+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
31 октябрь 2023, 12:45

Изге һәм игелекле гамәл

Благовар районының Яңа Абзан авылы халкы шулай дип исәпли.

Изге һәм игелекле гамәл
Изге һәм игелекле гамәл

Зират һәр авылның йөзе кебек – биредә иманлы, Ислам диненең гореф-гадәтләренә ихтирамлы кешеләр яшәве андагы төзеклектән һәм чисталыктан күренеп тора. “Зираты нинди – авылы да шундый” тәгъбире дә моңа куәт. Благовар районының Яңа Абзан авылында быелгы көздә бу хакыйкатьне көндәлек тормышта гәүдәләндерү максатында игелекле гамәлләр кылынуы да иманлыкка омтылуга анык мисал.
Этәргечне исә Яңа Абзан авылының абруйлы кешеләре, биш бала тәрбияләп үстергән Рима Тимерҗан кызы һәм Нәүфәл Әбделгалим улы Сәмигуллиннар гаиләсе бирә. Башлангычны, әлбәттә, аларның балалары күтәреп ала.
Сентябрь азакларында үткән авыл җыенында эш планы ачыклана, өмәләр графигы төзелә. Аларның беренчесе 1 октябрьдә үтә, анда илледән артык кеше катнаша. Зират биләмәләрен чистарткач исә, койма кору башлана. Авылдашлар белән киңәшләшеп, бу эшкә махсус бригада ялламаска килешәләр, чөнки осталар авылда да җиткелекле. Менә шулай итеп, күмәк тырышлык белән гомум озынлыгы 400 метр тәшкил иткән зират коймасы эшләнә. Моннан тыш, капкалар корыла, кирәк-яраклар өчен бина төзелә, бер сүз белән әйткәндә, яңартылганнан соң авыл зираты матур төс алды.
Төзекләндерү эшләрен төп оештыручы буларак, Азат Сәмигуллин күмәк эшкә зур өлеш керткән авылдашларның күпчелеген исемләп яхшы белә:
- Иң беренче чиратта, авылыбызның өлкән буын вәкилләреннән Карам һәм Борис Гыйрфановларны, Зәки абый Латыйповны билгеләр идем,- ди ул.- Оештыру ягыннан Әхәт Гыйльманов зур осталык күрсәтте. Эретеп ябыштыручылардан Ремель Сәмигуллин, Фәнзир Гәрәев яхшы эшләде. Өмәләрдә авылдашлар гаиләләре белән катнашты, шундыйлардан бертуганнардан Алия һәм Хәнил Маннановлар, Рәзим һәм Руслан Гыйльмановлар, Рәганә һәм Рәзинә Идрисоваларны күрсәтеп була. Тәслимә белән Равил Әхмәтшиннар исә өмәчеләрне аш-су белән сыйлады, Фәнүр, Таһир һәм Рәшит Фәйзуллиннар тимер торбалар бирде. Гомумән, уртак эшкә катнашканнарның барысын да исемләү күп урынны алса да, иң уңган авылдашлардан Зәйтүн Ибраһимов, Илфат Әсфәндияров, Илдар Гыйрфанов, Артур Сакаев, хатын-кызлардан Зөбәрҗәт Латыйпова, Фәһия Фәйзуллина, Лилия һәм Зөлфия Гәрәеваларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Әйткәндәй, кемнәрнедер онытып калдырсам да, аларның исемнәрен Яңа Абзан сайтында күрсәтәчәкбез әле,- диде Азат, сүзен тәмамлап.

Автор фотосы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: