Бер атна эчендә 18 квадрат метрлы маскировка челтәре әзерләнде. Аны суык-чишмәлеләр хәрби операция зонасында булган якташларына җибәрәчәк. Мәдәният йортында эш дәвам итә, көн саен бишәр-җидешәр кеше җыелышып, маскировка челтәрләре үрә.
Илтуганлылар исә бу эшне районда беренчеләрдән булып башлаганнар иде. Эш бүгенге көнгәчә дәвам итә. Хәрби хәрәкәтләр ветераны Рәфит Килдеяров җитәкчелегендә авыл уңганнары хәзер инде 40нчы челтәрне үрә.
Сахай авылы мәдәният йортында да маскировка челтәрләре үрү өчен станоклар һәм корылмалар куелды. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән 8 квадрат метр челтәр үрелгән. Шулай ук авыл халкы файдалы үләннәр җыеп киптерә. Алардан әзерләнгән чәй махсус хәрби операциядәге якташларыбызга туган йортларын хәтерләтеп торачак.