+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
4 ноябрь 2023, 13:25

Игелекнең юктыр чикләре

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Октябрьский шәһәренең “Нурул-Ислам” мәдрәсәсе дин әһелләре СВОда катнашучыларның гаиләләренә хәйрия ярдәме оештырды.

Игелекнең юктыр чикләре
Игелекнең юктыр чикләре

Бәйрәм алдыннан Октябрьский мөхтәсибәте махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бал һәм ит ризыклары тарату рәвешендә иганә ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте. Игелекле гамәлне дини оешма җитәкчесе Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин шәхсән үзе башлап җибәрде.
Иганә чарасы шәһәрнең Төрекмән бистәсендә биредәге “Нур” мәдәният йорты директоры Раушания Фәезова, төбәкнең ветераннар советы рәисе Фәнүсә Таймасова катнашлыгында үтте. Диненә һәм милләтенә карамастан, СВОда катнашучылардан 12 гаиләгә күчтәнәчләр тапшырылды.
- Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч, ир-егетләрне кораллы низагка озатуларда без, руханилар да, катнаша башладык, - ди Мәүлемҗан хәзрәт. - Июньдә Самара өлкәсенең бер частендә якташлар белән очрашып кайтырга насыйп әйләде. Дин әһелләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә әхлакый һәм матди яктан ярдәм, теләктәшлек күрсәтергә бурычлы, дип исәплим. Бу уңайдан шуны да белдерәсем килә: бу юнәлештә Октябрьскийда да зур эш башкарыла, атап әйткәндә, шәһәр халкы, оешмалар һәм предприятиеләр коллективлары якташ яугирләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә, шул ук вакытта, мондый гамәлгә батыр сугышчыларыбызның гаиләләре дә лаек.
Мәүлемҗан хәзрәт билгеләвенчә, бәйрәм көнендә гамәлгә куелган матур башлангыч СВО тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Фото: Аида Ханнанова.

 

 

                              

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: