+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
15 март 2023, 18:28

Батырның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк

Бүген Борай районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнур Имаев гаиләсендә булды.

Батырның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәкБатырның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк
Батырның гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк

Әтисе Фирдәвес Салих улы, әнисе Гөлфинә Гафур кызы, хатыны Ләйсән Рауил кызы, хәрби хезмәткәрнең кызлары Линиза һәм Аделина белән аралашканда Радий Хәбиров кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде һәм республиканың герой гаиләсенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

- Улыгыз, ирегез һәм әтиегез турындагы истәлек һәрчак безнең күңелләрдә яшәячәк. Хәрби бурычларын намус белән үтәгән барлык һәлак булган егетләр кебек үк. Борай районы хакимиятенә Илнурның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушам. Муниципалитетның һәрвакыт гаилә белән бәйле булуы, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүе бик мөһим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас