Шунысы шатлыклы: бүләк отучылар арасында республика яшьләр журналы “Тулпар” абунәчесе дә бар. “Тулпар”га һәм Чакмагыш район гәзите “Игенче”гә язылган Ира Латыйпова телевизор отты. Нәшрият йортының матбугат продукциясен тарату бүлеге җитәкчесе Клара Әхиярова һәм “Тулпар” журналының бүлек мөхәррире Дилбәр Сөләйманова, Чакмагышка барып, бүләкне иясенә тапшырып та кайттылар. Очрашуда “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов катнашты, ә Чакмагыш телевидениесе хезмәткәрләре Айдар Басыйров һәм Рим Баянов махсус сюжет әзерләде.
Ира Җәүһәт кызы моңарчы “Тулпар”ны башкалардан алып торып укыган. Быел исә журналның өемә килүен күрәсем килде, ди. Балалары үгетләгәч, “Языл һәм бүләк от!” конкурсында да катнашырга карар иткән. Алар ярдәмендә 30 июньдә квитанциясен электрон почтага җибәргән һәм аңа лотереядә бәхет елмайды. 27 июльдә җиңүе хакында телевизордан белгәч, тәүдә ышана алмый торган. Уфадан бүләкне тапшырырга киләләр, дип хәбәр иткәч кенә отышның чынлап та аныкы булуына инанган.
Ира апа Яңа Биккенә авылында туган, гомер буе бухгалтер булып эшләгән, инде хаклы ялда. Хәләле Ирек белән, тату, матур гаилә корып, ул һәм кыз үстергәннәр, балаларының хәзер үз гаиләләре бар.
“Бүләк өчен зур рәхмәт! Башкаларга да әйтәсем килә: матбугат басмаларына язылыгыз, укыгыз, конкурсларда катнашыгыз!” – ди ул.
Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнары караучы Дүртөйле почтамты — республикада “Тулпар”ны алдагы яртыеллыкка иң күп яздырган оешма да булып тора. Ягъни лотереядә чакмагышлыларның җиңүе очраклылык түгел: бу төбәктә журналны күпләп алдыралар һәм яратып укыйлар. Биредә, әлбәттә, почта хезмәткәрләренең дә зур өлеше бар. Оешманы тәҗрибәле элемтәче Данис Шәйхуллин җитәкли. “Тулпар” редакциясе җиңүче почтамтка 4 мең сумлык бүләк вәгъдә иткән иде. Почтага кереп, подписка бүлеге хезмәткәре Гөлнара Рәшитовага ул бүләкне дә тапшырып чыктык. Әйткәндәй, Туймазы (2нче урын) һәм Дәүләкән (3нче урын) почтамтларына да бүләкләр тапшырасыбыз бар.
Нәшрият йортының матбугат продукциясен тарату бүлеге җитәкчесе Клара Әхиярова әйтүенчә, 2024 елның беренче яртысына лотерея янә оештырылачак. Призлар, гадәттәгечә, саллы. Ә конкурс шартлары гади: “Республика Башкортостан” нәшрият йортының ким дигәндә ике басмасына язылырга да квитанцияләрнең күчермәсен 20 гыйнварга кадәр түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: Уфа, Октябрьнең
50 еллыгы урамы, 13, конвертка “Подпишись и выиграй”
дип язарга яисә аларны
podpiska@rbsmi.ru электрон почтасына салырга була.
...Чакмагышка килеп җитү белән күк күкрәп, яшен яшьнәп, ишеп яңгыр ява башлады, хәтта фатирларда электр сүнде. Әмма Ира Латыйповаларның фатирында бу мизгелләрдә якты иде: урындагы телевидение операторы Рим абый Баянов камера утларын кабызып куйды. Гомумән, матбугат басмаларын алдырган йорт караңгы була алмый: ул йортны мәгърифәт, матбугат, күңел нурлары яктырта!
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.