

“Ак калфак”ның Халисә Әхмәтшина җитәкчелегендәге урындагы бүлекчәсе тарафыннан әзерләнгән “Калфак туе” киң колач алды һәм югары дәрәҗәдә үтте. “Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы” чикләрендә оештырылган әлеге чара, чынлап та, барлык яклап һәм һәркем өчен файдалы булды, дип әйтергә була. Милләттәшләрне бергә җыеп аралашу, киңәшләшү, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, осталыкны камилләштерү өчен менә дигән мөмкинлек бирде ул.
Шул ук вакытта бүген һәрбер чара махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу көнне дә җыелучыларның һәммәсе, “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә кушылып, үз өлешен кертте. Чара барышында ун мең сумга якын акча җыелды. Кабак авылы биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов билгеләвенчә, бу акчага солдатлар өчен бик кирәкле булган блиндаж шәмнәре ясау өчен парафин сатып алачаклар.
Хуш киләсез, кунаклар!
Безнең халыкта нинди генә туйлар юк: никах туе, өй туе, исем туе, сабан туе... Алар безгә ерак ата-бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган. Билгеле бер йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне дә тотрыклы итә, алардан башка халык тулыкыйммәтле тормыш белән яши алмый. Халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Ул бәйрәмнәр олысы-кечесе катнашлыгында уздырылгач, яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Шуңа аларның әһәмияте бәһаләп бетергесез. “Ак калфак” оешмасы да татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен тергезү, саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру юнәлешендә зур эшләр башкара. Алар үткәргән чаралар халык күңелендә уелып кала. Шундыйларның берсе – Кабак авылында узган “Калфак туе” да искиткеч эчтәлекле, милли бизәкләргә бай һәм матур булды, анда катнашучыларның хәтерендә бик озак сакланачак әле ул.
Чарага килүчеләрне милли киемдәге, калфаклы, саф татар телендә аралашучы татар хатын-кызлары каршы алды. Районыбызның мәдәният йортлары каршында эшләп килүче: Кабактан – “Илсөяр”, Сахайдан – “Галия”, Яңа Кыешкы авылыннан “Якты моңнар” татар фольклор ансамбльләре кунакларны, татар халкына хас булган кунакчыллык күрсәтеп, җыр-моң, милли ризыклар белән каршылады.
Мәртәбәле кунаклар: Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, конгрессның Кырмыскалы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова да әлеге чараның телебезне, гореф-гадәтләребзне, йолаларыбызны саклау һәм яшь буынга тапшыру, матурлыкны пропагандалау, үзенчәлекле талантларны ачу, аларны халыкка таныту уңаенан зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
Милли бизәкләр
Безнең халык элекке заманнардан ук матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктыргыч кул эше белән шөгыльләнгән. Милли бизәкләр белән баетып, үзләренә һәм туганнарына кием теккәннәр. Бөтен тырышлыкларын салып, зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур сөлгеләр, алъяпкычлар чиккәннәр. Мондый осталар бүген дә бик күп. Әлеге чара да моны ачык күрсәтте. Тамаша башланганчы бәйрәм күрергә килгән һәркем үз куллары белән гүзәллек тудыручылар – Бакалы, Бишбүләк, Илеш, Туймазы, Чишмә, Уфа, Бәләбәй һәм башка районнардан килгән “Ак калфак”лы ханымнар тәкъдим иткән кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, калфак, түбәтәй ясаучылар, чигүчеләр, бәйләм һәм тегү осталары белән аралашты. Кабак авыл биләмәсе уңганнары да кунакларны искиткеч кул эшләре күргәзмәсе белән каршы алды: борынгы бәйләм үрнәкләре, чигүле сөлгеләр, мендәр тышлары, милли бизәнгечләр, сырылган юрганнар, бәйләнгән шәлләр... Биләмәнең Хатын-кызлар советы рәисе Ралия Искәндәрова осталарның һәрберсе белән якыннан таныштырып чыкты.
Иң өлкәне Динә апа Фәйзуллина Салчут авылыннан килгән. Бәйләм бәйләү – аның иң яраткан шөгыле. Әлфия Хәбибетдинова – мәгариф ветераны, барлык буш вакытын кул эшләренә багышлый, чигә, бәйли, хәтта сәйләннәрне җанландыра. Галина Лихачева борынгы технология буенча юрганнар сыра, Рәмилә Галимованың чигүле картиналары бихисап җыелган, ә Зәлия Хәбибова милли бизәнгечләр ясый. Зифа Әхтәмованың әнисе чигү остасы булган. Бу сәләте аның биш кызына да күчкән. Алар төрле технология буенча башкарылган кул эшләрен тәкъдим итте.
“Калфагымның матурлыгын һәммәсе дә күрсеннәр...”
Ә шулай да, “Калфак туе” булгач, төп урында татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак иде. Аның килеп чыгышы ерак гасырларга барып тоташа. Люция Ябир кызы шуңа бәйле тарихи истәлекләрне дә телгә алды. Шунысы куанычлы: бүген калфак музей экспонаты яисә сәхнә киеме генә түгел. Татар гүзәлләренең баш очына калфак элеп йөрүе бүген дә актуальләшеп килә. Әлбәттә, урамда калфак киеп йөрүчеләрне күрмәсәк тә, менә мондый чараларда аларның ниндиен генә очратмыйсың! Менә бу көнне дә калфаксыз бер генә ханым да булмагандыр. Калфаксыз килгәннәре дә осталардан сатып алып, шунда ук тагып куйды. Ә чишмәлеләрнең калфагы барысыннан да аерылып торды: зур итеп ясалган ак калфак бу чараның төп атрибуты булды.
Тәҗрибәләре белән ихлас уртаклашучылар да, осталыкка өйрәнергә теләүчеләр дә бик күп иде. Шулай, Бишбүләктән Вадыйга Харрасованың куллары тудырган гүзәллек – төрле төсле сәйлән-мәрҗәннәр белән бизәлгән калфаклар чара башланганчы ук “таралышып” бетте. Әйткәндәй, Вадыйга Насыйр кызы барлык ансамбль әгъзаларына милли баш һәм өс киемнәрен үзе тегә.
Бакалы районында “Ак калфак”ның берничә оешмасы уңышлы эшләп килә. Җитәкчесе Рәсимә Шәйдуллина билгеләвенчә, бүлекчәләрнең эшчәнлеген алар, тәү чиратта, милли киемнәр тегү һәм йолаларны өйрәнүдән башлап җибәргән. Бүген инде, төрле чаралар үткәрүдән тыш, балалар белән дә актив эш алып баралар: аларны кул эшләренә өйрәтәләр, тарих белән таныштыралар һәм барлык бәйрәмнәргә дә җәлеп итәләр. Рәсимә Фәһим кызы бу көнне гади, утыртма һәм бияләй калфаклар тегәргә өйрәтте.
Калфак тегү остасы,Туймазы районының Кандра авылыннан Зинфира Әхмәдиева – “Хәзинә” татар фольклор ансамбле җитәкчесе дә. Калфакларны бик җиңел генә итеп ясый ул. Шуңа аның өстәлен калфак тегү серләренә өйрәнергә теләүче хатын-кызлар шундук сырып алды.
Тыңлагызчы татар көен!
Чараның икенче өлеше тамаша залында узды. Кунакларның чыгышлары Кабак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәре әзерләгән җыр-биюләр, шулай ук кунакларның моңлы күчтәнәчләре белән үрелеп барды. Лилия Мусаева, Халисә Әхмәтшина, Факил Сәләхетдиновның шигырь сөйләүләрен залда утыручылар тын калып тыңлады. Өлкәннәр белән беррәттән, балалар да сәхнәгә чыгып, милли биюләр, татарча җырлар башкарды.
Нинди талантлы, эшсөяр, тырыш халык яши биредә! Кунакларның һәммәсе моны ассызыклап узды: эшләрен дә җиренә җиткереп башкаралар, гореф-гадәтләрне дә онытмыйлар, ялларын да күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Әлбәттә, бу чараны оештыру өчен күпме кеше көч салган! Аларның һәммәсенә Рәхмәт хатлары, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәм, күркәм гадәт буенча, бәйрәм “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
“Калфак туе” бик мәгънәле һәм анда катнашучыларның хәтерендә уелып калырлык булды. Иң мөһиме – ул чарада катнашкан мәктәп укучыларының күңелләрендә дә милли горурлык хисләре уяткандыр, дип ышанасы килә.
Автор фотосы.