+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
24 март 2023, 21:13

Радий Хәбиров Ришат Дихинның әнисе янында булды

Бүген Урмияз авылында Радий Хәбиров Аскын районын 2019 елның февраленнән 2021 елның мартына кадәр җитәкләгән һәм, кызганычка каршы, авырудан бик иртә вафат булган Ришат Марат улы Дихинның әнисе янында булды. Розалия Нәкыйп кызы белән аралашу вакытында республика Башлыгы аның сәламәтлеге, көнкүреш шартлары белән кызыксынды. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Радий Хәбиров Ришат Дихинның әнисе янында булды
Радий Хәбиров Ришат Дихинның әнисе янында булды

Розалия Нәкыйп кызы белдерүенчә, ул күптән түгел «Танып» шифаханәсендә ял иткән. Район хакимияте җитәкчелеге аның сәламәтлеге хакында һәрвакыт кайгыртып тора.

- Ришатның уллары белән мин еш очрашмыйм, алар әниләре белән Уфада яши, әмма аларның һәр кайтуы - минем өчен зур бәхет. Минем янга еш кына кызым ярдәм итәргә килә, күршеләр һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Сезгә, Радий Фәритович, улымны онытмавыгыз өчен зур рәхмәт, минем янга шәхсән килүегезгә мин бик шатмын. Моның өчен Сезгә зур рәхмәт, - диде Розалия Нәкыйповна.

Ришат Дихин 1987 елның 27 июнендә Аскын районының Урмияз авылында туа. Биредә аның балачагы һәм яшьлеге узган. 2019 елның февралендә Аскын районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә. 2021 елның 27 мартында, 34нче яшендә, коронавирус инфекциясе белән бәйле авырудан соң, аның йөрәге тибүдән туктады...

Фото: bashinform.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: