

Килешү туризм өлкәсендә, шул исәптән ике төбәкнең туристик оешмалары арасында элемтәләрне үстерү мәсьәләләренә кагылды. Тантанада Бөре районы хакимияте башлыгы Антон Талалов һәм Беларусь Республикасының Волков районы башкарма комитеты рәисе Михаил Ситько катнаштылар.
- Башкортстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекнең региональ хезмәттәшлек белән генә чикләнмәве, муниципальара дәрәҗәдә дә чагылыш табуы бик мөһим. Туризм уртак эшнең бик перспективалы өлкәсе булып тора һәм инде гамәлгә ашырылучы "Башкортстанда-Белоруссиядә озын гомерлелек" программасын тулыландырачак. Болар барысы да Союз дәүләтенең алдагы интеграциясенә уңай йогынты ясаячак, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Әлеге истәлекле вакыйгага кадәр ике районда да зур әзерлек эшләре алып барылды. Килешүне имзалау алдыннан Волков районы башкарма комитеты рәисе Михаил Ситько эш сәфәре белән Бөре шәһәрендә булды. Шәһәр белән танышу Бөренең тарихи музей территориясендә башланды, анда кунакларны һөнәрчеләр һәм кәсепчеләр каршы алды.
Фото: pravitelstvorb.ru