+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
5 Май 2023, 12:11

Төбәк халкына "Рәхмәт, Герой!" акциясенә кушылырга тәкъдим ителә

Акция ярдәмендә төбәк халкы каһарманнарга Бөек Ватан сугышында җиңүләре өчен рәхмәт белдерә алачак. Акция Интернет челтәрендә 2 майдан 1 июньгә кадәр узачак.

Төбәк халкына "Рәхмәт, Герой!" акциясенә кушылырга тәкъдим ителәТөбәк халкына "Рәхмәт, Герой!" акциясенә кушылырга тәкъдим ителә
Төбәк халкына "Рәхмәт, Герой!" акциясенә кушылырга тәкъдим ителә

Акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрдәге битләрдә шәхси яки коллектив казаныш белән фото урнаштырырга, ә казаныш яисә хобби Җиңү ярдәмендә мөмкин булуы хакында ассызыклап пост урнаштырыга кирәк. Пост ахырында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүне якынайткан кешенең исемен һәм #нашапобеда һәм #спасибогерой хештегларын куеп, "Рәхмәт, Герой!" дип язып куярга да онытмагыз.

Мәсәлән, хоккей формасында җиңүче кубогы белән фотографияне урнаштырырга һәм "Мин хоккей уйный алам, рәхмәт, бабай!" дигән язу өстәп куярга.

Акциянең авторы - Түбән Новгород өлкәсеннән 6нчы сыйныф укучысы Илья Семенычев.

Фото: novyefoto.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас