+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
14 август 2023, 20:06

«Русия армиясе» халыкара хәрби-техник форумы узды

Бүген Мәскәү өлкәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия армиясе» халыкара хәрби-техник форумында катнашты. Чара «Патриот» конгресс-күргәзмә комплексы мәйданчыгында уза.

«Русия армиясе» халыкара хәрби-техник форумы узды
«Русия армиясе» халыкара хәрби-техник форумы узды

Төбәк җитәкчесе күргәзмә зонасында булды, анда заманча кораллар һәм техника үрнәкләре белән танышты. Шулай ук Радий Хәбиров форумны ачу тантанасында һәм пленар утырышта катнашты, анда илнең оборона-сәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Форумда катнашучыларга видеосәламләүне Русия Президенты Владимир Путин да җибәрде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, чара югары абруйлы һәм танылуга лаек булды, инновацияләр һәм хәрби билгеләнештәге заманча продукциянең дөньядагы иң эре күргәзмәләренең берсенә әверелде.

Форумның экспозиция мәйданчыкларында 1,5 меңнән артык Русия предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итте. Радий Хәбиров, аерым алганда, Стәрлетамакның "Инмаш" концерны стендында булды.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Русия Оборона министрлыгының медицина тернәкләндерү үзәкләренең берләштерелгән стендында булды. Монда, аерым алганда, өр-яңа медицина җиһазларын Бурденко исемендәге баш хәрби клиник госпиталь тәкъдим итте.

- Бу - махсус хәрби операция зонасында кирәкле инструментлар һәм препаратлар. Кызганычка каршы, тормышта сугыш фәнни-техник прогрессны, шул исәптән медицина өлкәсендә дә, тизләтүчеләрнең берсе булып тора, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Русия Геройлары, шул исәптән Башкортстан Геройлары турында фотосурәтләр һәм хикәяләр тәкъдим ителгән экспозиция белән дә танышты. Радий Хәбиров аларның истәлеген хөрмәтләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: