+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
28 октябрь 2023, 08:36

Аю булса да, бала бит ул... (видео)

Зилаер районында юлда яраланган аю баласын тапканнар. Кемдер аны бәрдереп киткән, тукталмаган да...

Аю булса да, бала бит ул... (видео)
Аю булса да, бала бит ул... (видео)

Быел август аенда биредә яшәүче аучы Алексей Гаврилов трассада машина бәрдереп киткән аю баласын табып алган. Ул аны ай ярым дәвалаган, тәрбияләгән. Алексей киңәш сорап башка аучыларга һәм ветстанциягә мөрәҗәгать иткән.

Аю баласы тулысынча савыкканнан соң, аны кыргый табигатькә кайтарырга карар итәләр. Шушы көннәрдә чалыш аякны иреккә чыгарганнар, дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы Борис Мелкоедов.

"Бу карар аның файдасына булыр дип ышанам. Безнең аю баласына уңышлы кышлау һәм ирекле тормыш телим", - дип язган Борис Николаевич.

Хакимият башлыгы видео белән уртаклашкан, анда аю баласы, иреккә чыккач та, урманга качарга ашыкмый. Ул кешеләргә борылып-борылып карый, ә алар аны: "Аллаһ синең белән!" "Син исән калачаксың!" "Әйдә, дускай!" дип озатып кала.

Барыбыз да бер Табигать-ана балалары, барыбызга да мәрхәмәтлелек кирәк иде...

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: