Постта: "Руслан һәм Владимирның компьютер һәм мобиль техникасын ремонтлау буенча үз остаханәсе бар. Анда егетләр "ВОГ-17" гранатасы өчен 3D-принтерда запас частьләр һәм корылмалар ясый. Алар гранатаның төшү һәм шартлау урынын төгәлрәк билгеләү өчен кирәк. Шулай ук, егетләр ампулалар саклау өчен кейслар да әзерли.
Эшкуарлар квадрокоптер өчен детальләр сатып алырга, аннары аны үзләре җыярга һәм хәрби хезмәткәрләргә җибәрергә ниятли. Әфарин, егетләр!" - дип язылган.
Фото: социаль челтәрләрдән