Без — туплар гөрелтесе тынып, җир-ананың яралары инде уңала төшкәч дөньяга килгән буын. Әмма сугыш хакында хәбәрдарбыз. Картәтиләрнең, әткәйләрнең истәлекләре күңелебезгә, хәтергә уелган. Болар — сугыш турындагы нәфис фильм кадрлары түгел, ә асылдагы чынбарлык, өлкән буынның Берлингача үткән юлы. Ә ул юлга таш һәм асфальт түгел, ә солдат гомерләре түшәлгән һәм аларның кайнар каны белән сугарылган. Шуңа да дошман оясын туздырып, кешелеккә аяз, тыныч таңнар бүләк иткән Җиңү солдатлары онытылу дигән җәбергә дучар булмасын өчен истәлекләрне барлап торыйк, каберләренә эзне суытмыйк. Гомер өзелсә дә, хәтер яши. Май — илебезгә Җиңү көнен бүләк иткән ай. Һәр тараф үзенең сугышта һәлак булган улларын искә ала, исәннәрен олылый.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 78 ел. Әйтерең бармы, бер кеше гомере. Бу буынның да инде оныклары үсеп җиткән, бүген-иртәгә ил сагына басарга әзерләнәләр. Обелиск тирәли тезелеп баскан хәрби киемдәге үсмер егетләргә, кызларга бер мәл сокланып карап тордык. Болар әле мәктәп балалары гына, әмма гәүдәне хәрбиләрчә төз тотып, җиргә нык басып йөрергә инде өйрәнгәннәр. Эскәмияләргә тезелешеп утырган ветераннар — картәтиләр, картәниләр — оныкларына карап соклана: Ватан терәге булырдай егетләр үстерәләр бит!
Болар – авылның киләчәге. Иске Гомәрнең үткәне дә горурланып сөйләрлек. Фашист илбасарларына каршы көрәшкә 318 улын озаткан ул. Ә авылдан инде чыгып китеп, читтә сибелеп яшәгән һәм шуннан фронтка киткәннәре күпме? “Барысын да исәпкә алсак, Бөек Ватан сугышында катнашкан гомәрлеләрнең саны 400дән артып китә”, — дип ачыклык кертә тарих гыйлеме укытучысы Илфиз Җиһангиров. Киткәннәрдән 160 углан яу кырында ятып калган. Обелиск янында аларның фотосурәтләре. Тантанага килгәннәрнең һәркайсы диярлек стендта урын алган газиз кешеләрен барлый... Бер-бер артлы яңгыраган “Катюша”, “Җиңү көне”, ”Смуглянка” кебек патриотик рух белән сугарылган җырлар да ил өчен барган изге көрәш елларына алып кайта. Бу чараны алып баручы укытучы Нурзилә Җиһангирова, ветераннарның һәркайсына сүз биреп, ке-челекле мөнәсәбәте белән күңел җылысын да өләште кебек. Моңа һич аптырыйсы түгел, бүгенге ветераннарның күбесе — ата назын тоймыйча, ата кайгыртучанлыгына мохтаҗ булып, сугыш чоры михнәтләрен кичереп үскән балалар. Ихтирам-хөрмәткә, димәк, лаеклар.
Митингтан соң чараның дәвамы авыл мәдәният йортына күчте. Сүз аерым шәхесләрне искә алудан башланды.
Иске Гомәрне таныткан Герой — Салих Вәлиев. 11 яшендә ятим калып, үз көнен үзе күрергә өйрәнгән егет хезмәт фронтында сынатмый, төрле һөнәрләр үзләштерә, тракторчылар курсын тәмамлый һәм корыч атында басу-кыр эшләренә тотына. 1940 елда хәрби хезмәткә чакырыла, аннары фронт. Берничә тапкыр яралана, әмма яңадан сафка басып, явыз дошман белән сугышуын дәвам итә. Днепр елгасы буендагы алыш өчен “Советлар Союзы Герое” исеменә лаек була. Җиңүне Прагада өлкән лейтенант буларак каршылый. Уфага кайтып урнаша, икмәк комбинатында эшли. Гомеренең соңгы елларына кадәр шунда яши. Ә туган җире аны онытмый. Салих Шәйбәк улы авылның хәтерендә мәңгеләштерелгән.
Үкенечкә каршы, барысына да туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Авылдашлары Хәтмулла Хисмәтуллинны да бик хисләнеп искә алды. Сугыш башланганда Хәтмулла Хисмәтуллинны Иске Тукмаклы авылындагы машина-трактор станциясен җитәкли. Аңа бронь бирелгән булса да, ил язмышы хәл ителгәндә түзеп ята алмый, фронтка китә. 1943 елның 10 гыйнварында политрук Хәтмулла Хисмәтуллин Сталинград янындагы каты алышта геройларча һәлак була. Аның биш баласы ятим кала.
— Күңелдә Җиңү көне тантана итсә дә, күзләрдә — яшь. Сугыш әтисез калдырган балачакны күз яшьсез генә хәтерләп булмыйдыр. Без икебез дә ятим үстек, Хәниф тә, мин дә, — ди ветеран укытучы Фәнүзә апа Хисмәтуллина. — Әтиләребезнең йөзен хәтерләмибез, кечкенәдән үк фотосурәтләрен сыйпап кына юандык. Бөтен теләгәнебез — дөньябызга тынычлык. Догасыз көнебез юк. Әтиләребез рухы тыныч булсын. Алар бит без имин тормышта, бәхетле яшәсен өчен гомерләрен корбан итте...
Сугыштан соңгы еллар никадәр генә авыр булмасын, Хәтмулла Хисмәтуллинның балалары аталары рухына хыянәт итми, аңа лаеклы алмаш булып үсә. Ә инде оныклары, картәтиләренең сугышчан юлын үтеп, аның каберен барып таба. Әлбәттә, озак эзләнергә туры килә, байтак архивларда казыналар, әмма табалар! Мондый оныкларның алдында баш иясе килә! Бу кичәдә Хәтмулла картәтиләре хакында бик күп җылы сүз ишетте алар.
Ветеран Газим ага Могаттаров аның белән бергә үткән тормыш һәм хезмәт юлын барлады. Авылдашының кешелекле, итагатьле ир заты, шәхес булуын раслады.
Сугыш геройлары хакында истәлекләрне яңартучылар хәтсез булды. Авылның мәртәбәле шәхесләре белән беррәттән, бу чарага чакырылган кунаклар да үз сүзләрен ишеттерде.
Иске Гомәрнең күренекле кызларының берсе, шушы Хәтер кичәсен үткәрүгә үз өлешен керткән район Хатын-кызлар советы рәисе, район китапханәләр челтәре директоры Минзилә Вәлиева, чыгышын йомгаклап, “Өлкән буынга булган ихтирамыгыз, картәтиегезнең рухын саклап, исемен туган җирендә яңгыратканыгыз өчен олы рәхмәт сезгә, Хәтмулла аганың уллары, киленнәре, оныклары”, — дип, шәһәр кунакларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Хәтер кичәсенә картәтиләрен искә алыр өчен Хисмәтуллиннар күмәкләп кайткан иде. Алар мәдәният йортының түрен бизәп утырды, истәлекләре белән уртаклашты.
“Ил язмышы — ир язмышы“ дип очраклы гына әйтелмәгән. Әлмисактан бирле дәүләт һәм ир-егетләребез язмышы бер-берсе белән тыгыз үрелеп бара. Ир-егет — Ватан-ананың терәге. Яуга чакыра икән, углан һич икеләнмичә кулына корал ала. Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәп, исән-сау кайткан Зәлиф Ямаев, Мәҗит Нигъмәтҗановның исемнәре дә телгә алынды бу көнне. Алар әлеге вакытта, шөкер, исән-сау, тыныч хезмәттә ул-кызлар үстереп, инде оныкларын тәрбияләргә булыша.
Ә инде Донбасста махсус хәрби бурычларын үтәүче авыл улларына теләк бер булды: илебезгә тынычлык китереп, исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Истәлек-хатирәләр кичәне бераз моңсуландырса да, укучы балалар башкарган җырлар, биюләр аңа бәйрәм төсмере бирделәр. Авыл хакимияте башлыгы Айваз Сәлимуллин да үзенең җырлы чыгышы белән бу очрашуны җанландырып җибәрде.
Хәтер кичәсен авылдашларының гына түгел, чакырылган кунакларның да хәтерендә калырлык итеп оештыручылар — авыл мәдәният йортын җитәкләүче Минзилә Гомәровага һәм китапханәче Айсылу Мөхәммәдиевага барысы да рәхмәтле булганнардыр, дип уйлыйм.
Буыннар арасындагы хәтер җебен шулай саклыйсы иде...
Онытылыр диеп уйламагыз,
Җир төренгәч язгы бер ямьгә,
Кайталмаган солдат улларының
Оныклары килде бәйрәмгә!
Солдат хатыннары китте янә
Ирен эзләп хәтер кырына.
Соңгы каһарманнар тора басып,
Иртәгәсен уйлап тын гына…
Фәндидә ХАРРАСОВА.
Кушнаренко районы.