

Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән Русия Герое полковник Денис Чернавин бүләкләнде.
Илнең оборона куәтен ныгытудагы казанышлары, хезмәт эшчәнлегендә югары шәхси күрсәткечләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының 2нче дәрәҗә медале белән Башкортстан Хәрби комиссариатының мобилизация ресурсларын планлаштыру, билгеләү, әзерләү һәм исәпкә алу бүлеге начальнигының өлкән ярдәмчесе Гүзәл Уразмәтова бүләкләнде.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районы хәрби комиссариатының җаваплы башкаручысы, кече сержант Дмитрий Рычин бүләкләнде.
Башкортстан Башлыгы шулай ук генерал Шәйморатов орденын подполковник Фәридә Абдразаковага тапшырды.
Ә “Башкортстан” полкының Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге батальоны командиры, подполковник Фәрит Мигранов генерал Шәйморатов медаленә лаек булды.
Алга таба төбәк җитәкчесе Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальон сугышчыларына Башкортстан башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Фото: glavarb.ru