+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Бердәмлек
23 гыйнвар , 09:55

“Йөзләр. Күзләр. Сүзләр”

Тәлгать Сәгыйтовның шулай дип аталган әдәби портретлар җыентыгының исем туе үтте.

“Йөзләр. Күзләр. Сүзләр”
“Йөзләр. Күзләр. Сүзләр”

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, язучы, журналист, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты, Ишембай районының шәрәфле шәхесе Тәлгать Сәгыйтовның бу яңа китабындагы язмаларында халкыбызның рухи кыйммәтләре сагында торучы, аларны саклаучы, күтәрүче, ишәйтүче шәхесләре, милли мәдәниятебез, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, фән-гыйлемебезнең данлыклы вәкилләре хакында бәян ителә. Монда 24 иҗади портрет урын алып, аларның яртысы – башкорт телендә, яртысы урысча. Җыентыкның урта битләрендәге күпсанлы фоторәсемнәр дә укучыларда зур кызыксыну уятыр.

Ярты гасырдан артыкка сузылган хезмәт юлы җитәкче, шул исәптән, ВЛКСМның Ишембай шәһәр комитетының беренче секретаре, КПСС өлкә комитеты инструкторы, “Һәнәк” журналының һәм “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире, БАССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитеты рәисе, республиканың мәдәният министры вазыйфаларын башкарган ир узаманының тормыш юлы һәм хезмәт биографиясе, публицистикага, язучылык шөгы­ленә ничек кереп китүе турында авторның 2022 елда дөнья күргән гаять зур күләмле “Хәтер ипкеннәре” китабына карата рецен­зиямдә (“Кызыл таң”, 2022 елның 4 октябре) тәфсилләп язган идем. Аларына әле кагылмаска тырышырмын. Шуны гына искә төшереп үтәм: “Хәтер ипкеннәре” әдәбият һәм журналистика даирәләрендә илнең, республиканың вакытның зур аралыгын колачлаган елъязмасы, замана китабы дип бәяләнде. Бу иҗади хезмәте өчен Тәлгать Сәгыйтовка Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия тапшырылды.


“Йөзләр. Күзләр. Сүзләр” (аның урысча өлеше “Люди. Дороги. Встречи” дип аталган) китабы белән таныштыру Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге залында үтте. Ул үзенә җәлеп итәрлек кызыклы, фәһемле оештырылган иде. Сценарийны китапханә хезмәткәре Мәдинә Муллабаева төзегән, кичәне ул үзе алып барды. Музыкаль яктан аны кыл-кубызда уйнау остасы Рушана Әбсәләмова һәм курайчы Радмил Гомәров бизәделәр. Түрдәге зур экраннан китап геройларына бәйле фотосюжетлар күрсәтеп барылды. Чараның башында һәм ахырында авторның Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан язылган һәм шунда ук “Ағиҙел” журналында, әле бу җыентыкта басылган “Еллар аша сөйләшү” эссесының экранлаштырылган вариантыннан өзекләр күрсәтелде. Бу әсәр авторның әтисе – хәзерге Ишембай районы­ның Иске Сәет авылы егете, сержант Нигъмәтулла Фаткулла улы Сәгыйдуллин 1942 елның 28 ноябрендә Калининград фронтында бик тә мөһим һөҗүм операциясе барышында батырларча һәлак булган. Бердән­бер улы Тәлгатьне күрү бәхете дә тимәгән аңа. Тәлгать Сәгыйтов әтисенең соңгы төяген ничәмә дистә еллар эзләгәч, уллары ярдәмендә таба. Бу изге эштә аңа тагын берничә кеше булышлык күрсәтә. Һәм ул 2014 елның 8 маенда уллары Азамат, Салават, оныгы Буранбай белән шул истәлекле урыннарны карап йөри. Псков өлкәсенең Великие Луки районындагы бүген “Гвоздово” дип аталган Туганнар каберлегенә 1947 елда шушы тирәдәге тагын 50 авылдан 1482 яугир гәүдәсен күчереп җирләгәннәр. Мәйданы 3 метрга 6 метр, ягъни 18 квадрат метрга 1482 яугирнең сөлдәләрен сыйдырганнар...


Әсәр авторның мәрхүм әтисе белән сөйләшү формасында язылган: “Әти, синең белән сөйләшкән арада сулдарак аерым бер обелиск кебек корылма күзгә ташланды. Якын­рак барып карасам, исем китте. Анда Советлар Союзы Герое, татар егете Газинур Гафиятуллин күмелгән... Газинур Гафиятуллин... Без бәләкәй чакта Габдрахман Әпсә­ләмовның йотлыгып укыган “Газинур” романы герое... Александр Матросов каһарманлыгын 1944 елда кабатлаган Газинур Гафиятуллин... Синең кебек хезмәт юлын урман хуҗалыгында башлаган, синең кебек үк сержант булган, синең кебек үк 31 яшендә һәлак булган, синең кебек... Бүген синең күршең...


Ә бит синең тагын бер күршең бар. Юк, бу Туганнар каберлегендә түгел, ә якында гына – Великие Луки шәһәре эчендә калган Плетень дигән авылда. Әле генә искә алып үткән Александр Матросов кабере. 1943 елның 23 февралендә Чернушки авылы янындагы алышта батырлык күрсәткән – дошман амбразурасына ташланган геройны соңыннан шәһәр янына күчереп күмәләр. Шул урында 1954 елның 25 июлендә һәйкәл куялар... Александр Матросов... Якташыбыз Советлар Союзы Герое...”
Бу кичәнең янә бер отышлы үзенчәлеге – автор белән әңгәмәләшү, аңа сораулар бирү, авторның үз геройлары турында язмаларыннан аеруча кызыклы өзекләр укуы. Китап Мос­тай Кәримгә багышланган язма белән башланып китә. Тарихтан мәгълүм булуынча, КПСС Үзәк Комитетының 1957 елгы июнь пленумында илнең югары дәрәҗәдәге берничә җитәкчесе, “партиягә каршы төркем” дип гаепләнеп, вазыйфаларыннан бушатыла. 1966 елда үткән ХХIII съезд делегатларыннан икәү – халык шагыйрьләре Рәсүл Гамзатов белән Мостай Кәрим – бер кичтә шул “дошман”нарның берсе, заманында ил җитәкче­легендә Сталиннан соң икенче урында торган Молотовның өенә барып, хәлен белешәләр, карт белән ачылып китеп, сөйләшеп утыралар. Шагыйрьләрнең һәр сүзе яшерен тыңлый торган аппарат ярдәмендә “тиешле урынга” җиткерелгән. Республикабыз җитәкчесе Зыя Нуриев хафага төшә: “Кичен делегацияне җыеп, синең бу кылыгыңа сәяси бәя бирергә туры килер”, – ди. Ике көннән исә тыныч кына: “Теге хәлне оныт”, – дип куя. Президиум бүлмәсендә КГБ рәисе Семичастный Нуриев һәм Даниялов (Дагстан җитәкчесе) алдында бу ике шагыйрьнең “гаебе” турында Брежневка әйткән. Ә тегесе: “Шул ике шагыйрь белән булашмасагыз, бүтән хәстәрегез юкмыни?” – дигән.
Мостай Кәримнең 50 һәм 60 яшьлек юбилейларына аның якын дуслары, мәсәлән, Рәсүл Гамзатовның, Кайсын Кулиевның Уфага килүләре, чыгышлары өлкән буын әдәбият сөючеләрнең хәтерендә әле. Ул мизгелләр телекадрларга, фотоларга да теркәлеп калган. Тәлгать Нигъмәтулла улы да Кавказның бу ике шагыйре белән эш-вазыйфа буенча да, табыннарда да очрашкалаган. Аларның холык-фигыльләрендәге кайбер үзенчәлекләрен журналист буларак кәгазьгә төшергән. Кабарда-Балкар халык шагыйре Кайсын Кулиевның әдәби портреты, мәсәлән, шундый язмалар нигезендә барлыкка килгән. Бу шәхес тормышындагы тетрәндергеч мәлләрне дә бәян итә автор. Мәсәлән, 1944 елның 8 мартында балкар халкын туган җирләреннән аерып, берничә сәгать эчендә Казахстанга һәм Кыргызстанга сөрәләр. Фронтовик, ул чакта ук күренекле шагыйрь булган Кайсын Кулиевка бу карар кагылмый. Ләкин ул, “мин үз халкымнан калмыйм”, дип ырудашлары белән сөргенгә китә, аларның ачы язмышын уртаклаша. Шуны да әйтергә кирәк: аның “Яралы таш” дигән шигырьләр җыентыгы Наҗар Нәҗми тәрҗемәсендә 1967 елда башкортча чыга, 50 елдан соң кабат нәшер ителә. Ә безнең көннәрдә бу олы талант иясенең күп кенә шигырьләрен балкарчадан урысчага Салават Тәлгать улы тәрҗемә иткән. Аларның кайберләре әле сүз барган китапка да кергән.


Кайсын Кулиевның әле дә исән-сау хәләл җефете Элизат Элбай кызы – шулай ук әдәбият һәм сәнгать кешесе. 1985 елда вафат булган ире турында ул “Тормыш – югарыга үрләү” дигән пьеса язган, 2017 елда аны Балкар театры “Туганлык” фестивале кысаларында Уфа тамашачыларына алып килеп күрсәткән иде. Әлеге чара барышында өлкән яшьтәге бу ханым видеоэлемтә аша экраннан Тәлгать Нигъмәтулла улын яңа китабы чыгу белән котлады, республикабыз халкына сәлам тапшырды.
Экранны балкытып, залны моңга күмеп, Полад Бюль-Бюль оглы җырлый. ХХ гасыр уртасында туган безнең буын аның әтисе Бюль-Бюльне (безнеңчә Былбыл була инде) хәтерли әле. Ә чын исем-шәрифе – Мортаза Мәмәдов. Лирик-драматик тенор тавышлы җырчы, фольклорчы, СССРның халык артисты. Аның улы Полад азәрбайҗан халкының икенче бер бөек улы Мөслим Магомаевның радиога җырын яздырырга 20 яшендә (1965 елда) Бакудан Мәскәүгә аккомпаниатор буларак килә. Радио хезмәткәрләренең берсе бу яшь егетнең җырлавы турында ишеткән була. “Әйдә, сине дә яздырыйк”, – диләр. Полад, киңәш сорап, Бакуга әнисенә шалтырата. “Акылыңнан язма, әтиеңнең исеменә тап төшермә”, – ди куркуга калган ана. Шул вакытта егет гомерендә бердәнбер тапкыр әнисенең сүзен тыңламый. Аның каравы, санаулы көннәр эчендә бөтен Советлар Союзы, бөтен төрки дөнья Полад Бюль-Бюль оглы дигән искиткеч шәп яшь җырчы барлыгын белә һәм ничәмә дистә еллар яратып тыңлый.


Озак елларга сузылган уңышлы гастроль­ләрдән туктарга туры килә, чөнки аны 1988 елда Азәрбайҗанның мәдәният министры итеп тәгаенлиләр. Данлыклы җырчы бу вазыйфаны 18 ел башкара. Халыкара Тюрксой оешмасы барлыкка килгәч, шунда ук аның генеральный секретаре итеп Полад Бюль-Бюль оглыны сайлыйлар. Бу шәхес министр, генеральный секретарь, шулай ук Азәрбайҗан Республикасының Русия Феде­рациясендәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илечесе булып эшләгән елларында Тәлгать Сәгыйтов белән даими хезмәттәшлек итәләр, тугры дуслар булып калалар. Видеоэлемтә аша чыгыш ясаганда азәрбайҗанның данлы улы моны үзе дә раслады.
Китап авторына, аның исем туенда катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен экран аша җиткерүчеләрның чираттагысы – илебезнең 18 процент мәйданын алып торучы, Башкортстаннан 22 тапкыр зуррак Саха (Якутия) Республикасыннан Андрей Борисов. Аның төп һөнәре – театр режиссеры. 1986 елда (35 яшендә) – СССР Дәүләт премиясенә, ә соңрак Русия Дәүләт премиясенә лаек булган. Русиянең халык артисты. Профессор. 1989 елда якташлары аны СССР халык депутаты итеп сайлаган. 1990 елдан 24 ел дәвамында республиканың мәдәният һәм рухи үсеш министры булып эшләп (2000 елда оештырылган Арктика дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты ректоры вазыйфасын да аңа йөкләткәннәр), 2014 елда Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт киңәшчесе итеп расланган. Андрей Борисов Башкортстандагы төрле мәдәни чараларга да килгәләп тора. Тәлгать Сәгыйтов белән аны да күп еллар буе дуслык җепләре бәйли.


Гомерлек дусларына хәзерге заманның техник казанышы ярдәмендә мөрәҗәгать итүчеләрнең икесе – чыгышлары белән Башкортстаннан. Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ – Кушнаренко районының Марс авылыннан; Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рифкать Исрафилов – Мәчетле районының Мөслим авылыннан. Бу ике шәхес гәзит укучыларга яхшы таныш.
Югарыда исемнәре атап үтелгән Полад Бюль-Бюль оглы, Андрей Борисов, Рәдиф Гаташ, Рифкать Исрафилов та – “Йөзләр. Күзләр. Сүзләр” китабының геройлары.
Фән эшлеклеләренә багышланган язмалар да ныклы нигезләнгән, тирән эчтәлекле, мавыктыргыч, гади укучыга да яхшы аңлаешлы һәм... уйландырырлык. Менә, мәсәлән, академик Марат Илһамов турында очерк. Булачак галим Әбҗәлил районының Ярлыкап авылында мәктәп директоры гаиләсендә 10нчы бала булып 1934 елның 8 апрелендә туган. Кечкенәдән максатка омтылышлы, эшсөяр булып үсә. Уфа авиация институтында Сталин стипендиясе алып укый. 1957 елда аны тәмамлагач, Мәскәү янында тәҗрибә-конструкторлык бюросында ике ел эшли. Шуннан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспирантурасына керә. Казанда ул 37 ел яши һәм эшли, фән өлкәсендә югары вазыйфалар башкара, дөнья күләмендә күренекле галим булып таныла. 1966 елда Башкортстан Фәннәр академиясе оештырылгач, Марат Илһамовны аның вице-президенты итеп чакырып кайтаралар. Арытаба аның президенты да була.


Китаптагы очерктан күренүенчә, Марат Әкъсән улы, гыйльми хезмәтләрдән тыш, остазларына багышланган, фәннең кискен проблемаларын яктырткан китаплар да яза. Аны бигрәк тә яшь галимнәрнең күпләп чит илгә чыгып китүе, фәндә һәм мәгарифтә буыннар бәйләнеше өзелүе борчый.
Марат Илһамов бездә фәнне үстерүнең нигезе булган фән шәһәрчекләрен жанландырырга тәкъдим иткән.
Югары технологияләр буенча дөньякүләм танылган сәнгатьне, аеруча җыр-моңны гомер буе якын күрә. Казанда чакта татарның мәшһүр композиторы, СССРның халык артисты Рөстәм Яхин белән аралаша – гаилә дуслары булалар. Композиторның Нәби Дәүли сүзләренә язылган “Син кайда идең?” җырын аеруча мөкиббән китеп тыңлый. Минем дә искә төште: Марат Әкъсән улының туган республикабызга кайткан гына вакыты иде. Миңа – “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдиренә – шалтыратып, бер мәкаләсен тәкъдим итте. Мин аның эш урынына бардым. Җырларыбыз турында сөйләшеп утырдык. Ә инде тиздән гәзитебездә дөнья күргән күләмле мәкалә Рөстәм Яхин, аерым алганда, аның “Син кайда идең?” җырының язылу тарихы турында иде...
Тәлгать Сәгыйтов китабында республикабызда зур казанышларга ирешкән тагын биш галим турында язмалар басылган. Болар – Роберт Баимов (авторның сабакташы, билгеле прозаик та), Рим Янгузин (сабакташы, тарихчы), Әхмәт Сөләйманов (сабакташы, фольклорчы), Мидхәт Мәмбәтов (сабакташы, педагог, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе дә), Зәйнулла Габидуллин (медицина фәннәре докторы, профессор). Һәркайсының үзенчә­лекле тормышы, язмышы, хезмәт юлы, фән өлкәсендәге казанышлары...


Автор үзенең райондашы, яшьлек дусты Габидуллинга багышланган очеркын “Сихри-серле “Галактика” узаманы” дип атаган. Галим-медик микроблар буенча махсуслаша. “Гаҗәеп бер галактика ул – микроблар дөньясы, – дип сөйли очерк герое. – Ул дөнья да үзенчә бүленгән. Аның эчендә бактерияләр иле, вируслар иле, паразитлар иле бар. Алар һәр тарафны, бөтен җирне, суны, һаваны, үсемлекләрне, хайваннар дөньясын яулап алган. Бер секундка да туктамый, ял итми, мыжгып торган микробларсыз кешелек юк, тере дөнья юк. Бактерияне генә алып караганда да – аларның бит барысы да начар түгел. Дөрес, алар ваба, себер язвасы, пневмония, чума, менингит кебек чирләрнең барлыкка килүенә “булышканнар”. Әмма аларның яхшылары да бар. Кеше организмында, галимнәр әйтүенчә, 39 триллион бактерия бар. Хәтта шундый шаярту да бар: “Адәм тәне фәкать бактерияләрдән тора”. Шулай булгач, нишләп галактика булмасын инде? Ә вирус дигәне хәтәррәк тә, куркынычрак та. Тик тере күзәнәктә генә яшәүче вируслар кисәкчәсе бактерияләрдән 100 тапкыр кечерәк булуына карамастан, аларда бактерияләрне дә тотып “ашау” сәләте бар. Грипп, иммунодефицит, гепатит дигән чирләрне хасыйл итүче бу вируслар генетик дәрәҗәдә үк, ягъни яралу мәлендә үк бик тиз үзгәрүчән. Ниндидер чир алып килгән вирус, каршы берәр әмәле уйлап чыгарылса, табылса, ул шунда ук үзгәрә. Һәм вируслар белән көрәш тормыш дәвам иткәндә мәңге булачак. Микроорганизмнарны юк итәрдәй вакциналар уйлап тапкан француз галиме Луи Пастер: “Без вирусларны беркайчан да җиңә алмаячакбыз. Тик гел сакланырга кирәк”, – дип әйтеп калдырган”.
“Йөзләр. Күзләр. Сүзләр” җыентыгы геройларының зур күпчелеге – әдәбият һәм сәнгать әһелләре, барыбызга да билгеле шәхесләр. Авторның шушы тармак кешесе булуын искә алганда, бу табигый, әлбәттә. Башкортстанның музыка сәнгате титаны, СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлев. Ул чирек гасыр буе республиканың Композиторлар берлегенә җитәкчелек итте. Уфа сәнгать институтын оештыруда зур хезмәт салды, егерме ел аның ректоры булып эшләде.


Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусин 90 яшен тутырып вафат булганчы әдәби иҗаттан аерылмады. Республикабызда үз әсәрләренең 12 томлыгын нәшер иткән бердәнбер әдип. Әллә ничә төрле һөнәр иясе. Гадел, туры сүзле шәхес иде. 18 яшендә фронтка алынып, анда зур батырлыклар күрсәткән, сугыштан соң педагогия институтында укыткан шагыйрь һәм прозаик Хәким Гыйләҗев. Озак еллар “Агиҙел” журналының баш мөхәррире, Язучылар берлеге рәисе булды. Чагыштырмача яшь килеш иҗат иткән повесть һәм хикәяләре югары бәяләнгән, баш мөхәррир, дәүләт комитеты рәисе, берьюлы ике иҗади берлек рәисе вазыйфаларын башкарганда гомум ихтирам казанган Динис Бүләков. Сәнгатькә юлын Мәскәүдәге ГИТИСны тәмамлаганнан соң академтеатрда актер булып башлаган, аннары яңа барлыкка килгән телевидениенең баш режиссеры чагында 50дән артык телефильм төшергән, “Башкортостан” телестудиясенә җитәкчелек иткән Әмир Абдразаков. “Башкортостан пионеры” гәзите мөхәррире, “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире, республика Милли китапханәсе директоры булган шагыйрь, бихисап җыр текст­лары авторы Сафуан Әлибаев. Китап авторының сыйныфташы, яшьлек елларыннан алып зур бер дәвер башкорт әдәбиятында лирик шагыйрә, туган төяге патриоты буларак мәйдан тоткан, сонет жанрында, тәрҗемә өлкәсендә уңышларга ирешкән Әнисә Таһирова.


Китап геройлары арасында иң яше булган Рәлиф Кинҗәбаевка аерым тукталасы килә. Стәрлебаш районының Кабыккуыш авылында туган Рәлиф матбугатта мәкаләләре белән 12 яшендә күренә башлый. Стәрлетамак дәүләт педагогия институты студенты чагында әдәби иҗатка ныклап тотына. Туган ягында мәктәп директоры урынбасары, директоры була. Иҗатчы педагогка “Совет Башкортостаны” гәзите җитәкчелеге игътибар итә һәм 1985 елның августында көньяк зона буенча үз хәбәрче итеп тәгаенли. Үз хәбәрче булып – 14, шул ук гәзитнең баш мөхәррире булып 12 ел эшләгән Рәлиф Кинҗәбаев арытабангы елларда “Ағиҙел”, “Һәнәк” журналларына да җитәкчелек итә. Стәрлетамак драма театры вәкилләре (Илшат Йомагулов, Гөлдәр Ильясова һ.б.) киңәше белән 1994 елда сәхнә әсәрләре язарга керешкән олы талантның драмалары, комедияләре Башкортстанның һәм Татарстанның байтак театрларында зур уңыш белән бара.


Чыгыш ясаучылар “Йөзләр. Күзләр. Сүзләр” җыентыгын укып өлгергән, шуңа биредәге язмаларга тирән анализ ясадылар. “Бүгенге чара – исем туе гына түгел, ә күңел бәйрәме, – дип башлады сүзен Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай. – Без, әдәбият сөючеләр, каләмдәшләр, фикердәшләр, шатлыклы вакыйга уңаеннан җыелдык, китап геройлары булган күренекле шәхесләребезне искә алабыз. Аларның кайберләре турында төрле вакытларда төрле кешеләр язганы бар, ә Тәлгать Нигъмәтулла улы каләме аша алар үзенчәлекле, фәһем алырлык, югары зәвыклы бербөтен портрет итеп сынландырылган”.
Филология фәннәре докторы, профессор Гыйниятулла Кунафин: “Китапның аталышы (ике телдә дә), бүлек башларындагы эпиграфлар да бик отышлы. Монда иҗади портретлар гына түгел, ә бай тормыш юлы үткән шәхеснең истәлекләре дә. Язмаларны укыганда авторның үзенең дә яңа яклары ачыла бара. Киләчәккә төбәлеп язылган бу”.
Башкортстанның халык язучысы Камил Җиһаншин, “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин, китаптагы кайбер очеркларны урысчага тәрҗемә иткән Сәлимә Таһирова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, драматург Рәлиф Кинҗәбаев, Кабарда-Балкар кунагы, тәрҗемәче Каушаубий Мизиев та үз чыгышларында яңа җыентыкка югары бәя бирделәр, авторны зур уңышы белән котладылар.
Чара ахырында Тәлгать Сәгыйтов республика шәһәрләре һәм районнары китапханә­ләренең һәрберсенә җитәрлек санда яңа җыентыгын бүләк итте.

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: