-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
18 март 2023, 20:52

Ватанпәрвәрлек балалар бакчасыннан башлана

Паустовский шундый фикер әйткән. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Әлеге хакыйкатьне балаларыбыз күңеленә кечкенә яшьтән салу – әлбәттә, әти-әниләренең һәм без, укытучы һәм тәрбиячеләренең изге бурычы.

Ватанпәрвәрлек балалар бакчасыннан башлана
Ватанпәрвәрлек балалар бакчасыннан башлана

Гомумән, кече яшьтәге балаларга ватанпәрвәрлек тойгысы хасмы? Үземнең озак еллар тәрбияче булып эшләү тәҗрибәмнән һәм хезмәттәшләрем тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алам: сабыйларның ак кәгазь кебек чиста, самими күңелләренә бу изге тойгыны сеңдерү һич авыр түгел, бары тик алар өчен аңлаешлы телдә, мавыктыргыч алымнар белән эш итәргә кирәк. Адәм баласының рухы үзенең бар булмышы белән яктылыкка, яхшылыкка тартылучан, шуңа бу кыйбланы кечкенәдән аңа күрсәтү, аны изгелеккә юнәлтү зарур. Эзмә-эзлекле, уйланылган тәрбияви процесс чын ватанпәрвәрләр үстерергә ярдәм итә.
Мәктәпкәчә яшьтәге чор – балалыкның иң гүзәл, чагу ачышларга бай мәле ул. Менә шушы вакытта без, өлкәннәр, балалар йөрәгенә, әхлакый нигезләр белән беррәттән, ватанпәрвәрлек орлыкларын да салырга тиеш.
Тәрбияләнүчеләребезне Туган илебез, шәһәребез, районыбыз тарихы, халкыбызның мәдәнияте, күркәм йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу темаларга берсеннән-берсе фәһемлерәк чаралар оештыру безнең “Ләйсән” балалар бакчасы эшчәнлегендә зур урын алып тора. Әлеге максатта даими рәвештә “түгәрәк өстәлләр”, викториналар, концертлар үткәрелә. Мәдәни чаралардан, әлбәттә, балаларның әти-әниләрен дә читтә калдырмыйбыз.
Балаларны илебез символикасы, Ватаныбызның данлы уллары, халкыбыз иҗаты белән таныштыру юнәлешендә коллективыбыз бер-бер артлы кызыклы һәм фәһемле проектларны тормышка ашыра. Мисал өчен, күптән түгел бездә, “Бөтен Җир шарында балалар дус яши!” дип аталган проект нәтиҗәсе буларак, зур чара оештырылды. Балалар зур канәгатьлек тойгысы белән Туган илебез буйлап виртуаль сәяхәт кылды, аңа багышланган шигырьләр, җырлар бәйгесендә катнашты. Кечкенә артистлар бакчабызның бию түгәрәге җитәкчесе Миләүшә Әбдрәшитова җитәкчелегендә өйрәнгән татар, башкорт, урыс, мари халык биюләрен өздереп башкарды, дуслык темасына бихисап җырлар белүләрен дә күрсәтте. Әлеге чараның кульминациясе остазлар коллективының тәрбияче Светлана Галиева язган “Туган шәһәрем – Дүртөйле” дип аталган җырны башкаруы булды.
Һәр ил үзенең ватанпәрвәрләре белән көчле. Илебез киләчәге күркәм булсын, дисәк, бу хакта онытмасак иде.

Гүзәл Хәбибуллина,
Дүртөйле шәһәре 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе.

Автор фотосы.

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: