+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
29 декабрь 2023, 15:18

"Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирде..."

Бүген Мәсәгуть авылында Башкортстан Башлыгы Рәдий Хәбиров Дуван районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Рамил Нигъмәтуллин, Николай Сметанин, Рушан Закиров, Дмитрий Токарев һәм Валерий Курбатовның гаиләләре белән очрашты.

"Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирде...""Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирде..."
"Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирде..."

Төбәк җитәкчесе һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең әти-әниләренең, хатыннарының һәм балаларының кайгысын чын күңелдән уртаклашуын белдерде һәм генерал Шәйморатов орденын Валерий Курбатовның абыйсына тапшырды. Сугышчы хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң бүләкләнде.

- Егетләр үз гомерләрен Ватан өчен бирде. Аларның һәрберсе үз бурычын тулысынча үтәде. Алар - чын геройлар, һәм безнең уртак бурычыбыз – алар турында истәлекне саклау, – диде Радий Хәбиров. - Республика СВОда һәлак булган яугирләрнең гаиләләре турында кайгыртачак.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Республика кардиоүзәгендә яугирләрнең әти-әниләрен сәламәтләндерү һәм реабилитацияләү программасы эшләвен искәртте. Ул тиешле ведомство җитәкчеләренә хәрби хезмәткәрләрнең балаларын урта махсус уку йортларында укытуга һәм аларны Уфа хастаханәләрендә дәвалауга кагылышлы йөкләмәләр бирде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас