-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 март 2023, 10:50

Мәгърифәт нуры - мәңгелек

Шаран районының Ярәмкә авылында язучының истәлеген кадерләп саклыйлар.  

Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Мәгърифәт нуры - мәңгелек

Кеше китә — җыры кала... Татар халкының искиткеч талантлы прозаигы Мөхәммәт Мәһдиевның әсәр исеме булган бу җөмлә — хакыйкатьне чагылдыручы бик матур, канатлы сүзләр дә. Чынлап та бит, без бу дөньяга килеп кенә китәбез, ә һәрберебездән соң ниндидер “җыр” кала... Кемнеңдер ул кыска гына булырга мөмкин, кемнеңдер гасырларга яңгырый торган... Чагу иҗаты белән халык күңелен яулаган, үлемсез әсәрләр калдырган язучылар — соңгылардан.

 

Язучы, мәгърифәтче, педагог Закир Һадиулла улы Һади 1863 елда Башкортстанның Бәләбәй өязе (хәзерге Шаран районы) Ярәмкә авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында әтисеннән алгач, укуын Тымытык мәдрәсәсендә, аннары Касыйм шәҺәрендәге Кастров мәдрәсәсендә дәвам итә. Озак еллар буе төрле өлкә һәм шәһәрләрдә мөгаллимлек хезмәтендә була. 1922 елдан Касыйм шәһәре янындагы Бимсала дигән авылда төпләнеп, гомеренең ахырына кадәр шунда яши.


1885 елда Закир Һади Түбән Новгород шәһәрендә бер байның тире эшкәртү эшләрендә хезмәт итә. Күпмедер вакыт узгач, Касыйм шәһәрендә яңачарак укыта башлаган мәдрәсә ачылуын ишетеп, шунда китә. Аннары Касыйм шәһәреннән 5-6 чакрымдагы Татар Бае авылында җәдитчә укытучы мөгал­лимнәр курсы ачылгач, шунда бара, аны тәмамлап, Мулта авылында мөгаллим була.
Язучы әсәрләрендә татар авылы тормышы мисалында укытудагы иске тәртипләрне, иске карашлы руханиларны тәнкыйтьли, алдынгы фикерле, мәгърифәтле идеал кеше образы аша заманга ярашлы белем алуның мотлак икәнен, җәмгыятьтә хатын-кызларга тигез хокук бирелергә тиешлеген яклап чыга.
Закир Һади 1933 елда Касыйм районының Бимсала авылында вафат була.

 

15 мартта билгеле татар язучысы Закир Һадинең тууына 160 ел тула. Аның иҗатын яратучылар бүген дә күп, мәктәп программасына әсәрләре кертелгән. Әдип туган төбәктә — Шаран районының Ярәмкә авылында аның “җыры” бүген дә көчле яңгырый. Шул якларда сәфәрдә булып, аны без дә тыңлап кайттык.
Билгеле шәхес дөньяга килгән Ярәмкә авылы Шаран районының Дүртөйле авыл Советына карый.


— Бөек язучы туган авыл — минем дә туган авылым булу белән бик горурланам. Бөтен авыл халкы өчен бу — зур горурлык. Үткән ел без Закир Һади истәлегенә Ярәмкәдә парк ачтык, быел анда язучының һәйкәлен булдыру ниятебез бар. Ярәмкә авылындагы иң матур урам — Закир Һади урамы, анда яшәгән һәркем язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныш. Әдип туган нигездә бүген Мөдәная апа һәм Мөҗәһит абый Дәүләтовлар яши, — дип сөйләп китте безгә авыл хакимияте башлыгы Ләйсән Гыйбатова.
Авыл Советына сигез авыл карый, биредәге барлык балалар Алексей Кондратьев исемен­дәге Дүртөйле мәктәбендә укый. Мәктәп директоры Салават Каюмов әйтүенчә, уку йортында 112 укучы белем ала, урыс, чуваш, татар, башкорт, инглиз телләре өйрәнелә.


Закир Һади иҗаты мәктәп программасына кертелгән, татар теле һәм әдәбиятыннан үз эшенә чын күңелдән бирелгән мөгаллимә Рәзилә Фәттахова укыта. Үз эшендә ул Закир Һади иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнүгә зур игътибар бирә.


— Бу язучы иҗаты белән мин 1998 елда Дүртөйле мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә билгеләнгәч ныклап кызыксына башладым. Чөнки ачык дәресләр үткәрергә, семинарларда катнашырга күбрәк мәгълүмат кирәк бит. 2003 елда кызым Казан университетына укырга керде. Казанга кызым янына барган саен Лобачевский китапханәсенә кереп, күп китаплар укыдым, материал тупладым, күп нәрсәләрне ачыкладым. Чөнки дәреслекләрдә генә бу язучы турында мәгълү­мат аз иде, — дип сөйли Рәзилә Рәис кызы.


Тырыш укытучы Закир Һадинең сайланма әсәрләре җыентыгын табуга да, аның тормышындагы кайбер фактларны ачыклауга да ирешә. Мәсәлән, күп китапларда язучының туган авылы “Ярмәкәй” дип язылган, ә дәреслекләрдә аның туган елы гына күрсә­телгән. Чыганакларда эзләнеп, мөгаллимә уку­чылары белән Закир Һадинең 15 мартта Ярәмкә авылында туганын исбат итә.


— Китапларда аны урта хәлле крестьян гаиләсендә туган, дип язалар. Ә бит аның әтисе 50 еллап балалар укыткан, әгәр ул гади крестьян булса, укытучы була алмас иде, — дип нәтиҗәләре белән бүлешә Рәзилә Фәттахова. — Кайбер китапларда язылганча, аның үлгән елы да 1932 түгел, аның 1933 елның 17 апрелендә вафат булганлыгын ачыкладык.


Рәзилә Рәис кызы язучы иҗаты буенча уңышлы ачык дәресләр бирә, семинарларда катнаша. Укучылары белән бергә әдипкә багышлап стена гәзитләре чыгаралар, фәнни эшләр язалар.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Закир Һади әсәрләрендәге мәкальләрне, аның үз әйтемнәрен, канатлы сүзләрен тирәнтен өйрәнәләр. Мәсәлән, алар нәкъ Закир Һади беренче булып әйткән канатлы әйтемне ачыклаганнар: “Хатын-кыз бәхетле икән, балалар да бәхетле була”. Рәзилә Фәттахова үз эшләрен “Башкортостан укытыусыһы” журналында да бастыра.


— Язучының бер замандашы истәлек­ләрендә болай дип яза: “Сәхибә абыстай без килүгә өйне җылытып куя иде, көнгә ике тапкыр аларга укырга бара идек”. Абыстай, димәк, мулла хатыны, гади крестьян түгел, — дип ассызыклый Рәзилә Рәис кызы. — Закир Һади үзе дә 12 яшенә кадәр әтисеннән белем алган.


Тырыш укытучы билгеле язучының үз гаиләсе турында да мәгълүмат ачыклаган. Аның ике кызы булган — Наҗия һәм Рәйсә. Өлкән кызы Наҗия аңа 17 яшь булганда әтисенең вафат булуы турында язган, ә Рәйсә 13 яшьлек чагында әтисез калган.


Закир Һадинең Тукай белән дә таныш булуы турында горурланып телгә алалар мәктәптә.


Хезмәтенә гашыйк мөгаллимә, сәләтле укучылар, укытучылар белән хушлашып, Ярәмкә авылындагы социаль-мәдәни үзәккә юл тотабыз. Әйтергә кирәк, 2010 елда “Халык бюджеты” конкурсында җиңеп, 25 миллион сум грант акчасына төзелгән үзәк искиткеч — матур, якты, заманча. Биредә туган якны өйрәнү музее да урнашкан, анда бер почмак Закир Һадигә багышланган.


— Менә безнең төп экспонатыбыз — Закир Һадинең әтисе Әхмәт картка хаҗдан алып кайтып бүләк ителгән бронза касә. Музейга нәкъ шушы тарихи савыт нигез салды да инде. Аны безгә Исрафил Әхмәтов тапшырды. Савыт аңа бабасыннан истәлек булып калган булган, — ди социаль-мәдәни үзәк җитәкчесе Альфира Әхмәтова.


Язучыга багышланган почмакта күп кенә тарихи фотолар урын алган, әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат тупланган. Музей җитәкчесе авыл халкының бирегә еш килүен, язучы белән кызыксынуын һәм, әлбәттә, билгеле якташлары белән горурлануын билгели.


Музейдан соң Закир Һади исемендәге паркны карап чыгабыз. Матур табигатьле, тыныч урында урнашкан ул, янында елга агып ята. Күптән түгел монда бик матур итеп зәңгәр чыршылар утыртканнар. Парк эчендә заманча балалар мәйданчыгы урын алган.


Парк каршында гына язучы туган йорт нигезе. Бүген анда Мөдәяна һәм Мөҗәһит Дәүләтовлар гомер кичерә.


— 1920 елдан безнең әбекәй монда яшәгән, әтиебезнең әнисе. 1920 елда әтиебезнең әтисе — Хаҗиәхмәт бабай, иске өйне сүтеп, яңа өй салган. Әтием шушы өйдә үскән. Мин дә гомер буе биредә яшим, — диде Мөҗәһит абый.


Дәүләтовлар — матур гаилә, гомерләрен намуслы хезмәттә үткәргән киң күңелле авыл кешеләре. Лаеклы балалар тәрбиялә­гәннәр, хәзер оныклар сөеп сөенәләр.
Әйтергә кирәк, Дәүләтовлар билгеле язучы нигезендә яшәүләре белән горурлана. Мөҗәһит абый үз акчасына Уфадан Закир Һади фотосы белән язу эшләтеп кайтарткан, аны ерактан күренеп торырлык итеп өйләренең тышына элеп куйганнар. Йортлары да бик күркәм, сокланып туймаслык. Гомумән, бу урамда — Закир Һади урамында барлык йортлар төзек, матур. Без урамнан йөреп килдек, тирә-яктагы чисталыкка, тәртипкә сокландык.


Ярәмкә авылы бездә бик матур фикер калдырды. Биредә кешеләр үткәннәрне ихтирам итеп, билгеле якташлары белән горурланып яши. Мондый авылның киләчәге якты булачагына шик юк.

Ләйсән Якупова.
Шаран районы.

 

Динар Кәлимуллин фотолары.

 

Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Мәгърифәт нуры - мәңгелек
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: