+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
10 август 2023, 20:51

Радий Хәбиров «Башкортстан» полкы хезмәткәрләре белән очрашты

Бүген Самара өлкәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан» ирекле мотоукчылар полкы подразделениеләренең хәрби күнекмәләргә өйрәнү мәйданчыгында булды. Бу хакта төбәк җитәкчесе социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Радий Хәбиров «Башкортстан»  полкы хезмәткәрләре белән очрашты
Радий Хәбиров «Башкортстан» полкы хезмәткәрләре белән очрашты

Подразделение махсус хәрби операция бурычларын үтәүгә әзерлекне төгәлләде. Хәрби әзерлек буенча чараларның тәмамлану тантанасында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров сугышчыларга куелган хәрби бурычларны уңышлы үтәүләрен һәм, алга таба, туганнары янына исән-имин кайтуларын теләде.

- Сез гади булмаган, ләкин бик мөһим чорны уздыгыз, хәрби күнекмәләрне искә төшердегез. Болар барысы да якын арада кирәк булачак. Сезнең әзерлек чорында республика полкны кирәкле техника һәм җиһазлар белән тәэмин итә башлады. Әйткәнемчә, хәрби бурычларны үтәү вакытында Башкортстан сезнең янда булачак, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе полк командованиесенә шәхси составны әзерләгән өчен рәхмәт белдерде. Хәрби күнекмәләр нәтиҗәләре буенча республика җитәкчесе иң яхшы сугышчыларга, шулай ук бу чорда туган көннәрен билгеләп үткәннәргә истәлекле бүләкләр тапшырды. «Башкортстан» ирекле мотоукчылар полкы командиры җавап сүзендә төбәк җитәкчелегенә подразделениегә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

- Республика сугышчылар һәм аларның гаиләләре турында кайгырта. Барлык шәхси состав исеменнән сезгә, Радий Фәритович, төбәкнең идарә командасына да рәхмәт белдерәм. Без полк сафында булу белән горурланабыз һәм куелган барлык бурычларны намус белән үтәячәкбез, - диде ул.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, полк бүлекчәләрендәге техниканы карады һәм хәрби хезмәткәрләрне алга таба тәэмин итү буенча йөкләмәләр бирде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: