— Риф Сәгъдәтуллович, Дүртөйле халкы һәм безнең тарафларга эш сәфәре белән яки кунакка килүчеләр шәһәрнең күзгә күренеп күр-кәмләнүен ассызыклый: соңгы елларда биредә яңа иҗтимагый киңлекләр ачылды, скверлар, ял итү урыннары барлыкка килде. Социаль торак һәм объектлар, юллар төзү дә җанланды. Бу хакта җентекләбрәк сөйләп үтсәгез иде.
— Районның торак фонды 1 миллион 800 мең квадрат метр тәшкил итә. Бер кешегә 28,6 квадрат метр торак туры килә. Бу — республикада югары һәм лаеклы күрсәткеч.
Ел саен шәһәребездә күпкатлы йортлар төзелә, алар “Торак” гомумдәүләт проектын тулы күләмдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Әйтик, федераль һәм республика акчалары исәбенә авария хәлендәге торакта яшәүчеләргә 27 яңа фатир бирдек һәм ташламалы категориядәге гражданнарга 12 фатир сатып алдык. Республика Башлыгы һәм Хөкүмәте ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына шәһәрнең төп артериясен — Миңнегали Шәйморатов урамын капиталь ремонтлауны планлаштырабыз.
Соңгы еллардагы күләмле эшлә-ребезгә, әлбәттә, Дүртөйле шәһәрендәге иҗтимагый киңлекләрне төзек-ләндерүне кертү кирәк. Яшьләр һәм үсмерләр өчен “Бөртек” дип аталучы скейт-парк ачылды. Былтыр тагын бер ял итү мәйданчыгы – Рәзил Мусин урамындагы сквер барлыкка килде.
Уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия иң яхшы проектлар конкурсында катнашып, “Халык саны 20 меңнән 50 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр” номинациясендә җиңү яулап, Агыйдел елгасының яр буен төзекләндерү эшен башлаган идек, хәзер бу зур проект тәмамлануга якынлаша. Моңа шәһәрнең яңа өлешен Дүртөйленең иске өлеше һәм яр буе белән тоташтыручы җәяүлеләр рекреацион зонасы керә. Әлеге проект кысаларына без Ленин, Наҗар Нәҗми, Чеверев, Мокъсинов, Зарипов урамнарын, Мәктәп, Мария Якутова тыкрыкларын төзекләндерүне дә керттек. Шәһәргә кош очышы биеклегеннән карасак, дүрт йортның имитациясен күрербез – Дүртөйленең атамасы да шуннан киткән бит. Шулай ук без урамнарда яктырту челтәрен яңартуны, биналарның һәм учреждениеләрнең коймаларын ремонтлауны күздә тоттык.
Яңа ачылган иҗтимагый киңлекләр, гүзәл Агыйделебезнең төзекләндерел-гән яр буе шәһәр, район халкы һәм туристлар өчен бик күркәм ял итү, туган ягыбызның гүзәл табигате белән хозурлану урыны булыр дип ышанабыз.
— Соңгы вакытта инвестиция-ләр җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Дүртөйледә бу эш ничек тора?
— Бу өлкәдәге эшчәнлекне җанландыру максатында атна саен “Эшкуарлык сәгате” үткәрелә. Агымдагы елда, мисал өчен, шундый форматтагы 48 очрашу оештырылып, 90 инвестицион проект һәм эшкуарларның башлангычлары каралды. Очрашуда катнашучылар тарафыннан район икътисадына 201,46 миллион сумлык инвестиция кертелү һәм 101 яңа эш урыны булдырылу көтелә.
Кече эшкуарлык субъектларына карамаган оешмалар буенча төп капиталга инвестицияләр күләме шушы елның 6 аенда икътисад һәм социаль өлкәне үстерүгә 3563,14 миллион сум тәшкил итте, җан башына 59488 сум туры килә.
— Дүртөйле районы көчле агросәнәгать предприятиеләре белән билгеле. Быелгы игенчелек сезонын алар ничек тәмамлады?
— Дүртөйле районы барлыкка килгәннән башлап, республика картасына икмәккә бай төбәк булып керә. 1940 елда ук Дүртөйле машина-трактор стан-циясенең Ленин ордены белән бүләкләнүе үзе үк күп нәрсә хакында сөйли. (Мондый югары бүләккә ил күләмендә бары тик өч МТС кына лаек була). Бүген дә игенчеләребез, терлекчеләребез сынатмый, тотрыклы үсеш юлыннан атлый. Районның аграр тармагы игенчелек-терлекчелек юнәлешендә махсуслашкан. 102,4 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән 66,3 мең гектар сөренте җирләр бар. Районда хуҗалык итүнең барлык формалары да нәтиҗәле үсешә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән җаваплылыгы чикләнгән 14 җәмгыять, “Үзәк” МТС дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе филиалы, 27 крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшкуарлар һәм 12,5 меңнән артык гражданның шәхси ярдәмче хуҗалыгы шөгыльләнә, 2 авыл хуҗалыгы кооперативы теркәлгән. Шул исәптән 9 токымчылык заводы, голштин, кара-чуар һәм бестужев токымлы мөгезле эре терлек үрчетү буенча репродукторлар, токымлы каз үстерү, орлыкчылык хуҗалыгы эшли.
Агросәнәгать комплексы тарафыннан 113,1 миллион сум субсидия алынып, шуның 108,8 миллион сумы — авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, 4,3 миллион сумы крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итүгә юнәлтелде.
Барлык категория хуҗалыкларда — мөгезле эре терлек саны 27764 баш (2022 елга карата 100,1 процент), шул исәптән сыерлар — 9407 баш (105,0 процент).
Районда 39,7 мең тонна сөт савып алынган, ягъни 2022 ел күрсәткеченә карата 106,8 процент, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 31,4 мең тонна сөт җитештерелгән, бу, узган ел күрсәткеченә карата — 107 процент. Авыл хуҗалыгы предприя-тиеләрендә бер сыерга уртача савым 4921 килограмм тәшкил итте. 33,1 мең тонна сөт сатылган, бу узган ел күрсәткеченә карата 116,6 процент (авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә — 27,9 мең тонна (112), КФХларда — 1150,9 тонна (152,6 процент). 185 баш нәселле тана сатылган. Тулаем сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыклар: “Ленин” токымчылык заводы (65 550 центнер, узган ел белән чагыштырганда, 12232 центнерга күбрәк, 1 сыерга уртача савым — 8297 килограмм), “Еникеев” хуҗалыгы (26254 центнер, узган ел күрсәткече белән чагыштырганда, 6925 центнерга күбрәк, 1 сыерга уртача савым 5402 килограмм),Төхбәтуллин хуҗалыгы (6178 центнер, узган ел күрсәткеченә караганда, 1316 центнерга күбрәк).
Үсемлекчелеккә килгәндә, быел табигать шартлары катлаулы булуга карамастан, игенчеләр 32543 гектар чәчү мәйданыннан 60 мең тоннадан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алды, уртача уңыш гектардан 18,4 центнер тәшкил итте. Тулаем ашлык җыю буенча иң зур уңышны — бер гектардан 27,2 центнер “Ленин” токымчылык заводы һәм “Баиш Агро” токымчылык заводы (гектарыннан 20,7 центнер) алды.
2024 ел уңышы өчен 12 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелде. Кышлату өчен 4,7 мең тонна печән, 59 мең тонна сенаж, 103,8 мең тонна силос әзерләнде. Бер шартлы баш малга 25 центнер сусыл азык туры килә. Машина-трактор паркына 244,8 миллион сумлык 44 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды.
— Дүртөйле районы – нефтьчеләр төбәге. Бу өлкә ничек эшли?
— Район һәм шәһәр үсешендә нефтьчеләр мөһим роль уйный. Төбәктә нефть һәм газ чыгару предприятиесе барлыкка килү үз вакытында сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының төрле тармакларын үстерүгә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, торак йортлар, юллар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, социаль һәм мәдәни тәгаенләнештәге объектлар төзүгә ярдәм иткән. Сүз уңаеннан, 2024 елда без Манчар яткылыгының 11нче скважинасыннан төбәктәге беренче нефть фонтаны бәрә башлауның 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез, аның башлангыч дебиты тәүлегенә 150 тонна булган. Кайчандыр бик перспективалы “кара алтын” төбәге бүген дә уңышлы үсешен дәвам итә, яшь кадрларны җәлеп итә һәм район халкын сөендерә. Хәзерге вакытта да нефтьчеләр белән уртак мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итеп эшлибез, алар социаль әһәмиятле проектларны һәм программаларны, хәйрия акцияләрен тормышка ашыруда ярдәм кулы суза.
— “Атайсал – минем кече Ватаным” форматында актив эшләүче районнар исемлегендә дә бит әле Дүртөйле.
— 2023 ел Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы дип игълан ителде. Район халкы, якташлар белән бергәләп, чын йөрәктән бик күп яхшы эшләр башкарылды. “Атайсал”, беренче чиратта, туган якка мәхәббәткә нигезләнгән бит. Районыбызның торак пунктлары әлеге проектта актив катнаша. Район территориясендә барлыгы 23 миллион сумлык 329 проект гамәлгә ашырылды. Бүген дә изге эш-гамәлләр тукталып тормый. Мәчетләр, Бөек Ватан сугышы батырларына һәйкәлләр төзелә, чишмәләр, зиратлар төзекләндерелә, халык бәйрәмнәре оештырыла, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килә, авылларыбыз турында китаплар нәшер ителә һ.б.
Районның иң актив меценаты Альберт Рафаил улы Дәүләтбаев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Ленин” токымчылык заводы җитәкчесе. Ул берьюлы берничә зур проектның иганәчесе буларак чыгыш ясады: Суккул авылында күркәм мәчет төзетте, аның янында халыкны саф суы белән сөендерүче “Мәчет коесы” казытты, урындагы мәдәният йортын төзекләндерде, хоккей тартмасы төзетте һәм балаларга хоккей уйнау өчен форма сатып алып бирде. Аның башлангычы һәм финанс ярдәме нәтиҗәсендә Суккул һәм Күккуян авыллары мәктәпләре өчен су скважинасы борауланды, Мәмәдәл авылында “Сагышлы ана” һәйкәле барлыкка килде һ.б.
“Атайсал – минем кече Ватаным” проекты ярдәмендә киләчәктә шәһәребез, авылларыбыз тагын да ямьләнәчәгенә иманым камил.
— Күп кенә районнарның хәзер үз бренды бар. Дүртөйленеке нинди?
— Быел икенче сулышы ачылган “Канатлы ат” фестивален Дүртөйле бренды дип атасак, һич тә арттыру булмас. Әлеге күркәм чарага гүзәл Дүртөйле җире июльнең 8ендә республикабызның, илебезнең төрле почмакларыннан кунаклар кабул итте. “Канатлы ат” зур, чагу бәйрәм төсендә узды.
“Канатлы ат” фестиваленең тарихына күз салсак, ул моннан 20 ел элек үк үткәрелә башлады. Ел саен Дүртөйле районының “Аргамак” ат спорты комплексы базасында Башкортстанның “Канатлы ат” ярышларының беренче этабы оештырыла иде. Ә фестиваль җәмгысы биш этаптан булып, аның дүртесе районнарда үткәрелеп, бишенчесе республика башкаласында “Акбузат” ипподромында гөрли иде. Тик берничә ел инде Башкортстанда “Канатлы ат” үткәрелмәде. Һәм менә әлеге күркәм чара янә Дүртөйле җирендә тергезелде.
Фестивальдә кул эшләре осталарының күргәзмәләре белән танышырга, тирмәләрдә татар-башкорт халкының милли ризыкларын тәмләп карарга, үзешчән артистлар әзерләгән концерт белән хозурланырга мөмкин булды. Һәм, әлбәттә, дөньябызны онытып, ат ярышларын манзара кылдык.
Дүртөйленең икенче бренды — “Туган тел” татар җырын башкаручылар республика конкурсы. Ул республикабызның гына түгел, күрше төбәкләрнең дә яшь талантларын үз канаты астына җыя, әлеге бәйге кысаларында җыр дөньясында яңа йолдызлар кабыну мизгеленә шаһит булабыз.
— Бүгенге вәзгыятебез шундый: махсус хәрби операция нәтиҗәләренең илебезнең һәм һәркайсыбызның язмышын билгеләячәген белеп яшибез, фронттагы якташларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Дүртөйле халкы бу яклап та бик актив, шулай бит?
— Әйе. Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү — изге бурычыбыз. Гуманитар конвой составында шәхсән үзем дә берничә тапкыр солдатларыбыз янына барып кайттым. Алар якташларыбызга ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Тиздән тагын бер гуманитар конвой Башкортстан Республикасының бердәм логистик үзәгеннән китәчәк. Яугир егетләребез белән элемтәдә торабыз, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышабыз. Ватан сакчылары өчен ярдәм җыюда катнашучы һәр кешегә зур рәхмәт белдерәм!
— Дәүләтнең хәзерге өстенлек-ле программаларының берсе — эчке туризмны үстерү. Район кунакларына кайда барырга киңәш итәр идегез?
— Беренче чиратта кунакларны шәһәребезнең иҗтимагый киңлекләренә барырга чакырам. Алар — “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты кысаларында яңартылган үзәк мәйдан, “Ашлык” скейт-паркы, Ленин һәм Мусин урамнарындагы иҗтимагый территорияләр. Бүген, әйтеп үтүемчә, “Дүртөйле. Башкортстанның елга капкасы” проекты кысаларында яр буйларын яңарту эшләре тулы көченә бара. Безнең шәһәр тарихы һәрвакыт елга белән тыгыз бәйләнгән булган, аның үсеше дә нәкъ менә шуннан башланган. Бу территория кече һәм урта бизнесны үстерү өчен инвестицион яктан кызыклы мәйданчык булыр дип ышанам. Биредә тыныч ял итү зоналары каралган: су буендагы пирслар, җәяү йөрү һәм велосипед юллары, шулай ук спорт һәм балалар өчен мәйданчыклар. Без яңа шәһәр мохитен булдыруны дәвам итәбез һәм планнарыбыз зур.
— Сез шәһәр буйлап җәяү йөрисезме?
— Әйе, без еш кына тормыш юлдашым белән шәһәр урамнары, Иванай бакчасы буйлап йөрибез. Велосипедта йөрергә яратам.
— Риф Сәгъдәтуллович, Сез — иҗади шәхес: социаль челтәрләрдә еш кына үз язылучыларыгызны урыс, башкорт, татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле башкаруыгыз белән сөендерәсез. Ә күптән түгел Сезнең клипларыгызны күреп гаҗәпләндек, сокландык. Алар бик күп караулар һәм уңай комментарийлар җыйды. “Талантлы кеше һәр яклап талантлы!”, “Сезнең белән горурланабыз, иҗади уңышлар телибез!” дип яза халык. Илһам чыганагыгыз нидә?
— Калын урманнарга да, саф сулы челтер чишмәләргә дә, төбенә ат дилбегәсе җитмәс тирән күлләргә дә бай як бит Дүртөйле. Ә иң зур хәзинәсе – һәр өлкәдә: авыл хуҗалыгында да, сәнәгатьтә дә, сәнгатьтә дә уңышка ирешеп хезмәт салучы уңган, киң күңелле кешеләре. Дүртөйленең гүзәл табигате илһам чыганагым булса, якты уйлы халкы — күркәм эш-гамәлләргә дәртләндерүчем.
— Әңгәмә өчен зур рәхмәт!
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Автор фотосы.