+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Бердәмлек
15 февраль 2024, 08:10

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгына багышланган чарада катнашты. Республика җитәкчесе локаль хәрби конфликтларда һәлак булган Башкортстан кешеләре хөрмәтенә төзелгән «Кайгылы ана» мемориалына чәчәкләр салды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 елСовет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел

Чарада республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, дәүләт хакимияте органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, ветераннар оешмалары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре катнашты.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм чарада катнашучылар һәлак булган әфганчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас