+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
10 март 2023, 20:50

“Шәйморатовчылар” ялга кайтты!

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең кайберләре кыска вакытлы ялга кайтты. Аларны Уфаның Совет мәйданында туганнары, якыннары, дуслары, шулай ук Башкортстан Башлыгының хәрби хезмәткәрләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов каршы алды. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

“Шәйморатовчылар” ялга кайтты!
“Шәйморатовчылар” ялга кайтты!

Башкортстан башкаласының Совет мәйданы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча ялга кайтучы яугирләрнең традицион очрашу урынына әверелде.

- Сезне исән-сау һәм сәламәт итеп күрүемә шатмын. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның кайнар сәламен җиткерәм. Республика җитәкчесе сезне каршы ала алмады, бүген аның графигы тыгыз. Әмма ул сезнең республиканың лаеклы уллары булганыгыз һәм хәрби бурычларны батырлык белән үтәгәнегез өчен рәхмәт җиткерүен сорады, - дип мөрәҗәгать итте Алик Камалетдинов.

Бүген хәрби хезмәткәрләр генерал-майор һәйкәленә чәчәкләр салды һәм аны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Даян Мурзин исемендәге, шулай ук "Төньяк амурлары" һәм "Ватан" дип аталган яңа ирекле батальоннар төзелә.

- Республика ир-егетләре һәрвакыт кыю булды һәм хәзер дә шундый булып калалар. Һәм яңа ирекле батальоннар сафына керүчеләр Ватанны яклау буенча бурычның никадәр мөһим икәнлеген аңлыйлар. Без янә башын күтәрә башлаган нацизм белән көрәшәбез. Халкыбызның герой икәнлеген һәм безнең никадәр көчле булуыбызны бөтен дөньяга тагын бер кабат күрсәтү вакыты җитте. Иң алгы сызыкта - сугышчан туганлык. Без бер-беребезгә иңне куярга һәрвакыт әзер, - диде "Белый" позывнойлы яугир.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: