+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
10 март 2023, 21:03

Уфада волонтерлар форумы узды

Төбәктә беренче тапкыр волонтерлар форумы узды. Чарада «Башкортстан Республикасы волонтеры» билгесе белән иң актив волонтерлар бүләкләнде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә яза.

Уфада волонтерлар форумы узды
Уфада волонтерлар форумы узды

Чарага 1,5 меңнән артык делегат - волонтёрлар, коммерцияле булмаган оешмалар (НКО), муниципалитетлар, мәгариф учреждениеләре һәм бизнес вәкилләре җыелды.

Радий Хәбиров сүзләренчә, иреклелек - үз сафларында экстремаль хәлләрдә катлаулы бурычларны хәл итүдә катнашырга әзер булган меңләгән активистны берләштергән куәтле хәрәкәт.

Конгресс-холл фойесында төбәк җитәкчесе волонтерларның күргәзмә экспозициясен карады. Монда М. Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабы, #МыВМЕСТЕ федераль проектның республика штабы, "Уфа хосписы" хәйрия фонды һәм башка ирекле оешмалар вәкилләре җыелды. Әлеге экспозициядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә юнәлтелгән башлангычлар да тәкъдим ителде. Мәйданчыкта паракордтан беләзекләр, открыткалар ясарга һәм хәрби хезмәткәрләргә хат язарга, оеклар бәйләргә һәм маскировка челтәрен үрергә мөмкин иде.

"Әлбәттә, Конгресс-холл мәйданчыгы барлык волонтерларны, шулай ук муниципалитетлар, мәгариф оешмалары, коммерцияле булмаган сектор вәкилләрен сыйдыра алмады. Бездә алар күпкә күбрәк. "Добро.ру" федераль платформасында республикабыздан 76 мең волонтер һәм 700 ирекле оешма теркәлгән. Күпләре көн саен игелекле эшләр башкара, бу хакта беркайда да сөйләмиләр. Безнең бурыч - аларга да ярдәм итү. Без моны эшлибез һәм эшләячәкбез", - дип яза Радий Хәбиров. 

Алга таба Радий Хәбиров «Добро в Башкортостане: вчера, сегодня, завтра» форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Төбәк җитәкчесе Башкортстанның иреклеләр хәрәкәте вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Фото: социаль челтәрләрдән

Уфада волонтерлар форумы узды
Уфада волонтерлар форумы узды
Уфада волонтерлар форумы узды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: