+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
15 август 2023, 10:55

“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде

Баймак районының Граф күле янында “Башкорт аты” фестивале узды. Әлеге күләмле чара Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгына ярашлы үткәрелде һәм, республикабыз җитәкчесе билгеләвенчә, ул йолага әверелергә һәм мөһим чараларның берсе булырга тиеш. Моның шулай булачагына, елдан-ел популярлашачагына шик юк, чөнки быел фестиваль, икенче генә тапкыр үткәрелүенә карамастан, киң колач алды: аны 20 мең кеше тамаша кылды, бирегә якын һәм ерак чит илләрдән, Русия төбәкләреннән 900 кунак килде. Барлык спорт ярышларында һәм парадта бер меңнән артык ат катнашты, 100дән артык останың кул эшләре тәкъдим ителде, бәйрәмне 300дән артык артист бизәде.

“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
Дәүләт әһәмиятендәге чара

Елкычылык йолаларын, кымыз әзерләү һәм халык кәсепләрен саклау һәм үстерү, башкорт токымлы атларның санын арттыру һәм популярлаштыруга юнәлтелгән күләмле чара икенче тапкыр оештырылып, быел халыкара статусында узды һәм үзендә ат үрчетүчеләр, декоратив-сәнгать иҗаты осталары, кәсепчеләр, рәссамнар, иҗади коллективлар, фольклорчылар, этнографлар һәм спорт ярышларында катнашучыларны бер мәйданга җыйды. Республикабызның төрле район-шәһәрләреннән тыш, Русиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Белоруссия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан һәм Гарәп Әмирлекләреннән дә күпсанлы кунаклар килде. Шулай итеп, “Башкорт аты” фес­тивале, үзенең төп максатыннан тыш, милләтләр арасында дуслык күперләрен ныгытуга да зур өлеш кертте.
Чараның тантаналы өлеше “Башкорт аты – милләт коты” дигән театрлаштырылган тамаша белән башланып китте. Билгеле артистлар, 150 профессиональ һәм үзешчән биюче катнашлыгында күрсәтелгән “Тарпаннар” композициясе һәм “Ирәндек мәргәне” номеры фестиваль программасының чагу бизәгенә әверелде. Шулай ук программаның бу өлешендә “Аударыш” финал бәйгесендә катнашучылар: узган ел чемпионы – Әбҗәлил районыннан Кәрим Ялынбаев һәм Баймак егете Даян Гомәров чыгыш ясадылар. Ә инде атлар парадын тамашачылар ихлас һәм көчле алкышлар белән каршы алды.
Фестивальне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ачты.
– Бүген бирегә елкычылык өлкәсендә зур белгечләр җыелды. Иң мөһиме – изге мал булган атны ихлас яратучылар килде. Башкортлар өчен ат зур әһәмияткә ия. Бу – асылда, безнең халыкның генетик кодының бер өлеше. Ат – ул тугры көрәштәш, юлдаш, ярдәмче. Без барыбыз да беләбез, атлар ярдәме белән безнең “Төньяк амурлар” – Парижга, ә “шәйморатовчылар” Берлинга керә. Һәм бүген дә алар безнең белән. Бү­ген безнең республика тарихында зур вакыйга. Ниһаять, без “башкорт аты” токымына юридик яклау алдык. Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт ресстрга “башкорт аты” дигән атама кертте. Хәзер Башкортстан Республикасы биләмәсендә җитештерелгән һәм үстерелгәне генә “башкорт аты” дип ата­лачак. Моның өчен Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Юрий Сергеевич Зубовка зур рәхмәт. Ул бүген безнең белән.
Ә әлеге бәйрәмне без барысы өчен дә әзерләргә тырыштык. Чөнки киләсе буыннарга башкорт атының тарихын, аның белән бәйле халык йолаларын һәм фольклорын, башкорт халкының патриотик рухын тапшырырга телибез, – диде Радий Фәрит улы һәм җыелучыларга – күтәренке кәеф, яхшы бәйрәм, ә катнашучыларга гадел һәм намуслы җиңүләр теләде. Шулай ук Радий Фә­рит улы елкычылык үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре дә тапшырды.
Әйткәндәй, республикабыз җитәкчесе билгеләвенчә, “Башкорт аты” фестивале йолага әверелергә һәм мөһим чараларның берсе булырга тиеш. “Калмыклар, карачай-черкеслар, татарлар да бу юнәлештә безнең белән аралашырга тели, без аларны түзем­сезлек белән көтәбез”, – диде Радий Фәрит улы.
Үз чиратында, Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Юрий Зубов барысын да бәйрәм белән котлады һәм Башкортстан Башлыгына “Башкорт аты” атамасы белән куллану хокукы биргән “Роспатент” таныклыгын тапшырды.
– Бу – бик көчле һәм кый­ммәт­ле инструмент. Ул юридик яклау гына түгел, бренд бу хокукны коммерцияләштерергә дә мөм­кинлек бирәчәк. Шул ук вакытта ул әлеге бренд тирә­сендә туризмны үстерүгә дә зур ярдәм булачак һәм, әл­бәт­тә, токымны саклауга булышлык итәчәк, – диде Юрий Сергеевич.
Җыелучыларны, шулай ук, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомә­ро­ва, Дәүләт думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Крестьян-фермер хуҗа­лык­лары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Владимир Плотников, Казахстанның Актүбә өлкәсе акимы урынбасары Мавр Абдуллин, Үзбәк­станның Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары Акмал Савурбаев, Берләшкән Гарәп Әмирлеклә­ренең Русия Федерация-сен­дәге Вәкилле­генең беренче секретаре Мө­хәм­мәд Рәшид Әл-Мансури сәламлә­де­ләр һәм әлеге фести­вальнең югары дәрә­җәдә оештырылуын билгеләделәр.

Бай программа

Республика Башлыгы мәртәбәле кунаклар озатуында фестиваль мәйданчыклары белән танышып чыкты. Мәдәни программа бик бай һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Биредә һәркемнең күңеленә хуш килгән тамашаны сайлау, байтак спорт ярышларында, милли уеннарда катнашу мөмкинлеге булды.
Шулай, Башкортстанның Милли музее “Ат иле” күргәзмәсен оештырды. Биредә тантана сәбәпчесе – атка багышланган картиналар, скульптуралар һәм арт-объектлар, шулай ук музей һәм шәхси фондлардагы уникаль экспонатлар урын алды. Борынгы ат ияре күпләрдә кызыксыну тудырды. Легендага ярашлы, ул Салават Юлаевныкы булган. Аны 1925 елда Салават районының Калмаклар авылы аксакаллары музейга тапшырган.
“Башкорт аты” рәссамнар өчен дә илһам чыганагына әверелде. Аларның күбесе бәйрәм вакытында да эшләреннән аерыла алмады. Картиналарда фестивальнең төп геройлары – атлар чагылыш тапты. “Ат иле” төбәкара иҗади проектында республикабыз рәссамнары гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутия, Дагстан, Алтай вәкилләре дә бар иде. Аларның 50дән артык эше фестивальдә тәкъдим ителде.
Капкадан килеп керү белән кунакларны авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе каршы алды. Бирегә республикабызның 13 районыннан 18 кулланучылар кооперативы, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм 27 эшкуар авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итте. Әлеге күргәзмә­не чит ил кунаклары да зур кызыксыну белән карап чыкты. Алар аеруча авыл хуҗалыгы кооперативлары төзү тәҗри­бәсе белән кызыксынды.
Башкорт халкының тарихы, гомумән, яшәеше ат белән аерылгысыз бәйләнгән. Ат кеше­не борын-борыннан туендыр­ган, киендергән, яуларда саклаган. Шуңа аны тәрбияләүгә ата-бабаларыбыз зур игътибар биргән. Менә “Осталар шәһәрче­ге”ндәге кул эшләре дә, башлыча, атны җигү, тәрбия­ләү бе­лән бәйле иде. Шуны да әй­тергә кирәк: узган елдагы белән чагыштырганда, кәсеп­челәр һәм осталар арасында оештырылган бәйге­дә катнашучылар саны быел ике тапкырга күбрәк. Бирегә респуб­ликабызның төрле район-шә­һәрләреннән һәм күрше өлкә­дән җыелучы осталарның эшләрен төрле номинацияләр буенча Башкортстанның атказанган рәссамы Хатыйп Фазылов, скульптор Илдус Закиров, Халык иҗаты республика үзәгенең “Атайсал” мәдәни үзәге җитәкчесе Зилә Лира бәһалә­деләр.
Балалар мәйданчыгында аеруча күңелле булды. Аларның шатлыклы авазлары кичкә кадәр тынмады. Мәйданчыкта милли уеннар, ярышлар, викториналар, флеш-моб үткә­релде. Аларда балалар белән бергә өлкән­нәр дә зур теләк белән катнашты.
Ә инде “Милли көрәш”, “Бәйге”, “Таш кү­тәрү”, “Чукмар ыргыту”, “Таяк тарту” кебек милли уеннар үткәрелгән мәйданчыклар иң көчле ярышчыларны, бу тамашаларны күзәтүче җанатарларны җыйды.

Кымыз фестивале

Башкорт кымызы – уникаль продукт, ә аны җитештерүчеләр – чын иҗатчылар. Нәкъ шуңа бу көнне кунакчыл Баймак районы үзендә 17нче кымызчылар бәйгесе катнашучыларын да кабул итте. Үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә бирегә республикабызның 15 районыннан иң яхшы кымызчылар җыелды.
Кымыз фестивале мәйданчыгыннан кеше өзелмәде бу көнне. Чын башкорт кымызын һәркемнең тәмләп карыйсы килүе аңлашы­ла. Шул ук вакытта аерым сәхнәдән җыр-моң агылды. Ә бәйрәм кунакларын Башкортстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары, жюри рәисе Фәрит Вәлитов, “Акбузат” елкычылык һәм ат спорты буенча компетенция үзәге директоры Руслан Фәй­зуллин, Агросәнәгать комплексы хез­мәт­кәрләре профсоюзы рәисе Кадрия Гайнетдинова сәлам­ләделәр.
Кымыз фестивале, йола буенча, агымдагы ел җиңүче­ләрен ачыклады. Шулай итеп, иң яхшы кымыз ясаучы дип Әб­җәлил районыннан Ильяс Һибәтов танылды. Икенче урынны Ярмәкәй районыннан Наталья Дик алды, ә өченче урында – Әлшәй районыннан Фидан Әхмәтҗанов.
Фестиваль кунаклары Әбҗәлил районыннан Гөлназ Әминева, Белорет районыннан Рәүф Мәгафуров һәм Баймактан Илнур Хәмитов ясаган кымызны иң тәмлесе дип таныды. Ә Гран-прига бу юлы Учалы районыннан Лилия Сәгадәтова лаек булды.

Киңәшле эш таркалмый

“Башкорт аты” халыкара фестивале мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт токымлы атларны һәм республиканың ат спорты мәктәпләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә­дә катнашты. Дискуссия барышында Русия төбәкләре һәм чит илләрнең власть органнары вәкилләре, фәнни учреждениеләр һәм спорт оешмалары экспертлары үз фикер­ләре белән уртаклашты.
Төбәк җитәкчесе тематик форумның ролен югары бәяләде һәм елкычылык үсеше перспективалары турында сөйләде.
– “Башкорт аты” фестивале республика өчен аерым әһәмияткә ия. Бу – бик җитди, күп аспектлы чара, ул елкычылыкны, спортны, туризмны үстерүгә яңа этәргеч бирергә тиеш, – диде Радий Хәбиров. – Бу юнәлештә “Башкорт” атамасын куллану хокукына “Роспатент” таныклыгы алу бик мөһим адым булды. Бу хокукны бөтен республика алды. Һәм аның ат караучылары тиешле токым эше вакытында “Башкорт аты” атамасына ия була ала.
Башкортстан Башлыгы фестиваль мәйданчыгының инфраструктура үсеше кирәклегенә аерым игътибарны юнәлтте.
– Берничә ел эчендә без биредә спорт-мәдәни һәм фәнни үзәк булдырырга тиешбез. Моның өчен яңа объектлар һәм корылмалар төзүгә күчәргә кирәк, – дип бил­геләп үтте Радий Хәбиров. – Без шулай ук башкорт токымлы атларны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институты булдырдык, “Акбузат” елкычылык һәм ат спорты буенча компетенция үзәген үстерәбез. Башкорт­станның идарә командасы елкычылыкны, шул исәптән башкорт атлары токымы белән бәйле булганны да, алга таба үстерергә ниятли.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәро­ва интеллектуаль милекне теркәү прак­тикасының үсеш этабында булуын билгеләп үтте.
– Бу коралны нәтиҗәле кулланырга өйрәнергә кирәк, – дип билгеләп үтте сенатор. – Ат асраучылар өчен аларның мән­фәгатьләрен яклый алырлык төбәк ассоциациясе булдырырга кирәк. Бу ахыр чиктә бөтен төбәккә файда китерә­чәк.
Лилия Гомәрова төбәкнең һөнәри уку йортлары базасында елкычылык буенча профильле белгечләр әзерләү мөмкинлеген эшләргә тәкъдим итте. Радий Хәбиров Мәгариф һәм фән министрлыгына бу мәсьә­ләне өйрәнергә һәм мондый белгечләргә кадрлар ихтыяҗын билгеләргә кушты. Хөкүмәткә тагын бер йөкләмә – ат асрау­чы­ларның тармак ассоциациясен булдыру буенча тәкъдим кертү.
Русия Дәүләт думасы Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Плотников елкычылык тармагы үсеше өчен мөмкинлекләр турында сөйләде.
– Әлбәттә, республика елкычылык юнә­лешен үстерергә тиеш. Башкортстан гербында халык герое Салават Юлаевның ат өстендә сурәтләнүе очраклы түгел, – диде депутат. – Бүген төбәк агросәнәгать комплек­сының күп кенә секторларын актив үстерә. Атлар темасын үстерү бөтен авыл хуҗалыгы өчен дә зур әһәмияткә ия булачак.
Культурология докторы, Плеханов исе­мендәге Русия икътисад университеты профессоры Алексей Кыласов милли спорт ярышларын алга этәрүгә игътибарны юнәлтте. Моннан тыш, башкорт аты белән бәйле һө­нәрләрне саклап калу мөһим. Гомумән, бу юнәлешне үстерүгә комплекслы караш кирәк. Төбәк Башлыгы билгеләп үтүенчә, Чишмә районында Турахан мавзолее янында Евразия күчмә цивилиза­цияләр музее объектлары комплексы төзелә. Радий Хәбиров Алексей Кыласовка республика белән берлектә анда Плеханов исемендәге РЭУның культурология кафедрасын булдыру мөмкин­ле­ген карарга тәкъдим итте.

Ат чабышы – чагу тамаша!

“Башкорт аты” фестивален ат чабышларыннан һәм ат-спорт ярышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. “Ылак”, “Бәйге”, “Аударыш”, “Тай-тулак” кебек ат спорты уеннары һәрберсе чагу һәм мавыктыргыч булса, ат чабышлары игълан ител­гәч, барысы да шунда ашыкты.
Бүләкләү тантанасы да үзенчәлекле булды. Аның барышында Радий Хәбиров Башкортстанның Туризм үсеше үзәге каршындагы Башкорт аты үзәге эксперты, Башкортстанның халык артисты, республикабызда джигитовка башлангычында торган Мидхәт Солтангәрәевка “Хезмәт батырлыгы өчен” медален тапшырды.
Шулай ук төбәк Башлыгы “Роспатент” җитәкчесе Юрий Зубовка һәм Казахстанның Актүбә өлкәсе акимы урынбасары Мавр Абдуллинга башкорт токымлы колынга сертификатлар тапшырды. Әйткәндәй, бу фес­тиваль кунакларны бик тәэсирләндерде, җавап итеп Мавр Абдуллин Радий Хәбиров­ка да шундый ук бүләк ясады.
Казахстан командасының ныклы әзерлек белән килүе ат-спорт ярышлары барганда да ачык күренде. Спортчылар “Ылак” уенында җиңү яулады һәм Башкортстан Башлыгы кулыннан 1 миллион сумга сертификат алуга иреште.
Радий Хәбиров шулай ук 12 километр арага өч яшьтән өлкәнрәк башкорт токымлы атлар катнашкан ярышның абсолют җиңү­чесе – Баймак районы командасына һәм 16 километр арага ярыш җиңүчесе – Ырынбур өлкәсе командасына автомобиль ачкычлары тапшырды.
Бүләкләү тантанасыннан соң тамашачылар алдында Волгоград өлкәсеннән килгән генерал Бакланов исемендәге ат клубы ансамбле чыгыш ясады һәм барысын да осталыклары белән сокландырды.
Фестиваль барган көннәрдә 300дән артык артист чыгыш ясады. Республикабызның билгеле йолдызларыннан тыш, чит ил артистларының моңлы тавышларын тыңлау мөмкинлеге дә булды. Мәсәлән, Үзбәкстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Женисбек Пиязовны фестивальдә бик җылы каршы алдылар. “Шәймо­ратов генерал” җырын ул башкорт телендә башкаруы белән күпләрне әсир итте.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләвенчә, “Башкорт аты” – фестиваль генә түгел, елкычылыкка ярдәм күрсәтү, баш­корт токымлы атларны саклауга юнәл­телгән дәүләт әһәмиятендәге чара ул. Шуңа бу җитди һәм күпкырлы фестивальнең йолага әвере­лүе әлеге юнәлештә хезмәт куючыларга яңа мөмкинлекләр ачар, дип ышанасы килә.

Шул ук вакытта...

Баймак районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәр иҗтимагый киңлекләрен төзеклән­дерү барышы белән дә танышты. Төбәк җитәкчесе “Вольный берег” проекты кысаларында төзекләндерелүче Салават Юлаев исемендәге Мәдәният һәм ял паркында булды.
Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев белдерүенчә, бу – шәһәр территориясендә мондый киңлектәге бердәнбер яшел зона. Паркның гомум мәйданы 6,3 гектар тәшкил итә, шуларның 2,3 гектарын яңарту планлаштырыла.
Проектны гамәлгә ашыруга 72,4 миллион сум федераль грант бүленгән. Моңа өстәп, республика паркны яңартуга – 29 миллион сум, ә муниципалитет тагын 3 миллион сум акча бүләчәк.
Аралашу вакытында урындагы халык Башкортстан Башлыгына Баймакка игътибары һәм территорияне төзекләндерүгә ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, “Үзгәрешләр җиле” проекты кысаларында төзекләндерелгән үзәк мәйданда булды.
Җәмәгать киңлеген һәм аңа якын Салават Юлаев проспектын модернизацияләү концепциясе 2020 елда Уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларының Бөтенрусия конкурсында җиңүче булган. Шәһәр 50 миллион сум күләмендә федераль грант алган.
Арытаба Радий Хәбиров Мерәс авылында булды. Төбәк җитәкчесе мәчет төзелеше барышы белән танышты. Аны 2013 елда авыл халкы һәм биредә туып-үскән кешеләрнең иганәләре исәбенә төзи башлаганнар.
Радий Хәбиров урындагы халык белән аралашты. Республика башлыгы су тәэминаты системасын оператив ремонтлау буенча тиешле йөкләмәләр бирде. Шулай ук, киләсе елда авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка киләчәген билгеләде.


Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе.
Автор фотолары.

 

“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
“Башкорт аты” төрле кыйтгаларны берләштерде
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: