“Изгелекнең юктыр чикләре”, диләр. Урамнан узып баручыга елмаеп карауны да, кечкенә кош баласына җим ташлауны да, янган йорттан бәхетсезлеккә таручыны тартып чыгаруны да шушы кыска гына “изгелек” сүзе үз эченә сыйдырган. Теләк булганда, берничә секунд эчендә дә никадәр изгелек эшләп була! Соңгы вакытта илдә барган вакыйгаларны искә алсаң, чыннан да, изгелекнең чиге юклыгын аңларга була.
Иглин районында туып-үскән Салават Мостафин да гади генә малай булган. Бүген инде ул үзе – 3 малай әтисе. Шәхси хуҗалыкта завхоз булып эшли, Келәш авылында үз йорты белән яши. Авыл Советы рәисе Үктәй авылыннан депутат булырга тәкъдим ясагач, Салават үзен сынап карарга була. Авыл халкы да аны бертавыштан сайлый.
Салаватны биредә яшәүчеләр генә түгел, тирә-яктагылар да яхшы белә. Нәкъ изге эшләре белән дан яулаган да инде бу егет.
– Башкарган һәр эшне истә дә тотып булмый инде хәзер. Бик күп булды бит алар, – дип, тыйнак кына елмая ул.
Яңа ел бәйрәмнәренә – балаларга, “Өлкәннәр көне”нә олы буынга бүләк җыюмы, авылны төзекләндерүдәге өмәләрме, башка кешеләргә ярдәм итүме – барысында да башлап йөрүче ул. Билгеле инде, мондый эшләр зур гына чыгымнар да таләп итә.
– Теләк булганда, акчаны табарга була инде. Мәсәлән, Яңа ел бәйрәмнәренә балаларга бүләк алу өчен утын эшләп саттым, – ди ул.
Күптән түгел Салават Келәш авылында тагын бер бик зур хәйрия акциясе үткәргән. Тәүдә ул 3 гектар җирне арендага ала. Аннары, авылдашлары белән киңәшләшеп, анда бәрәңге, суган һәм башка яшелчә чәчә. Шунда ук алар өчен кайнар чәй, пылау да пешереп, зур табын да оештыра. Теләге – Донбасста барган махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итү.
– Бу акцияне үткәрү идеясе ярты ел элек үк туган иде инде. Махсус операция башлангач, без андагы егетләребезгә төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыштык: акча, азык-төлек һәм башка кирәк-ярак җыеп, посылкалар җибәрдек. Бу юлы 5 данә техника, 4 ат җәлеп итеп, арендага алган җирне сөрдек, аннары яшелчәләр чәчтек. Безнең авылдан гына анда 3 егет хезмәт итә. Мин аларның һәрберсе өчен бик борчылам. Минем бу эшем башкаларга да үрнәк булсын иде. Без берләшергә тиеш! Егетләребез җиңү белән кайтсын! – ди ул.
Яшелчәләрне утыртуда Салаватка авылда яшәүчеләр ярдәм иткән. Җәен бу яшелчә түтәлләрен утарга, су сибәргә, ә аннары уңышны җыеп алырга да кирәк булачак. Авылдашларының анда да ярдәм итәчәгенә шикләнми егет.
– Көзен уңышны җыеп алгач, бер өлешен район үзәгенә җибәреп, коры паек эшләтергә иде. Калган өлешен шул килеш озатырга уйлыйбыз. Егетләребез үзебездә үскән ризык белән туклансын иде. Ә бер өлешен көзге яшелчә ярминкәләрендә сатарга планлаштырам. Кергән табышны, шулай ук, махсус операция зонасына юллаячакбыз, – ди ул.
– Махсус операциядә катнашучы якташларыбызга төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Тәүге вакытта аларның нәрсәгә кытлык кичерүен бик аңламый идек. Хәзер инде алар ялга кайткач, үзләре белән очрашып торабыз. Гаиләләре белән дә элемтәдәбез. Шуңа да ярдәм күрсәтү күпкә җиңелрәк. Гомумән, район халкы да зур теләк белән ярдәмгә кушыла. Инде бик күп гуманитар ярдәм юлладык, – ди Иглин районы Советы секретаре Фәнил Рамазанов.
– Соңгы вакытта без үзебезгә бикләнеп яшәргә өйрәнгән идек. Ә менә шушы авырлыклар безне берләштерде. Югарыда аталган эшләрне дә бер кешегә генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Авылдашларым миңа зур теләк белән ярдәмгә килә. Җиңү безнең кулда булачак. Безнең солдатлар артында менә шундый бердәм тыл бар бит, – ди Салават.
Чыннан да, егетнең әйткән сүзләре зур әһәмияткә ия. Тарихка күз салсак та, безнең халыкның бердәмлеге никадәр авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Бу юлы да шулай булачагына шик юк.
Гөлия Гәрәева.