+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
3 июль 2023, 15:50

Радий Хәбиров: "Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана!"

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Радий Хәбиров: "Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана!"Радий Хәбиров: "Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана!"
Радий Хәбиров: "Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана!"

"Батырлык өчен" медале, генерал Шәйморатов орденнары һәм медальләре белән төбәктән мобилизацияләнгәннәр һәм кече ватанына кыска вакытлы ялга кайткан ирекле батальоннар хезмәткәрләре бүләкләнде.

Төбәк җитәкчесе сугышчыларга хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәген билгеләп үтте.

- Сез Ватаныбыз чакыруына җавап биргән меңләгән якташыбыз өчен үрнәк булдыгыз. Алар “Башкортостан” иреклеләр полкы һәм башка бүлекчәләр сафларына керде. Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана. Бүген сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәм. Бу хәлиткеч чорда бөтен ил берләште. Сезгә сугыш юлында ярдәм итәргә һәм якыннарыгыз турында кайгыртырга вәгъдә бирәм. Сезнең хәрби бурычыгызны намус белән үтәвегезне һәм туган Башкортстанга исән-сау һәм зыян күрмичә кайтуыгызны телим, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Радий Хәбиров: "Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана!"
Радий Хәбиров: "Республика сезнең һәркайсыгыз белән горурлана!"
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас