+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
10 март 2023, 12:57

“Кызыл таң” да алгы сызыкта!

Гәзитебезнең быелгы унбишенче махсус саны хәрби операциядә катнашучыларга багышланды һәм 500 данәдә фронтка озатылды.

“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
“Кызыл таң” да алгы сызыкта!

Туган җирдән еракта, бигрәк тә яуда булучылар өчен туган телдә кечкенә хәбәр алу аеруча сөенечле. Ә инде яугирләр турында кайгыртучанлык күрсәтү, аларның батырлыкларын данлау, әледән-әле озатылып торган ярдәмне башлап йөрүчеләр белән таныштыру аеруча әһәмиятле. Шуңа да без Туган ил иминлеге өчен барган яуда катнашучылар белән гәзит аша туры бәйләнешкә керергә булдык.
Мондый тәҗрибәнең тарихы Бөек Ватан сугышы елларына барып тоташа. Ул елларда татар телендә 16 фронт гәзите чыга. Аларны бастыруда Муса Җәлил, Мостай Кәрим, Али Карнай, Бәдрүш Мокамай, Мәлих Харис, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Мифтах Вәдүт, Мансур Гаяз, Нур Баян, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов катнаша. Гомәр Бәширов белән Мирсәй Әмир еш кына фронтка командировкага йөриләр.

Ә тылда чыгып килүче гәзитләрнең эше тукталып кала, чөнки күп кенә журналистлар каләмне штыкка алмаштыра. Шул исәптән, “Кызыл таң” гәзите дә 1941-44 елларда эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр була.
Ниһаять, 1944 елның 12 мартында моңа кадәр “Коммуна” исеме астында басыл­ган гәзит “Кызыл таң” булып чыга башлый. Исеме белән бергә җисеме дә үзгәрә, билгеле. Фронтка озатылачак хәзерге гәзитне әзерләгәндә без ул еллардагы эчтәлеккә игътибар иттек.

Әгәр дә “Коммуна”ның эчтәлеге тулысынча диярлек партия тормышы, халык хуҗалыгын үстерү, колхозлар оештыру, совет җәмгыятен төзү турындагы мәкаләләр белән сугарылган булса, хәзер фронттагы һәм тылдагы хәлләрне даими яктырту, халыкта патриотлык хисен үстерү, дошманга карата нәфрәт үзәккә чыга. Фашизмга каршы көчле нәфрәт белән сугарылган жанрларга, ягъни публицистика, гражданлык лирикасы, үткен сатира кебек жанрларга күбрәк игътибар бирелә. Шушы рәвешле ике басма табакта чыгарыла торган гәзитнең һәр саны тулысынча диярлек фашистларга каршы көрәш, Кызыл Армиягә ярдәм күрсәтү, тылны ныгыту турында крестьяннар һәм эшчеләрнең хатлары, совет халкының ватанпәрвәрлек рухын күтәрүгә юнәлтелгән гражданлык лирикасы һәм безнең яугирләр күрсәткән батырлыклар хакында язмалардан, әдәби әсәрләрдән тора.
“Кызыл таң”ның бүгенге баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев шушы тәҗрибә­дән чыгып, аны бүгенге көн кадагында булган мәсьәләләр белән баетып, хәзерге “фронт гәзите”нең темаларын билге­ләде. Әйткәндәй, аны бастырып, махсус хәрби опера­циядәге егетләргә озату идеясе дә аныкы.

Шулай итеп, гәзитнең махсус саны 24 февральдә дөнья күрде. Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путин 2022 елның 21 фев­ралендә Донецк һәм Луганск республикаларының, үзлә­ренең суверенитетын тану үтенеченә мөрәҗәгать итеп, тиешле указларга кул куйды, 24 февральдә Украинаны демилитаризацияләү һәм денацификацияләү буенча махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте. Аның барышында Башкортстан үзен Русиянең төп терәк төбәкләренең берсе итеп танытты. Бу хакта махсус санда “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз” мәкаләсендә Фәнүз Хәбибуллин язды.

Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге батальоннарны оештыру тарихы, аларның бүгенге батырлыклары турында Ример Нас­ретдинов бәян итте. Әйт­кәндәй, гәзитнең махсус саны чыккан көннәрдә Президент Владимир Путин Миң­негали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон сугышчыларын бүләкләде. 13 кеше – Батырлык орденына, 16 кеше – “Батырлык өчен” медаленә, 4 кеше – Суворов медаленә, 4 кеше Жуков медаленә лаек булдылар.

Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” мәкаләсенә “Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе Эльвира Ямалетдинова Кырмыскалы районында гуманитар ярдәм оештыру турында язды. Аның фикеренчә, бу районда яшәүчеләр, бөтен ил халкы белән бергә бердәмлек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек үрнәге күрсәтеп, бихисап изге эшләр башкара.

Шулай ук, үз хәбәрче­ләребез Миләүшә Латыйпова – Борай һәм Дүртөйле районнарында, Фәнүр Гыйльманов – Благовар, Идрис Сәетгалиев Илеш районында гуманитар ярдәм туплап озату турында хәбәрләр урнаштырды.

Билгеле булуынча, республикабыздан алты каһарман Русия Герое исеменә лаек булды. Журналист Резеда Галикәева “Дөньяда юк бүтән үлемсез җан Хаклык өчен үлгән батырдай” язмасында аларның бишесе белән таныштырды, ә үз хәбәрче Фәнүр Гыйльманов Әлшәйнең уникенче герое Алмаз Сафин турында язды.

Республиканың “Генерал Шәйморатов” ордены батыр яугирләргә генә түгел, яу кырында башын салганнарның әти-әниләренә, хатыннарына да тапшырыла. Әлегә йөздән артык шундый орден тапшырылган. Кемнәрнең якыннары алар? Журналист Резида Вәлитова “Сез – безнең гомерлек яра, сез – мәңгелек горурлык” язмасында алар турында бәян итте.

Гәзитнең үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова исә Тәтешле батыры Фәнис Хөсәеновның әнисе Фәридә апа белән очрашты. Әлбәттә, баласын югалткан ана белән әңгәмә кору җиңелләрдән түгел. Автор бик дулкынланган, ананың хисләрен үз күңеле аша үткәргән. Шуңа да аның “Әни мине диванда ятар өчен үстермәгән...” мәкаләсен күз яшьләрсез укып булмый.
Баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев СВО зонасындагы караиделлеләргә ярдәм оештыру турында һәм башка сораулар белән район хакимияте башлыгы Айдар Шәй­дуллинга мөрәҗәгать итте. Ләйсән Якупова – Башкортстан медицина белгеч­ләренең Луганск һәм Донецк республикалары халкы сәламәтлеге сагында торуы, Илдар Фазлетдинов Борай районында инвалидларның да хәрби операциягә үз өлешен кертүе турында язды. Зөлфия Фәт­хетдинова әлеге мөһим эшкә балалар, мәктәп укучылары кушылуы турында бәян итте.

Билгеле булуынча, моннан 80 ел элек, 1943 елда, совет гаскәрләре Украинаны немец илбасарларыннан азат итү операциясен башлый. Тугандаш халыкларны фашизм коллыгыннан азат итү өчен ике ел кирәк була. Журналист Олег Төхвәтуллин әлеге алышларда катнашкан Башкортстан кызлары исән чакта алар белән аралашуы, кызларның тиңдәшсез батырлыгы турында язды.

Ә Гөлия Гәрәева гәзитнең әлеге санына махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына каралган ярдәм чаралары турында язма әзерләде. Әлеге санда “Дөнья бу...” рубрикасында шул ук авторның “Сугышта сыналган мәхәббәт суынмый” дигән баш астында тетрәндергеч хикәясе урын алды. Әлеге санны Зөһрә Исламова әзерләгән һәм сугышта мәдәният һәм әдәбиятның роленә багышланган тупланма тәмамлый.

Менә шундый бай эчтә­лекле басманың 500 данәсен без башкаланың Киров районыннан кузгалган гумконвой белән СВО зонасына озаттык. Бу хакта район хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов социаль челтәрдә болай яза:

– Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз өчен Ленин районы башлыгы Олег Котов һәм Уфаның Киров һәм Ленин районнары хәрби комиссары Юрий Алферов белән бергә без шәхси посылкалар, медикаментлар һәм башкаларны алып бардык.
Шулай ук безнең олауда “ГАЗ-66” маркалы ике автомобиль, ике “УАЗ” һәм өч “Нива” машиналары, шулай ук утын, генераторлар һәм башкалар бар иде.
Безнең гуманитар конвой билгеләнгән урынга якынча 2,5 мең километр юл үтеп барды.
Без андагы бер мәктәптә булдык һәм педагогларга һәм укучыларга канцелярия товарлары, китаплар, дәфтәрләр тапшырдык. Гомумән, куелган бурычларны уңышлы хәл иттек.

Әлбәттә, иң кирәкле әйбер­ләр, посылкалар белән бергә, сугышчыларыбызның бер өлеше өчен газиз туган телендә чыккан “Кызыл таң” гәзитен кулга алу да, һич­шиксез, дулкынландыргыч булды. Аның кадерен, һич кабатланмас тәмен туган җирдән аерылганнар йөрәге белән тоя бит. Егетләребезнең авыр хезмәтенә рухи азык белән дә ярдәм итә алган булсак, без бик бәхетле булыр идек. Бу – безнең җиңү көнен якынайтуга салган хезмәте­безнең кечкенә бер өлеше.

Резида ВӘЛИТОВА.

“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
“Кызыл таң” да алгы сызыкта!
Автор:Резида Валитова
Читайте нас: