+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
25 август 2023, 17:47

Герой - кайда булса да герой ул!

Ялга кайткан СВО хезмәткәре күршесен янгыннан коткарган.

Герой - кайда булса да герой ул!
Герой - кайда булса да герой ул!

21 яшьлек яугир Илдарис кыска вакытлы ял вакытына әти-әниләре янына Балтач районына кайткан. Ир-егетнең әтисе мунчаны карарга чыккан һәм, күршеләрдә янгын күреп, ярдәм сорап кычкыра башлаган.

Илдарис янган йорт янына йөгергән һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле күршесенең йорт эченнән килгән тавышларын ишеткән. Ул, шундук балта алып, янган йортның тәрәзәләрен ваткан. Егет, йортка кереп, идәндә яткан күршесен күргән һәм аны янгыннан коткарган.

Табиблар зыян күрүчегә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәткән. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте, vk.com/mchsrb

Герой - кайда булса да герой ул!
Герой - кайда булса да герой ул!
Герой - кайда булса да герой ул!
Герой - кайда булса да герой ул!
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: