Яугирләр өчен максатлы ярдәмне формалаштыруда дәүләт органнары, оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, муниципаль берәмлекләр хакимиятләре, шулай ук битараф булмаган гражданнар катнашты. Йөк составына 24 автомобиль, квадроцикл, прицел, тепловизорлар, рация, генераторлар, электр җиһазлары, квадрокоптерлар, мичләр, бензопилалар, туганнарыннан посылкалар һәм башкалар кергән.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов чираттагы гумконвойны әзерләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм республикадан ярдәм безнең егетләр өчен тотрыклы рәвештә җибәрелә, дип билгеләп үтте.
Фото: Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте