмәдә Кушнаренко районы вәкилләренең стенды да чагулыгы белән игътибарны әллә каян җәлеп итте. Биредә чарада катнашучылар Кушнаренконың данына әверелгән “Таш сыннар паркы” авторы Илфир Хәйруллин белән танышу мөмкинлегенә ия булды.
– Туган ягымны гүзәлрәк итү теләге белән янам, – диде ул. – 2018 елдан Кызлар тавында таш сыннар ясый башладым. Аларның саны хәзер ике дистәгә якынлашты. Биредә татар халык әкиятләре геройлары Камыр батырны да, Юха еланны да күрергә була. Былтыр Тау хуҗабикәсе дип кыз сынын эшләп куйдым. Быел Аждаһа пәйда булачак. Әлеге вакытта аның макетын эшлим.
Илеш районында “Атайсал” буенча иң зур проект Түбән Яркәй авылында мәчет төзү булган. 9 миллион сумлык проектны Әлфия Бәдретдинова һәм Марат Миргарипов финанслаганнар.
Чишмәләрне төзекләндерү, обелиск, һәйкәлләр төзү, зират коймаларын яңарту, тәртипкә китерү һәм башка бихисап яхшы эш-гамәлләрне үз эченә сыйдырган “Атайсал”. Һәр район вәкилләренең башкарган эшләрен санап та бетерерлек түгел. Шуны гына билгелисе килә: алар күңелдә уңган, булдыклы халкыбыз белән ихлас горурлану тойгысы уята.
Форумда берьюлы берничә мәйданчык эшләде. Аларда катнашучылар көнүзәк проблемалар хакында фикер алышты, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– “Атайсал” барыбыз өчен дә изге сүз, чөнки аның мәгънәсенә халкыбыз тарихы да, мәдәнияте дә, тормышы да сыйган. Ул “Ата-бабаларыбыз ватаны, туган ил” дигәнне аңлата, – диде чыгышында “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, Илеш районы якташлыгы җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов. – Минем фикеремчә, һәр район Уфада үз якташлыгын төзи ала. “Кызыл таң” 2012-16 елларда “Нур” театрында республикабызның 36 районы белән берлектә якташлар очрашуы оештырды. Һәр очрашу, чарада катнашучылар билгеләвенчә, үзеңне зур бер гаилә әгъзасы итеп тоярга ярдәм итә, якты тәэссоратлар белән баета. Әле дә, эш сәфәре белән районнарда йөргәндә, кешеләр шушындый очрашулар оештыруны үтенә. Бөтендөнья башкортлар Корылтаена Уфада районнарның якташлар белән очрашуларын тергезүен тәкъдим итәм.
Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев, “Атайсал – минем кече ватаным” проектының төп максаты – республикабыз кешеләрен берләштерү, изге эш-гамәлләр башкаруга дәртләндерү, дип ассызыклады. Проект кысаларында ике ел эчендә республикабызда барлыгы 1,5 миллиард сумлык 16 мең заявка теркәлгән, 900 миллион сумлык изге эшләр башкарылган да инде, аларда 4 меңнән артык кеше катнашкан.
Чара күңелләрдә якты хис-тойгылар калдырды, Дүртөйле талантлары әзерләгән концерт та форумга кабатланмас ямь өстәде.
Шул ук вакытта.
“Атайсал – минем кече ватаным” зона муниципаль форумнары циклы Аскын районында үткән елның 18 ноябрендә башланган иде. Икенче форум узган елның 9 декабрендә – Кырмыскалы, ә быел 18 февральдә Туймазы районнарында оештырылды. Дүртөйле районыннан эстафетаны Мәләвез районы кабул итеп алды.

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: