Исеме халык теленә кергән, хөрмәт казанган кешеләр бар, шуларның берсе – бүген Краснокама районының Николо-Березовка бистәсендә көн итүче Фәнәви Тимергалиев. Бу якларда аның җырчы Хәмдүнә Тимергалиева белән бертуган икәнен һәркем белмәсә дә, бик тырыш, талантлы, гадел һәм принципиаль кеше булганы өчен күпләр хөрмәт итә. Оста гармунчы буларак та бөтен районда, шәһәрдә билгеле ул! Фәнәви Сәетгали улы Хәмдүнә апа белән бертуган булуы турында беркайчан да сөйләп йөрмәде, мактанмады, шуңа да танылган артистыбыз вафат булып, Фәнәви Тимергалиев йортына журналистлар ешайгач, бу факт күпләр өчен ачыш булды.
Сентябрьдә Хәмдүнә апаның безне ташлап китүенә дә өч ел тулды. Бүген без аның абыйсы белән үзе һәм туганы турында сөйләшәбез.
– Фәнәви абый, балачагыгыз турында бераз сөйләп үтсәгез иде?
– Дөресен генә әйткәндә, бер дә сөйлисе килми, чөнки безнең чор балаларының истәлекләре бик авыр. Әткәйне “кулак” дип эзәрлекләгәннәр. Аның шаукымы хәтта безгә дә тиде әле, “кулак балалары” дип карарга тырышучылар булды. Әткәй заманына күрә бик укымышлы кеше иде, гарәпчә дә, латинча да белә, кириллицаны да укый, урысча да ярыйсы гына сукалый иде. Бик матур җырлый иде! Сугышта булды. Сугыш башланганда миңа өч кенә яшь булган, әткәйнең сугышка киткәнен хәтерләмим. Томск шәһәрендә госпитальдә булганнан соң бик бетеренеп кайтты ул, чыкмаган җаны гына бар иде бичараның. Кайткач, колхозда төрле вазыйфаларда эшләде.
Сугыш минем балачак аңымда бик авыр хатирәләр калдырды. Әнкәебез әткәй киткәндә берсеннән-берсе бәләкәй балалар белән торып калган. Ул заман хатын-кызлары ни генә күрмәде, бахыркайлар! Образлап әйтсәк, Җиңүгә илткән юлга такта булып ятты алар – бөтен авырлыкны күтәрде, күпме җәфа чикте! Болар берсе дә онытылмый. Авылда толымнары тезләренә җиткән яшь кызларны җирләделәр, ачлык, чир, юклык алып китте гомерләрен.
Шөкер, әнкәебез безне саклаган, аның тырышлыгы белән исән калдык. Туры сүзле, җор сүзле, көчле кеше иде безнең әнкәй. Саниябыз 1935 елгы, сугыш вакытында эш аңа да бик төште. Мин – сугыш алды баласы, 1938 елда туганмын. Идиябыз – 1942, Лилия – 1944 елгы, Хәмдүнә 1949 елда туды, Әлфинәбез 1952 елгы. Менә шулай биш кыз арасында үстем мин. Тату үстек, эшләп үстек. Хезмәт сөю һәм гадел булу – безнең гаиләнең төп кагыйдәләре иде. Эштән курыкмаганлык безгә тормышта бик нык ярдәм итте, беркайда да, беркайчан да югалып калмадык. Моның өчен мин әткәйгә, әнкәйгә бик рәхмәтлемен. Бер-беребез белән аралашып, матур яшәдек, гаилә җебебез нык булды.
– Хәмдүнә балачакта нинди иде?
– Хәмдүнә бәләкәйдән бик шук иде, сүзгә беркайчан да кесәгә кермәде. Кирәк икән – усал булды. Әмма аның уссалыгы начар усаллык булмады, эчтән бик чиста, бик хисле, саф күңелле иде. Өйдәге көзге алдында иң күп бөтерелгәне ул булгандыр, буш вакыты булса, каршына басып җырлый иде. Бәләкәйдән яратты җырларга. Татар халык җырларын суза иде, әткәй яратып җырлаган “Сайрый былбыл”, “Хафизәләм, иркәм”не өздерә иде.
– Фәнәви абый, ә Котлыяр авылыгыз исәнме әле?
– Исән! Әлбәттә, элек без белгән авыл түгел инде. Безнең чорда авыллар гөрләп тора иде бит, мәктәп, мәчет, кибетләр, барысы да бар иде. Хәзер уртача кырыклап йорт калган. Булдыра алганча кайтырга тырышабыз. Дөрес, инде бик якын туганнар да юк, шулай булуга крамастан, бу – күңелгә иң якын, иң кадерле урын.
– Фәнәви абый, гармунда шулкадәр өздереп уйныйсыз, нишләп язмышыгызны сәхнә белән бәйләргә уйламадыгыз икән?
– Ул вакытта эшче куллар кирәк иде. Гармунда уйнарга бик иртә өйрәнсәм дә, аны зур талант дип санамаганмындыр инде. Элек авылларда йорт саен диярлек гармунчы иде бит.
Беренче гармунны миңа оста Фәйзелгаян абый заказга эшләп бирде, “Сатма, гармуның – бик сирәк гармун!” дип кисәтте. Мин яшьлек юләрлеге белән аның киңәшен тотмадым, хәзер бик үкенәм дә соң. Аннары үзем иң беренче хезмәт хакыма хромка сатып алдым. Элек армиягә озатканда бөтен авыл белән җырлап йөри идек, шулай егетләрне озата торгач, үземә дә чират җитте. Хезмәткә ялгызым гына китмәдем – гармунымны да алдым! Ял вакытларында башкаларны җырлаттым-биеттем.
– Сез бит хезмәтне диңгез флотында үткәнсез?
– Әйе, Төньяк флотта дүрт ел хезмәт итеп кайттым. Туган авылымны бик сагындым. Без бит авылдан читкә чыкмаган малайлар идек. Хәмдүнә мин армиягә киткәндә тугыз яшьлек бала иде, кайтуыма үскән кыз булып, буй җиткереп торган.
Хезмәттән кайткач, урман хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Хезмәт юлын Калтасыда урман хуҗалыгы инженеры буларак башладым, аннары Бөре шәһәрендә, Тәтешледә эшләргә туры килде.
– Хәмдүнә апаның Тәтешледә эшләгән еллары да Сезнең анда яшәгән вакытларга туры киләме?
– Әйе, мине Тәтешле районына эшкә җибәрделәр. Хәмдүнә ул вакытта Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт техникумын бетереп кайткан иде, минем янга Тәтешлегә килде. Гомумән, мин кайда булсам, шунда булды ул. Гаиләдә бердәнбер ир-егет булганлыктан, кыз туганнарым өчен һәрчак җаваплылык тоеп яшәдем. Үземнән кечкенәләре өчен – аеруча.
Авылдагы иң акыллы, иң чибәр кыз – Лүдә апагыз белән дөнья корган чак. Әйткәндәй, Хәмдүнә белән алар бик тату иде. Районда яңа гына музыка мәктәбе ачылды, сеңлем шунда эшли, мәдәният йортында түгәрәкләр алып бара. И яратып, күңел биреп башкарды ул эшен, сәхнәдә атлап түгел, очып йөри иде! Югыйсә, Тәтешледә эшли башлаганда аңа 22 генә яшь иде. Шулай булуга карамастан, үзе җитәкләгән ансамбль белән Мәскәүгә кадәр барып җитте! 1972 елда бал биюләре ансамбле белән Кремль сараенда чыгыш ясады ул. Тәтешленең Хәмдүнәне җибәрәсе килмәде, ул вакыттагы беренче серетарь Нәдим Гамил улы (бик яхшы кеше иде, мәрхүм) хәтта фатир да вәгъдә итте, әмма Хәмдүнә бездән калмады, бирегә күченеп килде.
Без исә, балалар тугач, шәһәр җирендә төпләнү турында уйлана башладык. Нефтекамадан ерак булмаган Николо-Березовканы ошатып, 1975 елда шунда күчендек. Хәмдүнә дә безнең арттан калмады, Николо-Березовка мәдәният йортына эшкә керде.
Бервакыт мин командировкага киткәч, үзен Казанга чакырганнар. Ул вакытта телефоннар юк иде, җиңгәсе белән кат-кат уйлашканнар да Хәмдүнә Казанга юл алган. Аның өчен биш сөенсәм, ун көендем – начарлыкны, хәйләне белмәгән, беркатлы, самими авыл баласы иде бит ул. Хәер, әллә ни үзгәрмәде дә инде, олыгайгач та шундый булып калды. Авыл кызы булуы белән гомергә горурланды.
Хатыным Лүдә белән сердәшләр иде. Беркемгә дә сөйләмәгән серләрен аңа сөйләде Хәмдүнә, киңәш сорап, кайчак елап шалтыратты. “Җиңгәй минем әнкәй урынына калган кешем инде, минем өчен икенче әнкәй ул!” – ди иде.
– Сезне дә бик яраткандыр?
– Әйе, араларыбыз бик җылы булды. Кайтса, таң атканчы сөйләшеп, җырлашып утырабыз. Икебезнең эләгешеп, пыр тузып тиргәшеп киткән чаклар да булгалый иде инде, чөнки икебезнең дә холык бер. “Эй, абый! Үзеңне сагынып кайтам да, тиргәшәбез дә китәбез, әйеме?!” – дип көлә иде азактан үзе. Күңеле чиста иде сеңлемнең. Ялагайлыкны, икейөзлелекне, ялкаулыкны, кеше сөйләгәнне, хәйләкәрлекне, кешегә аяк чалганны яратмады ул. Үзе дә бик нык кыйналды. Сәләтеннән көнләшүчеләр, зыян итүчеләр, гайбәт таратучылар табылып торды юлында. Хәмдүнә бик көчле булды, таш белән атканга таш атмады, акыл белән эш итте, сабыр була белде.
Аңа гел үзе кебек кагылганнар, кайдандыр гаепсезгә куылганнар сыенды. Шундыйларга терәк була белде ул. Өе дә, күңеле дә һәрчак ачык иде.
Тамашачы бик яратты аны. Концертларына Казанга да, Уфага да бик күп йөрдек, Хәмдүнә чыкса, зал торып басып кул чаба иде. Сәхнәдән озак җибәрми торалар иде. Үзе дә халыкны яратты. 51 ел сәхнәдән төшмәде бит – халкына хезмәт итте. Чирләсә дә, күңеленә авыр чакта да концертларын өзмәде. Артист халкы арасында төрле хәлләр була. Кеше өчен сөенә белү, гомумән, сирәк сыйфат ул. Ә Хәмдүнә сөенә иде. Башкортстаннан килгән һәр артист өчен сөенде, һәрберсенә ярдәм итәргә тырышты. “Дуслык җыры”нда жюрида иде бит, талантлы яшьләргә үсәргә, зур сәхнәгә чыгарга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты.
– Иртә китте шул, 75 яшен дә үткәрергә өлгермәде. Инде менә вафатына да өч ел узып киткән...
– Әйе, еш уйландыра. Хәмдүнәле чаклар сагындыра. Хәтердә, минем 80 яшемне билгеләдек, сеңлем бик матур итеп әзерләнеп кайткан иде, бик матур итеп үткәрдек. Мин гармунда уйнадым, ул җырлады. Башка туганнарым да матур тавышлылар, сеңлем Әлфинә бик матур җырлый.
– Фәнәви абый, балаларыгыз арасында гармун уйнаучылар бармы?
– Бар, Аллаһка шөкер, улым уйный. Миннән дә яхшырак уйный. Музыка мәктәбен тәмамлады, сәнгать юлыннан китәргә тәкъдим ясаганнар иде, ул нефтьче һөнәрен сайлады. Балаларыбызның дүртесе дә сәнгатьне ярата, Аллаһка шөкер.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.