+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
1 июнь 2023, 20:40

Радий Хәбиров «Башкортостан» иреклеләр полкы хезмәткәрләре белән күреште

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында «Башкортостан» иреклеләр полкының хәрби әзерлек үтү урынында булды. Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Радий Хәбиров «Башкортостан» иреклеләр полкы хезмәткәрләре белән күреште
Радий Хәбиров «Башкортостан» иреклеләр полкы хезмәткәрләре белән күреште

Полигонда шулай ук республикадан берничә министр, районнар һәм шәһәрләр башлыклары булды. Радий Хәбиров сүзләренчә, монда алар күп тапкырлар киләчәк. Әлеге чаралар хәрби хезмәткәрләрнең сугышчан рухын саклау өчен, шулай ук аларның гаиләләренең иминлектә яшәвен күрсәтү өчен кирәк.

Хәрби бүлекчә командиры Роман Мостафин хәбәр иткәнчә, биредә 1 ай дәвамында Даян Мурзин исемендәге батальон хезмәткәрләре уку-күнекмәләр уза. Мотоукчылар полкы сугышчылары Башкортстан Башлыгына шәхси ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров шулай ук ашханәдә булды, меню белән кызыксынды, хезмәткәрләрнең рационнан канәгать булу-булмавын белде, палаткалы лагерьны һәм сугышчылар яшәгән казармаларны карады.

"Бу егетләр ил өчен мөһим карар кабул итте - Ватанны саклау, һәм безнең максат - алар өчен нормаль шартлар булдыру. Республиканың ресурслары җитәрлек. Безнең хәрби хезмәткәрләр яхшы йокларга, тукланырга тиеш. Командирлар безнең егетләрнең әзерлек дәрәҗәсен югары бәяли. Шуңа да карамастан, алда тагын 2,5 ай хәрби әзерлек үтәргә, вакытны файда белән үткәрергә тиеш - онытылган күнекмәләрне тергезергә, яңаларын алырга. Ә без аларга ярдәм итәчәкбез. Хезмәткәрләрдә һәм аларның гаиләләрендә барлыкка килгән барлык мәсьәләләрне дә хәл итүне дәвам итәчәкбез. Егетләр хәрби бурычларга игътибарларын юнәлтә алсын, туганнары һәм якыннары тыныч булсын өчен барысын да эшлибез", - дип яза Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә. Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, озакламый частька врачлар бригадасы киләчәк. Барлык хәрби хезмәткәрләр диспансерлау узачак һәм кирәкле медицина ярдәмен, шул исәптән стоматология ярдәмен дә алачак.

Шул ук көнне хәрби әзерлек үтү мәйданында Радий Хәбиров армия командованиесе һәм Башкортстаннан хәрби хезмәткәрләр әзерләүче хәрби часть җитәкчелеге белән дә очрашты. Очрашуда азык-төлек, эчә торган су, төзелеш материаллары һәм җиһазлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Төбәк җитәкчесе шулай ук хәрби часть территориясендә медицина пунктын ачу планнары турында сөйләде. Башкортстан Башлыгы шулай ук хәрби хезмәткәрләр өчен республика иҗат коллективларының чыгышларын оештырырга тәкъдим итте.

25нче гомум гаскәр армиясе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы генерал-майор Андрей Старицкий иреклеләр подразделениеләре оештыру башлангычларына ярдәм иткән һәм хәрбиләрне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин иткән өчен республика җптәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Төбәк җитәкчесе шулай ук хәрби хезмәткәр Александр Сандаловка "Батырлык өчен" медален тапшырды. Ул инде 2022 елның сентябреннән ноябренә кадәр махсус хәрби операциядә катнаша, иреклеләр отрядларның берсе составында һәм яңадан Русия Кораллы Көчләре сафларына керергә карар кабул иткән. Күрсәткән батырлыгы өчен ил Президенты Владимир Путин Указы белән сугышчы югары бүләккә лаек була.

Моннан тыш, Радий Хәбиров бүген туган көнен бәйрәм иткән сугышчыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

Фото: социаль челтәрләрдән glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: